Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Декабрь » 27 » 27-12-11 Бер түбә астында яшибез
27-12-11 Бер түбә астында яшибез
20:49

   Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенең яхшы гадәте бар: ел азагында ислам темасын яктыртучы Казан журналистларын җыеп кылган эшләренә йомгак ясыйлар.

   Былтыр очрашу башкалабызның бер кафесында оештырылган иде. Быел, кылган гамәлләребезне үз күзегез белән күрегез, дип үзләренә чакырып алдылар. Бу юлы нәзарәт җитәкчелеге белән генә түгел, Шыгырдан, Татар Согыты, Тукай авылларында булып җирле үзидарә башлыклары, мәчет картлары, абыстайлар, эшкуарлар белән дә аралаштык. Шуны да әйтеп кую кирәктер: дини-милли эшләрдә Татарстан белән шушылай тыгыз хезмәттәшлек итүче башка татар төбәге юк та бугай. Кайчагында бер республикада, бер түбә астында яшибез кебек миңа.

   Шыгырдан

   Узган гасырның егерменче, утызынчы елларында милли район үзәге булган, хәзер дә хаклы рәвештә Чуашстан татарларының мәркәзе саналган Шыгырдан авыл җирлеге советы рәисе Рәшит Купкенов очрашкан саен бер яңалык сөйләп гаҗәпләндерми калмый. Бу юлы авыл клубында сабыйлары балалар бакчасына йөрми торган әниләрне (алар 200 ләп) китапханәгә җыеп кичәләр оештырып җибәрүе турында сөйләде ул. Быел биредә 160 балага исәпләнгән яңа бакча бинасына нигез салынган. Табигый, авылдагы бер бакча һич тә канәгатьләндерә алмый шыгырданлыларны. Хәзер яшь әниләр атнага ике мәртәбә килеп китапханәчеләр оештырган чараларда катнаша, рәхәтләнеп аралаша икән. Авылда икенче гаҗәпләндергәне – һәр мәчет янында сиртмәле кое булуы. Димәк, мәчет – рухи ихтыяҗны гына түгел, сусауны канәгатьләндерү чарасы да. Ишегалларындагы хосусый коеларда су чыпчык тезеннән калганда – 2010 елның җәендә бик күпләр шунда ашыккан.

   Татар Согыты

   Калын-калын нарат бүрәнәләрдән салынып яткан өченче Аллаһ йорты – Ахун мәчете картлары авыл тарихын яхшы белүләре белән бер шаккатырса, икенче гаҗәпләндергәне Согытның үзәгендә балкып утырган мәһабәт "Спортзал” бинасы булды. Татарстан авылларыннан үзгә буларак, бу якта спорт, физик культура учагын, мәктәп балалары да, авыл яшьләре дә уйнап кинәнерлек итеп, аерым салу гадәте бар икән.

   Тукай

   Монда журналистларны төп кызыксындырганы – җирле мәхәлләнең ни рәвешле эшләве булды. Мәхәллә җитәкчеләре – иҗтимагый киңәшмә әгъзалары, мәчет картлары бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләде. Тукайлылар республикада милли-дини тормышны шушылай яңача оештыруның әйдәп баручысы санала. "Хәзерге вакытта Урмай, Шыгырдан, Канаш, Козловкада да иҗтимагый киңәшмәләр уңышлы гына эшләп килә. Башкалар әле аңа әзер түгел. Аның әйдаманын да, имамын да табарга кирәк, халык аңа тиз генә өлгерми”, – диде бу уңайдан Тукай мәхәлләсе – иҗтимагый киңәшмәсенең беренче рәисе булган эшкуар Әгъзам Шакиров. Кемнең нинди эшкә сәләтле булуын һәм җитәкчелек сәләтен ачыклау максатында анда җитәкчене ел саен алыштырып торалар.

   Намаз укымыйсың икән...

   Әлеге очрашулардан соң, ЧР Диния нәзарәте рәисе (быелдан инде ул Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәк мөфтияте җитәкчесе дә) Әлбир хәзрәт Кырганов ел дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясады, журналистларның дистәләгән соравына җавап бирде.

   – Намаз укымыйсың икән, син – имансыз. Исламда милләт юк, син – милләтче, син – имансыз, дип шалтыраталар...

   – Намаз укымый дип кешене гаепләргә ярамый. Мөселман фитрый иман белән туа, билгеле, ул аны үстерергә тиеш. Исламда милләт юк дип әйтү дә дөрес түгел. Алардан, сез нинди телдә сөйләшәсез, дип сорарга кирәк. Әллә бөтен дөньяның бер теле бармы?! Төрле телләрдә сөйләшәбез. Хәзер шундый төркемнәр бар: милли мәсьәләнең барлыгын танырга теләмиләр, Диния нәзарәтләре кирәкми, әнә Европадагы шикелле ислам мәдәнияте мәркәзләре генә булсын, диләр. Нәзарәтләр кирәк. Милли тамырларыбызны югалтырга ярамый.

   – Татарларны ничек мәчетләргә күбрәк җәлеп итәргә?

   – Татар милли оешмалары һәм дини оешмалар бар. Ни кызганыч, шактый гына җирдә, милләттәшләребезгә кем күбрәк йогынты ясый ала, дип татарны бүлә, тартыша башладылар. Мулласының да, милли оешма җитәкчесенең дә бердәнбер башлык буласы килә. Әлеге конкуренция аркасында, бер-берсенә юл куймыйча, лидерлыкны үзебездә саклыйбыз, дип татарларны үзләреннән биздерделәр. Шушылай милли фикерне, бердәмлекне корбан иттеләр. Имамнар, болар намазлы түгел, дип гаепләсә, тегеләр, муллалар комсыз, угры, дип дәгъва белдерде. Ә без Чуашстанда эшне үзара бүлештек, бер-беребезнең эшенә тыгылмыйбыз, дидек. Без конкурент түгел, бер эшне алып баручылар буларак, ярдәмләшеп эшлик дип килештек.

   – Хатын-кызлар белән ничек эшлисез?

   – Без имамнарны да җыеп сөйләшәбез, яшьләр белән эшләү бүлеге дә бар. Хатын-кызларыбыз "Ак калфак” җәмгыяте түбәсе астында җыела. Анда без тәгаен җитәкче билгеләмибез. Моның бер хикмәте бар. "Хатын-кыз атка атланса, ахырзаманны көтегез”, – дип әйткән пәйгамбәребез. Шуңа күрә без аларны киңәшмә органы итеп оештырдык. Берсе дә җитәкче түгел. Үзара киңәшләшеп эшли, аралаша торган мәйданчык бу оешма.

   – Ни өчен һәр җирдә мәхәллә, иҗтимагый киңәшмә дигәнебез эшләп китә алмый?

   – Күп нәрсә аның лидерына бәйле. Ул җәлеп итә, үзе артыннан ияртә, әйдәп алып бара торган әйдаман кеше булырга тиеш. Әгәр алдакчы булса, гел үзен генә күрсәтергә теләсә, берни килеп чыкмый. Ихлас кеше файдалы эшләр эшли торган юлны күрсәтсә, халык аңа иярә.

   – Мәскәүдә мәчет салу мәсьәләсен ничек хәл итәргә?

   – Мәскәүдә ун префектура бар. Димәк, әүвәл шәһәрнең ун җирендә гает намазлары укуны оештырырга, моны җомга намазлары укудан башларга, анда имам итеп үзебезнең татар кешеләрен күрсәтергә, халыкка танытырга кирәк. Башка милләтләр дә, хакимиятләр дә аны күрсен, танысын. Мәхәллә бар, мөселманнар күрешеп җомга намазын укып йөри икән, дип хакимиятләргә, җирле халыкка шул чынбарлык белән килешергә туры киләчәк. Халык ияләшкәч, җәмәгатьчелекне мәчет төзетүгә күндерергә була, минемчә. Мәскәүдә гаетләргә 150 мең кеше килә торган булса, билгеле, аларның 80 проценты читтән бәхет эзләп килүчеләр, мигрантлар. Гает намазы уку өчен генә 200 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзеп булмый, билгеле. Гадәттә Мәскәүдә җомга намазларына килгән 15 меңләп кеше мәчеткә сыймый кала. Димәк, алары да сыйсын дисәк, тагын өч-дүрт мәчет саласы бар. Әгәр икешәр мең кеше сыйдырышлы мәчетләр булса (андыйларны салу дөресрәк тә), тагын ун мәчет төзетергә кирәк. Әле бит яннарында машина кую урыннары да көйлисе булачак. Янә халыкның әллә ни күп йөрмәве дә хәерлерәк. Кечерәк, әмма ешрак булса – уңайлы. Шуның өчен дә Мәскәүдә тагын 10 мәчет салу зарур. Дөрес, унны салсаң, әле алар да җитмәячәк. Мәчет булса, килүчеләр тагын да артачак. Әле мин Испаниядә, Мадридта булып кайттым. Мадридның үзендә, аның тирәсендә 300 гә якын мәчет һәм гыйбадәт кылу йорты бар.

   – Казанга биниһая зур Коръән нәшер итеп алып кайтуга ничек карыйсыз?

   – Кайберәүләр, нәрсәгә кирәк ул, бу бит миллионнарны исраф итү, дип белдерде. Килешмим. Италиядә бастырылып Казанга кайтартылган бу Коръән – бик мөһим вакыйга. Әлеге изге китабыбыз киләсе елдан Болгарның түрендә сакланачак, диләр. Коръән бастыруга миллиард сум акча тотылса да, беркемнең дә исраф дип әйтергә хакы юк. Чөнки Аллаһ сүзе – дөньяда иң хөрмәтле нәрсә. Нишләп әле дистә миллионлы татарның шундый зиннәтле, мәһабәт Коръәне булмаска тиеш?! Без моңа лаек түгелмени?!

   – Сәләфичелек юлы белән бара торган имамнарны тизрәк эштән алыргамы, әллә уртак тел табу җаен эзләргәме?

   – Ибне Таймия юлы белән баралар икән, бу дөрес түгел. Гомумән, сәләфичелек – безнең өчен ят нәрсә. Әгәр мондый агулы орлыклар салынса, бер көнне алар җәмгыятебездә җимешен бирәчәк. Бу бит фикернең агулануы, бик куркыныч нәрсә. Әмма моннан ансат кына котылып булмый. Бу бәхәсле мәсьәләне киңәшләшеп хәл итәргә кирәк. Мөфти үзен генә һөҗүм астына куймасын. Билгеле, дини мәсьәләне дөньяви суд хәл итә алмый. Киңәшләшеп, җыелып хәл итүдән куркырга кирәкми. Камера астында утырып тартышсыннар, халык тыңласын. Фикерең дөрес икән – дәлиллә, сөйлә, башкалар да ишетсен. Аны никадәр ныграк кыссаң, ул үзен рәнҗетүче ясап, дәрәҗәсен арттыра гына барачак. Бу бәхәсле мәсьәләне карый торган бер орган, комиссия булдырып, анда гыйльми дәрәҗәдә фикер тартышы оештырырга кирәк. Әбү Хәнифә, мәчетенә бикләнеп, фәтва чыгарып кына утырмаган. Аңа теләсә кем мөрәҗәгать итә, бәхәсләшә, барча халык алдында сорау бирә алган. Хәзер дә мәсьәләне шулай чишәргә кирәк. Бер якта казыйлар утырсын, икенче якта башкача уйлаучы кеше үз фикерен әйтсен, үз дигәнен яклап сөйли алсын. Килешә алмасалар, уртага сызык сызыла икән, ул кеше белән бергә эшли алмыйсың. Кеше сезнең ни теләгәнне аңласа, аның белән эшләп була бит. Әгәр ул үз вазыйфасында калганда күпләрнең фикерен чуалта дип уйлыйсың икән, аны башка урынга күчереп карарга кирәк. Кешене бөтенләй эшсез калдырып булмый бит. Кешене подпольега этеп чыгарырга ярамый. Әле бит аны абруй итеп күрүчеләр кала. Алар өчен ул – лидер. Ул бит үзе генә түгел, аңа иярүчеләр дә бар. Димәк, аңа иярүчеләр кая барыр дип тә уйларга кирәк.

   Йомгак урынына

   Инде әйтүебезчә, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенең яхшы гадәте бар: ел азагында ислам темасын яктыртучы Казан журналистларын җыеп кылган эшләренә йомгак ясыйлар. Их, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләре дә моны үрнәк итеп алсын иде.

   Рәшит МИНҺАҖ

   Чыганак: Ватаным Татарстан

Карап чыгулар: 351 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz