Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Ринат Закиров Чувашиянең Тукай авылыннан килгән делегацияне кабул итте. Делегация дә авылның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов, Тукай мәхәлләсенең Иҗтимагый киңәшмә рәисе Минназыйм Гәйнетдинов, Комсомол районы җыелышы депутаты Әгъзам хаҗи Шакиров бар иде.
Кунаклар Тукай авылындагы бүгенге вәзгыять турында сөйләделәр. Биредә елына 30–40 бала дөньяга килә. Ягъни, табыйгый үсеш ел саен 17–18 кешегә артып бара. 500 хуҗалыклы авылда балалар саны – 500. Шуларның 207се - мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Авылда мәктәп, мәдрәсә, Иҗтимагый киңәшмә эшли. Яңа мәдрәсә төзергә җир теркәп йөриләр. Мәчетләренә быел егерме ел тула. Шул уңайдан, 23 июль көнне бу вакыйганы зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Республика күләмендә алар шәкертләр бәйрәмен дә уздырачаклар. Шул ук көнне "Балаларда рухи, әхлакый һәм милләтпәрвәрлек тәрбияләүдә мәхәлләнең роле” дигән темага түгәрәк өстәл уздыру да каралган. Ә кичен авыл халкы өчен концерт программасы да тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйрәмне авыл халкы килгән кунаклар белән бергәләп бәйрәм итәчәк.
Ринат Закиров әлеге авылның уңай тәҗрибәсе күптән түгел узган II Бөтенрусия дин әһелләренең форумында да яңгыраш тапты һәм киләчәктә аны башка татар авылларында да гамәлгә куярга кирәк дигән фикерне җиткерде.
|