Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 27.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Декабрь » 19 » 19-12-11 Көмеш каләм:Гайнетдинова Ләйсән Фәнил кызы, Чувашстан Республикасы Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
19-12-11 Көмеш каләм:Гайнетдинова Ләйсән Фәнил кызы, Чувашстан Республикасы Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
19:51

                                                                                                 Дөнья рәхәт, дөнья гади

                                                                                                 Янәшәдә булса әти- әни!

   Әйе, әмма мин бу изге сүзләр төркеменә туган тел, туган җир, гаилә кебек матур сүзләрне дә өстәр идем. Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзләрне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүзләрнең кадере, мәгънәсе арта бара. 

    Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы булган ән-нә, әт-тә сүзләре белән ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әбиебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга талганбыз. Аларның  йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

   Әнкәй, Әнием, Нәнәй, Инәй, Инәкәй, Мама! Бу сүз нинди генә телдә яңгыраса да бер үк мәгънәгә ия.

   Әти- әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без –батырлар, без- бәхетлеләр. 

   Әти-әнисен  яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Ә туган ил гаиләдән башлана. Гаилә - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.  Анда бер- берсен яраткан,хөрмәт иткән, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилә  нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату була. Әти- әни - гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре булырга тиеш. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнеп яши.

   Татар халкы борын-борыннан гаиләне изге итеп санаган. Һәр кеше үзенең үткәнен, буын шәҗәрәсен белергә тиеш дип уйлыйм мин. Мин дә буыныбыз белән кызыксынам. Бабабның бабасы Гайнетдин булган. Әтисе  Зартдин исемле булган.Ул инде мәрхүм.Аның Минҗан, Рач, Минач (минем бабам), Минхалим, Миназыйм, Сәфидә исемле балалары бар.Шәйхи исемле малае да булган. Шәйхи бабай вафат инде. Ә бабамның калган бертуганнары үз тормышлары белән яшиләр.

   Әбиемә килгәндә, аның әтисе Садртдин булган. 4 бертуганы бар: Шәйхи, Галиәскәр, Абзал, Зәкия. Аның ике бертуганы Шәйхи белән Галиәскәр инде вафат. Абзал бабай бүгенге көндә исән- сау. Аның алты баласы бар: Наҗия, Миназыйм,Минәзия, Минзәки, Минхалим, Шакирә.Миназыйм абый гомеренең иң матур чагында якты дөньяны калдырып китте. Аның ике баласы бар: Ләйсән һәм Дамир. Абзал бабайның калган балалары үз тормышлары белән яшиләр. Әбиемнең сеңлесе Зәкия апа Канашта гомер кичерә. Аның өч баласы бар: Әдилә, Гөлнара һәм Марат. Әдилә апа тормыш иптәше белән Канаш шәһәрендә гомер итә. Ә Гөлнара апа Тукай авылына килен булып төшкән. Марат абый әлегә гаилә кормаган.

   Әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез, бик нык уйлап, олы булган кешеләрнең киңәшләрен тыңлап, ныклы, матур гаилә корырга тырышканнар. Матур - матур балалар үстергәннәр. Ике якның да туганнарын якын күреп яшәгәннәр. 

   Гаиләбез - шул гаиләләрнең берсе диеп уйлыйм мин. Безнең гаиләдә 7 кеше: әбием, бабам, әтием, әнием, апам, сеңелем һәм мин. Әбием белән бабам күп еллар колхозда эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Алар мин мәктәптән кайтканны һәрвакыт көтеп алалар. Алар миңа "кызым, балам” дип эндәшә. Шуның белән мин бик бәхетле. Мин аларга булдыра алганчы булышырга тырышам.

   Әтием Фәнил машина йөртә. Мин ул юлга киткән вакытта: "Исән- сау бул, әти, сау- сәламәт йөр дип”, - теләк теләп озатып калам.

   Әнием Дания 1992 елдан башлап фельдшер - акушерлык пунктында эшли. Ул кешеләрнең сәламәтлеген кайгырта, аларга һәръяклап ярдәм итәргә тырыша. Мин аларны бик яратам.

   Апам Рәзилә исемле. Ул Чабаксар медицина колледжының Канаш филиалында  һәм берүк вакытта И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының икенче курсында укый. Мин апамнан үрнәк алырга тырышам. Ул миңа нык ярдәм итә. Ул киңәшчем дә, сердәшчем дә.

   Сеңелем Илюзә.Ул әле кечкенә.Аңа нибары 3 кенә яшь. Кечкенә булуына карамастан, ул бик шук һәм шаян. Без сеңлем белән бергә уйнарга яратабыз.

   Үземә килгәндә, мин Тукай урта мәктәбенең алтынчы сыйныфында белем алам. "5”ле билгеләренә генә укырга тырышам. Җырларга, шигырьләр язарга бик яратам. Төрле - төрле конкурсларда теләп катнашам.

   Минем әтиемнең Алмазия исемле сенлесе бар. Илгизәр абый белән аларның ике кызлары үсеп килә. Илсияр апа Канаш финанс колледжы студенты.Ә Айгөл апа Тукай урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы.

   Әтиемнең абыйсы инде вафат.Кызганыч, андый изге күңелле кешеләр иртә китә шул дөньядан. Бу дөньяда якын кешеләрне югалту – иң авыр, иң зур югалтулардыр дип саныйм. Бераз вакыт үткәч, кайгы онытыла диеп әйтәләр. Ләкин ара ераклашкан саен, сагыну арта гына бара. Күзләрдән күп яшьләр тамызды шул Минсәет абыем. Рухы шат булсын.Ул акыллы, сабыр, тәртипле,оялчан кешеләрнең берсе иде. Көчле дә иде.

   Тормыш иптәше Рафия апа белән өч бала үстерделәр. Апа- абыйларым инде зурлар. Кечкенә булсам да, аларның моңсу күзләренә карагач, миңа да моңсу булып китә. Чөнки әти белән әни, нинди генә яшьтә булсаң да, һәрвакыт кирәк бит.

   Әниемнең ике сеңлесе бар. Алар инде үз тормышлары белән яшиләр. Гөлназ апа белән Фәнис абый бер малай һәм кыз үстерәләр.Гөлия апа белән Зөфәр абыйның ике кызлары бар. Әниемнең әнисе әле дә исән- сау. Мин әбиемә озын гомер, саулык- сәламәтлек телим. Аңа кунакка килгәч, көчем җиткәнче булышырга тырышам.

   Гаиләбез бик тату. Әтием белән әнием безгә карата игътибарлы һәм дөрес тәрбия бирү өчен зур тырышлык куялар. Киләчәктә аларга лаеклы алмаш булып үсәргә тырышабыз.

   Гаилә - бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш дип уйлыйм. Без әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк! Аларга һәрвакыт булышыйк, аларны олылыйк, аларга ярдәм итеп торыйк! Үрнәк тәртибебез, тырышып укуыбыз, ягымлы сүзләребез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшик!

Карап чыгулар: 710 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz