ЧҖМДНР ның “Гөлстан” мәдрәсәсендә читтән торып укучылар сессиясе дәвам итә. Бүген , 10нчы Мөхәррәм көнендә, Ашура көнендә кояш баткач ук, бергәләп авыз ачу(ифтар) кылынды. Моның алдыннан укучылар һәм шәкертләр дога тыңладылар, ә аннан соң төркем белән дога укыдылар.
Ашура көне хөрмәтенә мәдрәсә ашханәсендә махсус азык – “Ашура боткасы” хәзерләнде, ул ун төрле ярмадан хәзерләнгән. Ифтардан соң шәкертләр Аллаһы Тәгаләдән әүвәлге һәм хәзерге еллар гөнаһларын ярлыкауны ихластан сорап, дога кылдылар.
|