Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2011 » Декабрь » 25 » 25-12-11 Рәшит Минһаҗ: “Бездә лидерлар кәнәфигә мәңгегә ябыша”
25-12-11 Рәшит Минһаҗ: “Бездә лидерлар кәнәфигә мәңгегә ябыша”
18:28

   "Татар заманы”нда кунакта сәяси милли-дини мәсьәләләргә язучы, аналитик, "Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ.

 «Мин роддомда тудым…»

 Татар заманы: Рәшит абый, үзегез турында берничә сүз….

 Рәшит Минһаҗ: "Мин үзем роддомда туганмын. Туганда малай булганмын. Тугач та марҗа түтиләре алып, күтәреп, "Нинди матур малай”. – дип, әйткәннәр ди… Монысы мәзәк булды инде. Кыскасы, Мөслимдә тудым, 1959 елда.

 Т.З.: Ә журналистикага барып керүегез?

 Р.М.: Мәктәптә укыганда ук, журналист булам дип әйтә идем. 1976 елда укырга керергә дип килгәч, аттестатымда чит тел фәне юк икәнлеге ачылды. Җитмәсә, мин иҗади конкурска да соңга калып илгән идем. Нәтиҗәдә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Безне болай "Альберт Яхин төркеме” дип әйтә иделәр. Мин анда ике курс эше һәм диплом эшен якладым. Альберт абый 17 ел "Чаян” журналында эшләгән иде. Журналистикага барып керүем, шул Альберт абый кулы астында укуым да тәэсир иткәндер дип уйлыйм.

 Т.З.: Укытучы да,тәрбияче да булып эшләгән идегез бугай?

 Р.М.: Әйе, бер ел Балык Бистәсендә укыткан да идем. Аннары Казанга килдем. Ул вакытта бит инде газета-журналлар күп түгел иде. Шуңа да мин җитен комбинатында тәрбияче булып эшләп алдым. Шуннан соң мине Чирмешән газетасына эшкә чакырдылар. Кайтам дип кенә торганда военкоматтан повестка килеп төште. "Иртәрәк барган булсам, инде офицер була алыр идем”, — дип уйладым да, повестканы ертып ташладым да, Чирмешәнгә кайтып киттем. Анда өч ел ярым эшләгән идем. 1988 елның җәендә "Социалистик Татарстан”да урын бар дигәнне ишеткәч, Казанга кире кайттым. Нәтиҗәдә, 1988 елның бишенче октябреннән шунда эшли башладым. Менә инде аңа да 23 ел булды. Кергәндә мин промышленность бүлегендә корреспондент булып эшли башлаган идем. Аннан мәгълүмат һәм хатлар бүлегендә дә эшләп алдым.

 "Мәхәллә гомуммилләт өчен кирәк”

 Т.З.: Казанда мәхәллә системасы булдыру мөмкинме?

 Р.М.: Шәһәр шартларында мәхәллә системасы булдыру эше белән Илдус Әмирханов эшли башлаган иде инде. Безнең чиновниклар каршы килмәсә, властьлар белән уртак тел табып булса – бу, әлбәттә, мөмкин эш. Һәм ул булырга тиеш. Күрәсең, без, властьлар моңа әзер түгел. Бу бит беренче очракта, гомуммилләт эшләре өчен кирәк. Мәсәлән, мәчет, мәдрәсәләр төзү, тоту өчен кирәк. Мисал өчен, Франциядәге Сорбоннага укырга биш кешене җибәрергә ди. Менә ул шуның өчен стипендия булдырыла.

 Т.З.: Татарстанда андый мисаллар бармы соң?

 Р.М.: Әйе. Менә Метшинны сүгеп торсалар да, "Түбән Кама якташлыгы җәмгыяте” оештырганнар. Разил абый әйтте: "Сорадым ди, Түбән Камадан бер биш кешене стипендият итеп булмасмы, дип? Була, эшлибез”, — дип җавап биргән һәм эшләгән.

 Т.З.: Татарлар алай бердәм яшәми бит, мәсәлән, финләндия татарлары белән чагыштырганда…

 Р.М.: Ә Финләндия татарлары бердәм яши дип уйлыйсызмы? Һәрхәлдә сүз бер миллионнан артык татарны берләштерү турында сүз бармый. Бу, беренче чиратта, тәрбиягә бәйле. Тәрбияле, укымышлы мөхитне булдырып була икән, аннан инде мәхәллә дә туплап булачак. Әлбәттә, анда ниндидер әгъзалык билеты булдырырга кирәк. Урамнан кергән һәр кешегә дә ярдәм итеп булмый бит инде. Бәлки айлык взнослар булдырырга да мөмкин. Мәсәлән, мин бер айга мең сум гына биреп бара алам инде? Кемдер биш йөз сум бирсен, берәр бае ярты миллион бирә ала…

 Т.З.: Моны оештыручы нинди кеше булырга тиеш?

 Р.М.: Оештыручысы ышанычлы кеше булырга тиеш! Мәсәлән, Чуашстанның Тукай авылында иҗтимагый киңәшмә җитәкчесен ел саен алыштырып торалар. Ул кешенең сәләтен, куәтен чамалау өчен дә кирәк. Чөнки бездә бер кеше лидер булып ала да, аннары ике куллап кәнәфигә ябышып утыра, эшләргә вакыты калмый, чөнки, кем әйтмешли, куллары буш түгел. Мәңгелеккә килгән кебек. Ә ел саен алышасын белсә икән, мәсәлән, Путин дүрт елдан китәсен белсә, эшләр иде, уйлар иде, сайлауда ялганламаслар иде. Алар шул ук укытучыларны ялганнарга мәҗбүр итәләр. Шушы ялганның башында – укытучылар тора бит! Ялганчы укытучылар ничек инде намуслы гражданнар тәрбияләргә мөмкин?! Бу мөмкин түгел!

 Т.З.: Нишләп укытучыларны ялганчы дип саныйсыз?

 Р.М.: Чөнки бит сайлау аларның күз алдында үтә, аларга кем 50, кемгә 150 билет салынганын күреп тора! Укытучылар шушы ялган процессында катнаша! Укытучылар моннан баш тартса, башкалар да баш тартыр иде. Чын гражданлык җәмгыте юк бездә!

 Т.З.: Казан Диния нәзәрәтенә мөнәсәбәтегез?

 Р.М.: Тәнкыйтлисем килми. Әгәр хәзерге мөфти эшен шулай дәвам иттерсә, ул бер сроктан артык утырмыячак.

 Т.З.: Нишләп?

 Р.М.: Чөнки дипломатия җитми.

 

«Халык "СПИД-инфо” укый!»

 

 Т.З.: Интернет чоры башланды бит инде… Татар  матбугаты бетәчәк дигән фикергә ничек карыйсыз?

 Р.М.: Радио шаукымы башлангач та, телевидениедә барлыкка килгәч тә, газеталар бетә икән дигәннәр иде… Һәр мәгълумат чарасының үз почмагы.

 Т.З.: Газеталар калачак?

 Р.М.: Калачак. Чөнки, мәсәлән, биш-алты ел элек 500 000 тираж белән чыгып килүче "Заман” газетасы быел инде 1 миллион тираж белән чыга. Әгәр газета оператив эшли, аның кушымталары бар икән, нинди тираж кимү һәм газета юкка чыгу турында сүз алып барырга мөмкин?!

 Т.З.: Халыкка нәрсә кирәк?

 Р.М.: Пугачева, Киркоров, Галкин, Басков.. "Пусть говорят” тапшыруы… Үлем, артистлар тормышы, мәхәббәт, эротика… Халык "СПИД-инфо” укый!

 

 Чыганак: «Татар заманы» өчен Гөлназ Габдрахманова.

Карап чыгулар: 384 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz