Баш бит » 2009 » Гыйнвар » 15 » 15-01-09 Безнең укучылар Президент стипендиясе алачаклар
15-01-09 Безнең укучылар Президент стипендиясе алачаклар
22:08
Чувашстан Республикасы Президенты карары нигезендә Чувашстанда яшәүче укучы, студент һәм яшьләргә укуда, хезмәттә һәм җәмгыять эшләрендә актив катнашкан өчен2009 ел өчен мең кешегә президент стипендияләре билгеләнә. Бу мең яшьүсмер арасында татар милләтеннән булган 18 яшьүсмер бар. Шунысы куанычлы, Президент стипендиатлары арасында Тукай мәктәбеннән Зайнуллин Илнур (10 кл.), Садртдинова Гөлия (11 кл.) һәм Миннәтуллина Сиринә (11 кл.) ләр дә бар. Стипендиянең күләме ай саен 1830 сум тәшкил итә. Бу стипендия 1994 елда булдырыла һәм безнең мәктәптән беренчеләрдән булып Ямалетдинов Нияз (хәзер ЧДУның стоматология факультетының 4 курс студенты) алган иде.
21 гыйнвар көннне Чувашстан Дәүләт Советы депутаты Ю.М.Кислов район админстраиясендә тантаналы рәвештә аларг Президент стипендиясе билгеләнү хакында таныклыклар тапшырды. Комсомол район буенча алар унике стипендият.