Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 1 апрельга кадәр заявкалар һәм гаризалар кабул итә. Ике теллелек нигезендә белгечләр әзерләү буенча куелган бурычны үтәү йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы быел югары уку йортларына максатчан кабул итүгә абитуриентлар исемлеге төзелә башланганлыгын игълан итте.
Югары уку йортларына укырга БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре һәм кайберләрендә белгечлек үзенчәлеге таләп иткән өстәмә сынаулар буенча кабул итү каралган. БТК БК матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, исемлек төзегәндә этномәдәни юнәлешле белгечлекләргә игътибар биреләчәк. 2010/2011 уку елында Казан дәүләт медицина университетына, Казан дәүләт финанс-икътисад институтына һәм Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад, юридик факультетларына квоталы урыннар бирелмәячәк, ягъни аларга кабул итү гомуми нигездә булачак (белгечлекләр белән югары уку йортлары сайтларына кереп танышырга була).
Шул рәвешле, Татарстан территориясендәге югары уку йортларына Россия Федерациясе төбәкләреннән килеп, квота буенча кабул ителеп укырга теләгән абитуриентлар исемлегенә теркәлү өчен, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына заявка белән анкетаны "Абитуриент-2011” дигән билге-язу белән (843) 264-63-37 номерлы факс яки beztatar@yandex.ru электрон адресы буенча 1 апрельдан да соңга калмый җибәрү кирәк була. Тагын шунысы бар: заявка төбәкнең милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе тарафыннан имзаланырга тиеш, дип искәрттеләр матбугат үзәгендәгеләр.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Татар-информ
|