|
Баш бит » 2009 » Февраль » 25 » 25-02-09 Безнең горурлыгыбыз
25-02-09 Безнең горурлыгыбыз |
14:16 |
Татарстаннан читтә яшәсәк тә, безнең Чувашстан татар мәктәпләрендә әлегә татар теле һәм әдәбиятын укыту тиешле урында бара. Безнең Тукай мәктәбендә дә ачык дәресләр үткәрелә, татар язучыларына багышланган кичәләр үтә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган кичә булып үтте. Ә 11 класс укучысы Сиринә Миннәтуллина татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасында 1 урын яулады. Бу кыз хакында шуны да әйтергә кирәк – ул укуда гына түгел иҗтимагый эшләрдә дә әйдәп баручы, спорттта да актив катнаша. Ул республика президенты стипендиаты. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан үткән төбәкара олипиадада Миннәтуллина Сиринә татар теле буенча 2 урынга, әдәбияттан 3 урынгалаек булды. Бу олимпиадада Чувашстан командасы гомуми икенче урынны яулап алды
|
Карап чыгулар: 790 | Добавил: Зэлия | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |