Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 17.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2009 » Март » 1 » 01-03-09 Комсомол районы оештырылуга 70 ел
01-03-09 Комсомол районы оештырылуга 70 ел
20:17

   Февраль аеның соңгы көнендә - 28 февральдә Комсомол район мәдәният йортында Комсомол районы оештырылуга 70 ел тулу уңаеннан район хезмәткәрләренең тантаналы җыелышы булды. Комсомол районы 1939 елның 22 февралендә РСФСР Югары Советы Президиумы указы нигезендә төзелә . Комсомол районы составына моңарчы яшәп килгән Олы Батыр районы һәм Шыгырдан районына кергән авыллар хисабына төзелә.  Хәзерге вакытта райондагы 54 авылдан 8 татар авылында  (Урмай, Тукай, Чичкан, Татар Шырты, Әле башы, Кайнлык, Юашка һәм Әхмәт) 1800 артык татар гаиләсендә 6700дән һәм Комсомол район үзәгендә 800 дән артык татар кешесе яши . Бу Комсомол районында яшәгән халыкның 23% тәшкил итә.

Үткән гасырның 20 еллар ахыры 30 еллар башында төрле милләтләрнең мәдәниятләрен үстерү һәм аларның гореф гадәтләрен саклап калу йөзеннән, компактлы урнашкан милләтләрдән милли районнар һәм милли авыл Советлары оештырыла. Мондый эш Чувашстанда да үткәрелә һәм Чувашстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты  карары нигезендә 1929 елның 26 августында Олы Батыр, Кече Яльчек , Ибрәс һәм Шомыршы районнары составларына кергән 22 татар авылы исәбенә чиста татар районы – Шыгырдан районы оештырыла. Бу район үзара чикләре булмаган 11 аерым кисәкләрдән тора. Бу чорда бер авыл саналган катнаш милләтле авлларның бер урамы бер районга керсә, икенчесе башка районга кергән. Мәсәлән, Байтирәк, Балтай, Әле Башы авыллары шундыйга кергәннәр.

Бу район составына – шул вакытта яшәп килгән түбәндәге татар авыллары кергән: Урмай, Җыбылдый (Байметово), Тукай, Татар Шорты, Озын Куак, Юашка, Кыр Бикшиге, Татар Согыты, Кызыл Чишмә, Чатказ, Татар Тимәше, Шыгырдан, Кече Шыгырдан, Убый, Яңа Бикшик, Кишер Аксуы, Әле Башы, Балтай, Байтирәк, Каенлык, Чичкан, Кызыл Камыш.

Районның барлык мәйданы 263,41 кв.км; шул исәптән: чәчүлек җире – 20716 га, печәнлек – 317 га, шәхси хуҗалыкларда 1615 га, көтүлек – 530 га, урман һәм куаклыклар – 1568 га; файдаланырга яраксыз җирләр – 1599 га. Бу районда,1931 елның 1 июленә. милләте буенча барысы да татарлар булган, 20430 кеше яшәгән.

Район үзәге Шыгырдан авылында урнашкан. Барлыгы 22 районны берләштергән16 авыл Советы составында 4481 шәхмси хуҗалык исәпләнгән. Һәр гаилгә уртача 4,5.;,6 кеше туры килгән.

Халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км.га 77,55 кеше туры килгән.

Район аркылы үзләренең кушылдыклары белән Була һәм Карла елгалары уза. Районның туфрагы үзенең уңдырышлыгы белән Чувашстанда иң уңдырышлы җирләрнең берсе итеп исәпләнә.

 “Районы Чувашии в цифрах за 1935 год” экономик-статистик белешмәдән күренгәнчә, 1930-31 елларда түбәндәге колхозлар оештырыла:

“Звезда” (1930 елда Шыгырдан авылында), “Беренче Май (1931, Кызыл Чишмә), “Мотор” (1931, Әле Башы), “Искра” (1931,Юашка), Сталин исемендәге (1931, Байтирәк), “Кызыл Йолдыз” (1929,Озын Куак), “Мор” (1930, Кишер Аксуы), “Маяк” (1931,Кызыл Чишмә), “Кызыл Сабанчы” (1931, Каенлык), “Кызыл Әләм” (1931,Кыр Бикшиге),, “алга” (Тат. Шорты), “Нариманов” исемендәге колхоз (1930, Тат. Тимәше), “Красный Октябрь» ((1930,Кече Шыгырдан), “1-Август” (1931, Тукай), “Кызыл юл” (1930, Балтай), “Правда” (1931,Тат Согыты), “Яңа тормыш” (Урмай), “Игенче” (1931, Чичкан).

Район хуҗалыкларның төрле кисәкләргә бүленеп утыруы районның үсешенә зур тәэсир ясый һәм төрле өлкәләрдә зур адымнар ясый алмый.

Бу районда бер почта-телеграф бүлеге, 16 агент һәм 5 хат ташучы була, ә авыл Советының берсе генә телефон белән тоташтырылган була. Районда “Колхоз байрагы” газетасы чыгып килә. Төрле сәбәпләрдән район 1939 елның 22 февраленнан яшәүдән туктый. Бу райондагы авыллар Батыр, Комсомол, Яльчек, Шомыршы районнары составына кертелә.

Ул вакытта “1Август” колхозында да  уңганнар һәм булган кешеләр булган. Мисал өчен, 1936 елның 15-17 февраль көннәрендә Түбән Новгород краеның ударник-колхозчыларның V съезды үтә. Бу съезда Шыгырдан районы “Кызыл сабанчы” колхозыннан бригадир Г.Атакаев һәм “1-Август” колхоз рәисе Ш.Камалетдинов катнашалар. Бу тикмәгә генә түгелдер инде, аларның анда катнашырлык  уңышлары булган.

Икенче мисал, 1938 елның 26 июнендә Чувашстан АССР Югары Советына 88 номерлы Урмай сайлау округыннан депутат итеп Галиуллин Зарифулла сайлана. Ул бу вакытта Тукай авыл Советы рәисе  вазыйфасын үтәгән, ә соңыннан ВКП(б) ның Шыгырдан райкомында инструктор булып эшли.

 

Г.Җамлетдинов.

Карап чыгулар: 891 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Март 2009  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz