Бүгенге гамәлдә булган мөселман җәдвәле турында 958 нче һиҗри елда басылган “Тарих әл Болгари” китабында болай язылган:
Мөселман дөньясында ай исемнәрен белдергән җәдвәл 354 көннән тора. Бу җәдвәл фарсы җәдвәленнән унбер көнгә ким. Елның беренче ае – мөхәррәм ае.
Мөселман җәдвәлендәге икенче айның исеме “сафәр”. Бу айның әүвәлге исеме “бөрнас” булган. Гарәп илләрендә бәни Гадинан кабиләләрендә Габделшәмсе исемле гаять гайрәтле һәм сугышчан шаһның фәрнәк шаһларыннан бер дошманы булган. Габделшәмсе шул шаһка каршы сугыш белән кереп кальгаларын җимерә, халкын әсир алып камалышта тота. Бик күпләрен зинданга яба. Тоткынлыктагы халык сары чире белән чирли.
Шунлыктан чыгып бу айның исемен “сафәр” (сары) исеменә алмаштыралар. Сары чиреннән ваба чире дә барлыкка килә. Шушы айда сәфәр чыгу, кеше белән аралашу, никахлашу кебек изге бәйрәмнәр катыгый рәвештә тыелган булган. Соңга таба бу айда да дини йолаларга кагылышлы изге гамәлләр үтәлә башлый.
|