Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Декабрь » 26 » 26-12-11 Милли капитал – нәрсә ул?
26-12-11 Милли капитал – нәрсә ул?
16:10

   Соңгы вакытта татар җәмәгатьчелегендә революциягә кадәр булган милли-дини тормышыбызга кире кайту зарурлыгы хакында күп сөйләнелә.

   Инде моның төп юлы мәхәллә корып яшәү булганын да беләбез сыман. Үзебезнең Татарстанда, шәһәр шартларында, тәгаен алганда Казан шәһәрендә күренекле идеологларыбызның берсе булган Илдус Әмирханов Дәрвишләр бистәсендә мәхәллә корырга омтылып караган иде. Әмма күп кенә каршылыкларга, беренче чиратта, бюрократик киртәләргә очраганга, җирле хакимиятләр белән аңлашу тапмаганга, үз дигәненә ирешә алмады. 

 ТР Мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Айрат Хәкимов исә, үз тарафдарларын җыеп, авыл җирлегендә шәригать кануннары кысаларында яшәүче мәхәллә оештырмакчы иде. Әмма бу проект, тәгаен бер җирлекне күз алдында тотмаганга, уңышсызлыкка очрады. Мөгаен, шәригать кушканча, мөселманча яшәргә теләгән кардәшләребезне төрле яклардан җыеп, мондый сала корып, яисә бетеп барган авылны тергезеп буладыр. Әмма бу – шактый катлаулы һәм озакка сузыла торган эш. Әле анда кемнәр җыела, дип тә шик белдерделәр бу нияткә. Хыялдагы андый авыл күрше Чуашстан Республикасында бар, шуннан үрнәк алырга кирәк югыйсә. Тукай авылы тәҗрибәсе, андагы иҗтимагый киңәшмәнең (мәхәлләнең икенче төрле аталышы гына бу) эшчәнлеге турында берничә мәртәбә язып чыкканыбыз бар инде.

   Берничә көн элек булып узган Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган утырышында да бу җәһәттә кызык кына тәкъдим әйтелде. Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендәге "Татар рухы" мөселман җәмгыяте рәисе Рәшит Латыйповның фикерләрен әйтүем. "Мө­селман җәмәгате үз-үзен тергезүгә, яшәтүгә акча эшләү юлын таба алмый икән, әллә нинди мөфтиятләр оештырсаң да, бу күз буяу гына булып калачак", – дип исәпли ул. Чынлап та, әлегә күп кенә урыннарда дәүләттән бирелгән сәдакага өметләнеп торалар. Күп кенә мәчетләр, бигрәк тә авыл җирлегендәгеләр, утка, суга, газга түләү өчен кайдан акча табарбыз икән, дип аптырап утыра. Билгеле, хакимиятләрнең авызына карап торсак, шәригатьчә яшәүгә ирешә алмаячакбыз. 

    – Әгәр икътисадый көчсез булсак, һаман артта сөйрәләчәкбез. Шуның өчен шәригать рөхсәт иткән бизнеслар безгә закон булырга тиеш. Әгәр шәригатьчә яшәү рәвеше булмаса, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үти, балаларыбызга да тиешле дини-милли тәрбия бирә алмаячакбыз. Шунсыз мөселман җәмәгатьләренең киләчәге турында сөйләүнең мәгънәсе юк. Әлегә без Мәскәү сәдакасына яшибез. Һәрхәлдә акчаның яртысы Мәскәүдән килә, – ди Р.Латыйпов. Әлбәттә, реаль шәригать үзең эшләп тапкан хәләл акчага нигезләнергә тиеш. Бу, беренче чиратта, хәләл ризык җитештерү, ит, бал җыю... 

   Рәшит әфәнденең: "Әнә урыс православ чиркәве ябык система буларак яши. Зәкәт, вакыф проектларын тормышка ашырганда, алардан үрнәк алырга кирәк. Православ руханилары белән сөйләшкәнем бар. Еш тыкшынмасыннар өчен властьлар белән ничегрәк килешүләрен сөйләделәр, кайбер башка серләрен дә чиштеләр", – дип искәртүен дә колакка киртләп куйыйк. "Иң зур проблема – ышаныч булдыру. Әгәр бер-береңә ышаныч булса, мәхәллә механизмын эшләтеп җибәрергә мөмкин", – дип, ул Магнитогорскида эшне үзара ярдәмләшү кассасы оештырудан башлауларын сөйләде. Беренче карашка гади генә эш бу. Әйтик, мөселманнар ай саен берничә мең сум (хәллерәкләр 5-10 мең сум) кертеп барсын, дигән шарт куябыз икән, ул акчаның кемнәрнеңдер кесәсенә күч­мәвенә, анда-монда исраф ителмәвенә, милләт яшәеше өчен мөһим эшләргә генә тотылачагына ышаныч булырга тиеш. Күрәсең, Магнитогорскида шундый ышаныч, абруй яулый алганнар. Шәригать рөхсәт иткән эшләрдән кергән акчаларга анда мәчет салганнар, хәләл кафе ачканнар, мохтаҗларга иганә ярдәме күрсәткәннәр. Бу эшләр 83 миллион сумга төшкән икән. Ил төкерсә, күл булыр, дип юкка гына әйтмиләр шул. 

   Тукай авылында да шуңа охшаш система кулланыла. Анда ай саен мәчеткә 30-40 мең сум сәдака акчасы керә икән. Гадәттә, бу акчалар көндәлек чыгымнарга – мәчетнең коммуналь чыгымнарын каплауга, вак-төяк төзекләндерү эшләренә, башлангыч мәдрәсә мөгаллимнәренә хезмәт хакы түләүгә тотыла. Ә менә эшкуарлар оештырган махсус фондта тупланган акчага авыл урамына таш җәйдергәннәр, кое казытканнар, мәдрәсәдә укучы балаларны төрле шәһәрләргә экскурсияләргә йөртәләр, шәкертләр сабантуе уздыралар...

  Авыл җире өчен, мөгаен, махсус фонд та яхшыдыр, анда кеше бер-берсенең ничек яшәвен яхшы белә. Әмма шәһәр җирендә үзара ярдәмләшү кассасы дигәне урынлырак тоелды миңа. Кеше ай саен матди өлешен кертеп бара икән, үзенең зур бер эшкә даими катнашы барлыгын тоя, мөшкел хәлгә тарыган сурәттә ярдәм кулы сузачакларын белә, мәхәллә әгъзасы буларак, әйләнә-тирәсендәге гамәл-күренешләрнең берсенә дә битараф калмый. Мөгаен, чын мәхәллә шундый булырга тиештер.

РӘШИТ МИНҺАҖ

Чыганак: www.vatantat.ru

 23.12.2011 №254-255 (26713-26714)

Карап чыгулар: 300 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz