Бүген Тукай авылы мәчете каршындагы мәктәптә(мәдрәсәдә) Бөтендөнья Ислам җәмәгатчелеге белән берлектә мөхәррәмнең унынычы көне – Ашура көнен билгеләп үттеләр. Бу көндә Нух пәйгамбәр көймәсе аль-Дҗуди тавына килеп туктаган, шулай итеп, ул һәм аның фикердәшләре Бөтендөнья су басудан котылып калганнар.
Кагыйдә буларак, бу көндә мөселманнар ирекле ураза тоталар, күпләп изге эшләр-ниятләр башаралар, өстәмә догалар укыйлар,садака өләшәләр,сабыйларны вә якыннарын сөендерәләр, Корьән укыйлар, башка рухи-әхләки эшләр башкарыла.
Тукай авылының Иҗтимагый Киңәшмәсе мәдрәсә (мәктәптә) укучылырны чәй белән сыйлады, ул Ашура көне уңаеннан булды. Соңыннан хәзрәтләр мөселманнар өчен бу көнненң әһәммиятен аңлаттылар. Балалар үзләренең мөгаллимнәрен игътибар белән тыңладылар һәм алган мәгълүмәтлардан канәгать калдылар.
|