Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Октябрь » 20 » 20-10-10 Чуашстанда «Шыгырдан укулары»на әзерләнәләр
20-10-10 Чуашстанда «Шыгырдан укулары»на әзерләнәләр
21:35
  Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен төбәкара «Шыгырдан укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырып килә. «Шыгырдан укулары» тәүге җыеннан ук фәнни-мәгърифәтчелекне, киң специализацияне үзенең юнәлеше итеп алды. Әлеге җыенда сүз халкыбызның тарихы, мәдәнияте, бүгенге көн проблемнары тикшерелә. Һәр елны конференция эшендә Мәскәү, Казан, Чабаксар һәм башка фәнни үзәкләрдән килгән танылган галимнәр катнаша. 

Агымдагы елның 27-28 нче октябрь көннәрендә Чуашстанның Шыгырдан авылында һәм Чабаксар шәһәрендә гадәткә кергән "Шыгырдан укулары” YII нче төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Быел әлеге фәнни җыен Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чуаш милли конгрессы, И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты, Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Чуашстанның Мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министрлыгы, Батыр районы милли-мәдәни мохтәрияте белән берлектә оештырыла. Әлеге җыен быел "Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының социаль-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дигән темага багышлана.

Бу теманың актуальлеге Идел Болгарстаны башкаласы булган Шәһри Болгарда төзекләндерү эшләре башлануга гына бәйле түгел. Моңардан тыш, бүгенге көндә Идел буенда яшәгән халыкларның тарихы, мәдәнияте әлеге шанлы дәүләтчелеккә азмы-күпме барып тоташа. Бу уртак мирасның хәзерге чордагы кайтавазын фәнни өйрәнү, аны популярлаштыру, шулай ук, көн кадагында тора. Идел буендагы халыкларның дуслыгы Болгар дәверендә үк барлыкка килә һәм гасырлар дәвамында кызыл җеп булып үрелеп бара. Дөньяның кайбер төбәкләрендә милләтара ызгыш, динара гаугалар булып торганда, Болгар цивилизациясе салып калдырган татулык һәм туганлык орлыкларының бүген дә җимеш биреп торуы – шулай ук фәнни җыенның темасын актуальләштерә.

«Шыгырдан укулары»ның быелгы темасы Болгар дәүләтенең башлангыч чорында ук салынып калдырылган толерантлык, меңъеллык уртак тарих, бәз кебек ак чәчле аксакал Тарих әфәнденең бүген дә бердәмлек, дуслык, татулыкта яшәп ятуга үзенең биниһая өлеш кертүен күрсәтүне максат итеп куя. Бабаларыбыз моннан дистә гасырлар элек төзегән Тынычлык, Татулык, Дуслык дәүләтенең бүгенге тормышыбызда да, илебездә дә мәдәниятнең дөрес юнәлештә формалашуына, уртак Ватан — Россиянең шушы мираска таянып эчке куәтен торгыза алуына «Шыгырдан укулары» мисал булып кына калмыйча, шуларны раслап тора
.

musulman.su
Карап чыгулар: 478 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz