|
Баш бит » 2009 » Февраль » 22 » 22-02-09 Татарстан журналистлары бездә кунакта
22-02-09 Татарстан журналистлары бездә кунакта |
14:28 |
Шушы көннәрдә генә Татарстанның “Яңа гасыр” телевидениесенең әйдәп баручы бер төркем журналистлары Тукай авылында булып киттеләр.Алар арасында Миләүшә Айтуганова, Ләйсәнә Садретдинова һәм Бөтендөнья татар конгресының белгече Гөлназ Шәйхи бар иде. Алар Тукай авылының көнкүреше белән, гореф-гадәтләре, йолалары белән баныштылар. Бу төркем “Удача” һәм “Деликат” ит эшкәртү цехында булып хәләл ит җитештерү белән таныштылар. Мәктәбебезне дә онытмадылар. Алар анда укучылар белән очрашып сөйләштеләр, татар теле һәм әдәбияты, информатика, инглиз теле бүлмәдәрендә булдылар. Алар мәктәптә эшләп килүче “Тукай оныклары” берләшмәсенең эше белән дә кызыксындылар.
|
Карап чыгулар: 621 | Добавил: Зэлия | Абруй: 0.0/0 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |