Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 25.09.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2011 » Ноябрь » 23 » 23-11-11 Көмеш Каләм : Айгөл Муллина, Чичканы авылы
23-11-11 Көмеш Каләм : Айгөл Муллина, Чичканы авылы
21:46

                                                 Тамыр буйлап ага хәтер…

                                                                                                     Исәннәрнең кадерен бел,

                                                                                                     Үлгәннәрнең каберен бел.

                                                                                                                               Ш. Галиев

      Татар элек-электән гаилә җанлы булган. Һәркем үзенең бабаларын белергә омтылган. Өлкәннәр җиде бабаның исемнәрен догаларда искә төшергәннәр. Үзенең гаилә тарихын белгән кеше беркайчан да әти-бабаларының рухына хыянәт итмәгән. Олыларга, әткәйләребезнең һәм әнкәйләребезнең әти-әнисенә хөрмәт – ул безнең тарихыбызга, үткәнебезгә, киләчәгебезгә, ягъни үз-үзебезгә хөрмәт!

     Үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешми шаулап үсеп утырачак.

      Безнең шәҗәрәбез, мин белгәнчә, Мәрдән бабайдан башланып киткән. Ул Шыгырдан авылы кешесе булган. Аның ничәнче елларда торганы билгеле түгел, әмма якынча унсигезенче гасырның беренче яртысында яшәгәнлеге мәгълүм. Мәрдән бабайның улы – Нигъмәтулла. Ул 1831 елны туган. Аны 1860 нчы елларда Шыгырдан авылыннан Чичканга мулла итеп җибәргәннәр. Аңа кадәр авылда укымышлы кеше булмый. Казаннан мөфтияттән тикшерүче килеп, безнең авылда мулла булмаганга, кешеләрне надан калдырыга ярамый, дигән карар чыгара. Нигъмәтулла бабай Чичкан авылында 1862 нче елда мәчет төзетә. Ул үткен, кайнар холыклы, уңган, җитез кеше булган. Нигъмәтулла бабайның ул кызлары: Фатыйх – әтисе урынына мулла булып кала; Миннәтулла – Чичкан авылында сәүдәгәр; Зариф – Татарстан Республикасының Апас районы Мысра авылында мулла; Шәмҗиһан – Урмай авылы мулласының җәмәгате; Нәҗип – Әлебаш авылында мулла; Минҗиһан – Шорт мулласы; Фейруз – Казан мәдрәсәсендә муллалыкка укый, ләкин 18 яшендә вафат була. Нигъмәтулла бабайның Фатыйх исемле улы 1871 нче елда туган. Ул әтисе юлы белән киткән. Баштан төрле мәдрәсәләрдә белем алган. Фатыйх бабамның хатыны – Хәдичә. Ул Урмай авылы мулласының кызы. Аларның биш балалары булган: дүрт малай һәм бер кыз. 1905 нче елда бертуганы Миннәтулла бабай белән кибет ачканнар, бәхетне хезмәттә тапканнар. 1937 нче елда аны кулга алып төрле дин әһелләре белән берлектә Алатырь төрмәсендә атып үтерәләр. Кабере билгесез. Фатыйх бабайның улы Абдулла бабам 1898 нче елда туган. Алты яшеннән бирле ,17 ел төрле мәдрәсәләрдә укыган. Чичкан авылында беренче укытучы булып эшләгән. Абдулла бабай Озын Куак мулласы кызы Хәдичәгә өйләнә. Алар икесе дә укытучы булып эшлиләр. Нигә Фатыйх бабайның да, Абдулла бабайның да хатыннары Хәдичә исемле булган соң? Бу сорау мине бик кызыксындырды. Ул ваккытта мулла кызларына Хәдичә исемен бик еш кушканнар, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйхи вә сәлләмнең беренче хатыны Хәдичә хөрмәтенә шулай кушылган. 1921 нче елда (ачлык елны) Абдулла бабай Чичкан авылының сиксән баласын Украинага Чернигов губерниясенә алып китә. Аларны аерым кешеләргә урнаштыра, укыта, тәрбияли, ашата-эчертә! Бер елдан соң барысын да исән-сау килеш туган авылга алып кайта. Шулай итеп, балаларны ачлыктан, үлемнән саклап кала. 1938 нче елда Абдулла бабамны кулга алалар. Ул 58 нче статья белән сигез елга хөкем ителә. Аннан өенә исән-имин кайта алмый. Кабере билгесез. Фатыйх бабайның икенче улы Минзәкрәм. 1903 нче елда Чичкан авылында туа. Өендә гарәпчә язарга, укырга өйрәнә. Революцияән сон, Чурачыкта укый. Соңыннан укуын Казан хәрби училищасында дәвам итә. Мәскәүдә дә укый. Урта Азиядә басмачылар белән сугыша. Батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, подполковник дигән хәрби дәрәҗә бирелә. 1938 нче елны туган авылына кайта. Авыл Советы рәисе Нәҗметдинов Андин мулла малае кайткан дип районга хәбәр итә. Төнлә ике милиционер Минзәкрәм абыйны кулга алырга киләләр. Ул хәрби киемдә, орденлы, наганлы килеш аларны каршыларга чыгып баса. "Мин Сезне үзем кулга алырга булдырам,”- ди ул. Тегеләр: "Гафу итегез!”- дип, артка чигенеп, табаннарын ялтыраталар. Шуннан соң Минзәкрәм абый Мәскәүгә китә. Кәмилә исемле башкорт кызына өйләнә. Өйгә адресны: "Москва 42”- дип кенә яза. Өйдәге әнисенә, Нуриягә (бабамның апасына) посылкалар җибәргәли. Нурияне Батыр педучилищесына укырга керергә үгетләп хатлар яза. Нурия укырга керә, тик тормыш шартлары авыр булу сәбәпле укуын дәвам итә алмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Минзәкрәм абый фронтка китә. Сугышта яралана, Кисловодскида дәвалана һәм яңадан үз частена кайта. 1942 нче елны Приморский фронтында һәлак була. Абдулла бабайның улы, минем бабам – Радик. Ул 1936 нчы елны Озын Куак авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Бөгелмәдәге укытучыларны хәзерләү институтының рус теле бүлеген тәмамлап, 19 яшендә укытучы булып эшли башлый. Казан педагогия институтының рус һәм татар теле бүлеген бетерә. Шул ук вакытта журналистика белән дә шөгыльләнгән. 43 ел балалар укыткан. Юмористик хикәяләр, шигырьләр язган. Алар өч телдә: төрле журнал, газета җыентыкларында басылган. Казанда "Алтын туй” дигән юморитстик хикәяләр китабы нәшер ителгән. Бабайның улы – Атлас (минем әтием). Ул 1966 нчы елда туган. Казан сәүдә техникумында, аннары Мәскәү кооператив югары уку йортын Чабаксар шәһәрендә тәмамлаган, хәзер эшмәкәр булып эшли. Әтиемнең улы – Данияр (минем энем). Ул әле дүртенче сыйныфта гына укый. Шулай булса да, безнең нәселебезнең киләчәге бар дигән сүз.

     Шәҗәрәбез белән бергә безнең фамилябезнең килеп чыгышы турында бер-ике сүз әйтергә кирәк. Охшаш фамилияле кешеләр еш очрый, әмма Муллин фамилиясен бик ишеткәнем юк. Кайдан килеп чыккан соң ул? Мәрдән бабайдан безгә Мәрдиев фамилиясе бирелгән. Ул 1917-1930 нчы елларда Муллин фамилиясенә алмаштырылган. Бу елларда Абдулла бабам яшәгән. Уйлап карасаң, безнең фамилия Абдуллин булырга тиештер. Безнең нәселдә муллалар элек-электән күп булганга, Муллин фамилиясенә үзгәртелгән. Минемчә, һәрбер кеше үзенең шәҗәрәсен белергә тиеш, чөнки үз нәселен,үзенең тарихын белмәгәннең киләчәге дә югала. Ул бу тормышта кем булганлыгын аңламый башларга да мөмкин. Әгәр без борынгы бабайларны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар. Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк!

Карап чыгулар: 265 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Ноябрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz