Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2008 » Декабрь » 8 » 08-12-08 Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты Рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Кргановның Корбан бәйрәме белән котлауы
08-12-08 Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты Рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Кргановның Корбан бәйрәме белән котлауы
23:35
   Бисмилләһир – рахмәәнир –рахиим!Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты. Мөхтәрәм  Имам-хатыйблар, мөтәвәллият  әгъзалары, газиз Мөселманнар!Әссәләмү алейкум  вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!
   Диния  Нәзараты һәм аңа табиг булган 50 дән артык  мәхәллә һәм  оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын  күңелдән  Гайд-әл-Адха Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз, йөрәгебездән тәбриг итәбез.

   Әлхамдүлилләәһ, менә Аллаһы Тәгалә безгә Гайд-әл-Адха Корбан Гаете бәйрәмен киң җәмәгатьчелек  белән каршыларга насыйб итте. Бүген, Ислам  дөньясының  иң  күркәм  көнендә,  Чувашстан Җөмһүриятенең дә дин  кардәшләребез  күпләп яшәгән һәр төбәге  иләһи тәкбир авазына күмелде. 50 меңгә якын дин-кардәшләребез, иртә таңнан  торып, тәкбир сүзләрен әйтеп мәчетләргә ашыктылар, ә аннары меңләгән якташларыбыз корбан  чалачаклар.  Бу-изге  ваҗиб  гамәлдер. Пәйгамбәребез  Мөхәммәд (с.а.в.)  үзенең  бер хәдисендә : “ Адәм  баласына  Корбан  бәйрәме  көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк  бер эш булмас”,- дигән. Үдхия  корбаны, тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (а.с.)нең гореф-гадәтен дәвам итеп, әҗере Сират  күпереннән  үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы  өчен  чалына. “Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча  кушылганлыгы  әйтелә. Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка  барып ирешми. Аллаһы  Тәгалә  шушы сәбәп  белән мөэминнәрнең  бары   тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный. “ Саффәт” сүрәсендә корбан чалу Аллаһның ризалыгына  ирешү  өчен  әмер  кылынган  һәм  шул әмергә буйсынучыга әҗер-сәваблар вәгъдә ителгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) әйткәне кебек:  “Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә” ,- дигән сүзе әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр. Аеруча  Исмәгыйль (а.с.) нең вакыйгасы безгә бик гыйбрәтледер. ( Шушы көннәрдә) Коръән Кәрим сүзенә  бинаән малы җиткән һәр  мөселманга Хаҗ кылу фарыздыр. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу. Уннан артык  кардәшебез  Чувашиядән  һәзер Кәгъбәтулла  Шәриф  янда  шушы  фарызны  үтиләр. Безгә  дә 

һәммәбезгә Аллаһ  Тәгалә  насыйб  итсә  иде Үзенең  һәм  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы  булып  барырга.

  Хөрмәтле  яшьләребезнең ата-аналары! Бозыклыклар белән  булган  шушы  дөньяда  балаларыбыз  безнең  өстебездә  амәнәт икәнне  онытмаса  идек. Алар  өчен  без  җаваплы. Тагын бер  уйланып  аларга дөрес тәрбия  һәм  ныклы  белем, күңелләрендә мөкатдәс  динебезгә  хөрмәт  тәрбияләргә  кирәклеген  онытмыйк.  Урамнарда  сәрхушлек, наркомания, ВИЧ/СПИДЛАР  булган  заманда, аларга дөрес  юл  күрсәтү  олыларның  турыдан-туры  бурычы. Югыйсә, без - олылар-аларны  харап  итүче  гаепле  буын  була  күрмик.

  Изге  гамәлләребез  бу  дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!

Тәшрик  көннәре

    Корбан бәйрәменең Гарафә көне, иртәнге намаздан башлап, дүртенче көннең икенде намазына кадәр 23 вакыт  намазда, фарыздан соң ошбу тәкбирне уку ваҗибтыр:“Аллаһү  әкбәр,  Аллаһү  әкбәр.  Ләә  иләәһә  илләллааһү  вәллааһү  әкбәр.  Аллааһү  әкбәр  вә  лилләәһил-хамд”.

Газиз  дин-кардәшләребез!

          Шушы гаять кадерле  көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат  кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә  мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен   күрергә,  бүләкләр  биреп,  иң  тәмле   нигъмәтләребез   белән  сыйлап,  йөзләрен шатландырырга  ашыгыйк. Я, Раббым, шушы  изге  вә  сәваблы  көннәрдә  яңгыраган  догаларыбыз  һәркайсыбызга  да  барып ирешеп, күңелләргә  күркәм  сабырлык, иман  вә шәфәгать нурлары өстәсәң иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә  ачы  хәсрәт  салган сугыш  афәтләрен  бөтенләй  туктатсаң, җир  тетрәү, су басу  вә  ачлык  галәмәтләрен  күрсәтмәсәң  иде.

        Сөекле  дин-кардәшләребез!  Барчагызны да  Гайд-әл-Адха  бәйрәме  белән  кайнар котлап, Чувашстан  мөселманнары  делегациясе  миллионлаган  кардәшләребез  белән Хаҗдан,  Кәгъбәтулла  шәриф,  Пәйгамбәребезнең  рауза  шәрифе  яныннан  Безләргә  саулык-сәламәтлекләр  теләп  изге  догада  кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз  кабул  итсә  иде.

        Россия  Мөселманнарының  Үзәк  Диния Нәзараты  Рәисенең  Беренче  урынбасары,Чувашстан  Җөмһүрияте  Мөселманнарының  Диния  Нәзараты  Рәисе, Мөфти  Альбир хәзрәт  Крганов.

    Сораулар  булса, мәдрәсә телефонына  шалтыратыгыз:8-835-32-43-8-42, җавап

бирербез.

    Гаед  укылу  вакыты: 2008  елның  8 нче  декабрендә,  кояш  чыккач  45  минуттан  соң.                                                                        

Карап чыгулар: 1139 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.5/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2008  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz