Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024

 

 
   
  
 

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Бушлай СМС җибәрү

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс 

 Тукай авылы тарихы
                                                                                              
                                    Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

                                    Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

                                    Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

                                    Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
                                                                              Габдулла Тукай

Йөрәккә якын һәм кадерле булган, иң беренче сүз “әннә” сүзе булса, ә инде үсә тешкәч без туган йортыбыз һәм ул урнашкан туган авылыбыз барын сиземлибез. Һәрбер авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары би хисап. Аның сокланып туя алмаслык болыннары, йөгерек сулы челтерәп ага торган елгалары, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәсе, мул уңыш бирә торган кыр-басулары күңелгә рәхәтлек биреп туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгеңнән  аз гына вакытка аерып, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, алар берсе дә туган төбәкнең матурлыгын алыштыра алмый. Туган ягыңның һәр сукмагы, һәр агачы, хәтта яңа гына тәпиләп киткән кечкенә генә сабые да ифрат якын сиңа. Туган нигез, туган авыл, туган туфракның ни аңлатуын әйтеп бетереп тә булмый; ә шагыйрә Зәкия Туфайлова “Туган ил” шигырендә күңел кылларыңның иң нечкәләрен дә хәрәкәткә китерерлек итеп түбәндәгечә тасфирлап бирә:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Буган ил ул – зифа камышлар,

Буган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Буган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган.

Бик кадерле, безгә ул шуңа.

Буган ил ул була бер генә, -

Туган илнең кадерен бел генә.

Әйе, безнең туган җиребез, туган авылыбыз, алар урнашкан Чувашстан, Рәсәй һәм анда урнашкан авылларыбыз безгә күз алмасыдай кадерле һәм газиз. Аларда безнең үткәнебез, хәзергебез һәм киләчәгебез, аларда безнең тамырыбыз, аларда безнең өметебез.

Авыллар, авыллар, шул исәптән дөньяда иң матур исемне йөрткән Тукай авылыбыз... Алар үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Алар арасында бер ишеләре борынгы һәм бай тарихлы, ә икенчеләре соңрак барлыкка килгән, тик аларның үзләренә генә хас булган үсег тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы шәхесләре бар. Безнең күз алдында гына да төрле сәбәпләр белән күп кенә авыллар кечерәйде, сүнде, бетте, ә анда яшәүче кешеләр туган нигезләрен ташлап  китүчеләр күп булды. Менә без яши торган Тукай авылы шуларның киресенә мисал булып тора, авыл еллап түгел, ә көнләп яшәрә, матурая, зурая.

Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыручы бер дәлил булып тора. Бер атама да якка гына бирелми. Аның нигезендә тарихи вакыйгалар, гореф-гадәтләр, я булмаса башка үзенчәлекле нисбәтләр ята. Халыкны үткәненнән аеру, аңын томалау, әби-баба, ата-аналар хәтерен сакламау зур бер гөнаһ булыр иде.

 ... Авылны кемнәр һәм кайчан нигезләгәннәр?

    Олыларны бу сорау кызыктырган, тик тепле генә язып калдыручы булмаган. Шунысы куанычлы, хәзер тарих белән кызыксынып мирасханәләрдә эзләнүчеләр бар. Алар табылган материаллар буенча киләчәк буынга тарихыбызны мирас итеп калдырырга уйлыйлар.

Хәзер без яши торган төбәк Казан ханлыгы территориясенә кергән, тик бу урынны Чыңгыз һәм Батый ханнар заманыннан кеше яшәми торган җиргә әйләнгән.

1552 елның 2 октябрендә Казан шәһәре басып алып Казан ханлыгын үз кулына ала. Буйсындырылган җирләрнең чикләрен саклау йөзеннән урыс дәүләте ныгытмалар төзи. Ул ныгытмаларны төзү һәм чикне саклау өчен бу җирләргә төрле милләт халыклары белән бер рәттән йомышлы мишәрләр күчерелеп китерелә. 

  Мәрхүм булган бабаларыбыз алдында гөнаһлы булмау йөзеннән, алардан калган риваятьләрдән шул күренә.

Авыл аксакалларының сөйләвенә караганда һәм кайбер тарихи (мирасханә- архив) документлардан күренгәнчә авылның оешу тарихы Явыз Иванның Казан дәүләтен басып алу тарихы һәм аннан соңгы елларда дошманнан саклану йөзеннән төзелгән ныгытмалар төзү чоры белән бәйле. Менә шушы тарихи вакыйгалар чорында Түбән Новгород ягыннан ике гаилә басып алынган биләмәнең бер караңгы почмагына килеп урнаша. Алар янына хәзерге Яшел Алан ягыннан да бер гаилә килеп кушыла.

Менә шул өч гаилә берсе Тукай була. Авылның исеме дә аның исеме белән йөри. Беренче килеп утырганда, алар Кондырлы елгасының уң як яры буена, авылдан ерак түгел күл буенда землянка казып торганнар. Соңыннан җайлырак урын эзләп, хәзер халык телендә Иске зират исемен йөрткән  урыннан ерак түгел генә авылга нигез коралар. Элекке вакытта бер хуҗалык та бер авылны тәшкил иткән. Шунлыктан да узгынчылар: “Кем авылы? – дигән сорауга “Тукай авылы” , - дип җавап биргәннәр һәм шулай итеп борынгы бабабызның исеме мәңгелләшеп авылыбызның исеме булып калган. Менә шуннан авыл үзенең гомер юлын башлап китә. Авылга нигез салынуның дөрес кенә датасын билгеләү кыен нәрсә, шунлыктан да авыл тарихының башын 1600 елларга бәйлибез. Элек Тукай авылының тирә-юне калын, кара урманнар белән әйләндереп алынган булган. Ул урманнарда нарат агачлары белән беррәттән башка төрле агачлар да үскән. Урманнар киселеп кыр-басулар ясалса да, авыл тирәсендә булган кайбер урыннар урманга бәйле булган атамалар белән бәйле. Мисал өчен Каен асты елгасы, Куаклык, һ.б. Киселеп бетмәгән урманнар авылдан 3-4 км ераклыкта гына калган инде.

  Еллар үтә торган. Авыл да ел саен аегына ныграк басып тора башлаган, әгәр 1600 елларда авылда өч гаилә булып, аларда яшәүчеләр саны да бер дистә чамасы гына булса, инде 1710 елга 37 гаилә тәшкил иткән.

1866 елда авыл халкы 72 хуҗалыкта 347 гә җитә. Еллар узу белән авыл тагын да зурая. 1900 елда 150 хуҗалыкта 802 кеше яшәве билгеле. Башка авыллардан аермалы буларак, авыл халкының читкә китмәве аерым бер үзенчәлеге булып тора.  Соңгы йөз ел дәверендә авыл икеләтә үсә - 2000 елларда авылда  358 хуҗалыкта 1600 ләп җан иясе була.  2008 елның 1 гыйнварына авылда 500 ләп хуҗалыкта 1700дән артык кеше яши.

1708 елда Казан губернасы һәм аның составында өяз һәм волостьлар оештырыла. Тукай авылы башта Свияжск өязенең Зур Кишәле волостена кертелә, ә соңыннан Чүил (Цивил) өязе оешкач аның составына кертелә.

 1927 елда уезд һәм волость идәрәчелекләре бетерелеп  районнар булдырыла. 1928 елда Чувашстанда 22 авылдан торган чиста милли татар Шыгырдан районы булдырыла, тик ул кыска гомерле булып чыга, барлыгы да 10ел гына яшәп кала. Районның “Колхоз байрагы” исеме белән нәшер итедә торган газетасы була.1939 елның 22 февралендә яңа Комсомол районы булдырылгач, Тукай авылы аның составына кертелә.

ВКП(б) ҮК һәм Совет хөкүмәтенең карарларын тормышка ашыру йөзеннән 1931 елда авылда 8 хуҗалыкны берләштергән “1-Август” колхозы төзелә. Аның беренче рәисе итеп Гайнетдинов Гималетдин була, ә беренче колхозчылар – Хөснитдинов Җамалетдина, Гильманов Гелмитдина, Гафиятуллин Минетулла, Халиуллин Кәрим, Хамидуллин Сафиулла.  Гайнетдинов Миннәтулла, Гайнетдинов Гималетдина, Камалетдинов Садык гаиләләре була. 1938 елда зур уңышларга ирешкән 1-Август” колхозы  кырчылык бригадасы бригадиры Галиуллин Зарифулла ЧАССР Югары Советының 1 чакырылышына депутат итеп сайлана.1952 елда колхозның исеме “Гвардеец” итеп үзгәртелә; ә 1960 елда колхоз “Алга” колхозы белән берләштерелә, ә инде ил күләмендә төрледән төрле үзгәртеп кору чорында Тукай авыл бригадасы 1992 елның 1 февралендә “Алга”дан аерылып аерым “Тукай”хуҗалыгы төзи.  2004 елда бу хуҗалык банкротлыкка чыгу сәбәпле сатуга куела.   

     1927 елның 1 октябрендә  Тукай авылында Тукай авыл Советы оештырыла, 1954 елның 14 июленнән ул Чичкан авыл Советы составына кертелә, ә 1960 елның 27 февраленнән “Алга” һәм “Гвардееө” колхозларының берләшүе сәбәпле Урмай авыл Советы Составына кертелә.

   1949 елда авылда медпункт ачыла, ә моңарчы, ә моңарчы Урмай, Чичкан, Әлебашы, Тукай авылларына Чичкан авылында урнашкан медпункт хезмәт иткән, ә 1979 елда мендпунктка аерым бина төзелә.

     Әгәрдә сугыштан соңгы елларда авылда бердән бер мәдәният учагы булып уку йорты (изба читальня) булса, 1975 елда авылда клубтан аерым буларак авыл китапханәсе оештырыла.

     Авылдагы йортлар 1957 елның җәендә җир астыннан үткәрелгән үткәргеч –кабель ярдәмендә район радиоузелена тоташтырыла һәм халык телендәге “урам радио”сы һәр йортта сөйли башлый.    

    Авылны электрлаштыру эшләре 1963-64 елларда үткәрелә һәм 1964 август аенда авылда беренче электр лампасы кабына.

    1995 елның гыйнвар аенда 50 номерга исәпләнгән авыл АТСы  халыкка хезмәт күрсәтә башлый, ә инде 2006 едан авылда телефон абонемент номерлары 300гә якынлаша.

     Тукай авылында  беренче газ факелы 2002 елның 22 сентябрендә кабынды. Бу тантанада Россиянең Үзәк Диния нәзарәтенән Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Чувашстан президенты Н.В Федоров катнаштылар.

     Тукай авылында 1981елның 1 гыйнварыннан  2007 елның 31 декабрена кадәр булган  дәвердә  704 бала туган, шуларның 347се ир-егет, 357се хатын-кыз; ә бакый дөньяга китүчеләр саны 338 кеше. Авылда шул дәвер өчен табигый үсеш 366 кеше булса, уртача һәр елга 14 кеше туры килә. Узган 50 ел дәверендә иң күп бала туган ел -1965 ел. Ул елны авылда 54 бала туган.

    Авыл газетасы “Нурлы иман” 2002 елның октябрь аенда укытучылар көненә багышлап чыгарыла, ә даими рәвеш тә айга ике мәртәбә даими рәвештә 2007 елдан нәшер ителә. Газетаны нәшер итүче –Тукай авыл иҗтимагый Киңәше. Бу иҗтимагый Киңәш үзенең эшен 2007 елның август аенда беренчеләрдән башлап җибәрде. Хәзер мондый Киңәшләр уңышлы рәвештә Россиядә иң зур татар авыллары булган Шыгырдан һәм Урмай авылларында да уңышлы гына эшләп килә.

       Күзәтүне сезгә җиткерүчеләр Мөршидә һәм Гаязетдин Җамалетдиновлар.


 

Сайтның менюсы
Информресурслар
Дусларыбыз
Җырлар

Безнең баннер

Баннерларны алыштыру



◊ кнопканың коды ◊

Яңалыклар календаре
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Керү рәвеше
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Тукайда һава торышы

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz