24 гыйнварда Яңа Чабаксар шәһәрендә гаскәри кул көрәше буенча ачык турнир булып үтте.Бу турнирда район җыелма командасында безнең егетләр дә катнашты. Район җыелма командасындагы 11 егетнең 7се безнекеләр иде. Команданың тренеры Тукай урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Наил Сабирҗан улы Зарипов.
Кызу көрәштә безнең авыл егетләреннән Айсын Риназ (34 кг кадәр) 1 урын, Ибрагимов Илшат (45 кг) 3 урын, Рифат Фасхутдинов (45 кг) 2 урын, Расых Зайнуллин (70 кг) 1урын, Илнар Зайнуллин (80кг) 1 урыннарны яуладылар. Җиңүчеләр медальлар һәм кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
25 гыйнварда шунда ук самбо буенча СССРныңберенче спорт мастеры Владимир Борисов истәлегенә самбо буенча кискен көрәш булып үтте. Бу көрәштә Рифат Фасхутдинов (45 кг) өченче, Ирек Зиннәтуллин (51кг) икенче урынны яуладылар.
Җиңүчеләр медальлар һәм кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Район җыелма командасы республик күләмендә өченче урынны яулап ала.
Булдыргансыз егетләр. Афәрин!
|