Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 18.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2009 » Гыйнвар » 30 » 30-01-09 Тукай авылында яңа имам
30-01-09 Тукай авылында яңа имам
16:06

    Саулыгы какшау сәбәпле Чувашстан Диния нәзарәтендә иң карт һәм халыкка дини әхлакый тәрбия бирүчеләрнең берсе, авылның имам-хатыбы Шакир ага Әхмәтсафин Дини нәзарәте исеменә гариза язып бирде. Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов аның соравын канәгатьләндерде һәм Тукай аылы мәхәлләсендә җыелыш үткәрүне казый Сәетзада хәзрәт Гимаевка тапшырды. 30 гыйнвар көнне мәхәлләдә җыелыш булып үтте һәм җыелган халык бертавыштан имам-хатып итеп хаҗи Наил хәзрәт Ямалутдинов ны сайлады.

     Наил хәзрәт Тукай авылында туып үсә, Авыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Мәскәүдә бер мәдрәсәдә белем ала, Россия Ислам университетын тәмамлый. 2007 елда хаҗда булып кайта. Хәзерге вакытта Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, “Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры, авыл мәдрәсәсендә балаларга һәм авыл халкына белем бирә.

     Дини нәзарәте исеменнән Сәетзада хәзрәт Шакир агага рәхмәтен белдерде һәм кыймәтле бүләк тапшырды. Шакир ага кырык еллап дин өлкәсендә, ул кырык ел буе җомга намазын калдырмый, 25 ел буе мәэзин вазыйфасын үтәп килә, ә 1990 елдан алып, мәчетне халыкка кайтарып алгач 2003 елгача мәчеттән биш вакыт намазга азан әйтә.  Ул 2003 елдан алып бүгенге көнгәчә имам-хатып булып тора.

  Икенче имам (имам-наиб) итеп Рифкат Хабибрахманов, ә мәэзин итеп Риза Фәйзрахманов сайлана.  

Карап чыгулар: 736 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Гыйнвар 2009  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz