Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Октябрь » 23 » 23-10-10 Хәерле сәфәр
23-10-10 Хәерле сәфәр
18:52
    21нче октябрь. Иртәнге сәгать алты. Тукай мәдрәсәсендә бер төркем хатын-кыз шәкертләр, тәсбих тартып, изге теләкләр теләп, дога кылып утыра. Авыл өстенә иртәнге азан җәелә. Шәкертләр, бергәләп, намаз укыйлар да хәерле сәфәргә кузгалалар. Автобус мәркәзебез Казан шәһәренә юл ала.
   Салонга аһәңле Коръән моңы җәелә. Наил хәзрәтнең вәгазьләре, хәдисләре сәфәрчеләрнең күңелләрен нечкәртә, күзләре яшьләнә.
   Менә шәһәргә якынлашабыз. Микрофонны Рәфис әфәнде Җәмдихан (Шыгырдан егете) ала. Рәфис Җәмдихан - "Азатлык” радиосы журналисты. Сәяхәтебез Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләре буенча утә. Ул истәлекле йортлар, урамнар, тыкрыклар, Кабан күле, мәчет-мәдрәсәләр турында иренмичә тәфсилләп сөйләп бара.
   Иң башта Мәрҗани мәчетенә тукталабыз. Ул 1767 нче елда ук салынган мәчет. Бу бай тарихлы мәчет турында язып кына да бетерерлек түгел. Заманында монда татар милләтенең күренекле зыялылары дога кылган.
   Инде юлыбызны, җәяү генә дәвам итеп, Апанаевлар мәчете, Күл буе мәдрәсәсенә килеп чыгабыз. Атаклы Күл буе мәдрәсәсендә Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, тагын күп кенә атаклы шәхесләр белем алган. Күңелгә якын йортлар яныннан тиз генә кузгаласыбыз да килми. Кабан күле ярларыннан Казан ханнары яшереп калдырган энҗе-мәрҗәннәрне "чүпләп” барабыз.
   Күп, бик күп мәчетләргә тукталдык: Борнай мәчете, Зәңгәр мәчет, Ал мәчет, Нурулла мәчете, Әҗем мәчете...Кайсының эченә үтеп, кайсын тыштан гына күзәттек. Кызлар мәдрәсәсендә булдык. Күреп, карап йөреп хәйраннар калдык.
   Атаклы Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазын Рамил хазрәт Юныслар белән бергә укыдык. Аллаһы Тәгалә кабул гына кылсын! Монда күбрәк яшьләр: кызлар, егетләр килә икән.
   Өйләдән соң Казан Кирмәне эченә сәяхәт кылдык. Сөембикә манарасы, Казан ханнарының каберташларын зыярәт кылдык. Сөембикә, Кол Шәриф, борынгы бабаларыбыз белән чын күңелдән горурландык.
   Икенде намазына Әҗем мәчетенә ашыктык. Борынгы мәчет колач җәеп каршы алды. Тикмәгә түгел, монда якташыбыз Урмай авылы егете Сибгатулла хәзрәт имам-хатыйб икән. Хәер-догалар кылып, саубуллашып, автобуска кереп урнаштык.
   Инде Казан өстенә кичке караңгылык җәелде. Күзләрне камаштырып утлар яна. Күңелебез көне буе алган хисләрдән мөлдерәмә тулган.
   Кайтыр юлга чыгабыз. Бермәл тынып калган салон әкрен генә гөжли: хатирәләре белән бүлешәләр. Милләтнең изелеп, хокуксыз яшәгән чорларын уйлап хәсрәтләнәләр; бүгенге Казанга сокланалар.
   - Без батмаган, югалмаган, авырлыкларга бирешмәгән татарның бер бизәге бит! - диләр.
   Рәхмәтле, бик рәхмәтле шәкертләр! Сәфәрне оештыручы мәхәллә картларына, иҗтимагый киңәшмә әгъзаларына, авыл эшмәкәрләренә, барлык авылдашларга, журналист Рәфис Җәмдиханнарга. «Тормышлары изге сәфәргә тиң булсын! Безне зурлаган өчен, Ходай Тәгалә үзләрен дә зурласын!» дигән теләкләр  белән шәкертләр Тукай авылының төрле йортларына таралдылар.

    Шәкертләр исеменнән Гөлсирә Шәйдуллина.                                                           23.10.2010ел.


Карап чыгулар: 568 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz