Февраль аеның соңгы көнендә - 28 февральдә Комсомол район мәдәният йортында Комсомол районы оештырылуга 70 ел тулу уңаеннан район хезмәткәрләренең тантаналы җыелышы алдыннан “Комсомол районы энциклопедия”сен тәкъдим итү булды. Бу китап район төбәкне өйрәнүчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, тарих укытучылары, район хезмәт ветераннары тырышлыгы белән бөртекләп җыелган китаплар хисабына нәшер ителә.. Район тарихына багышлап тәфсилләп язылган китапларның беренчесе генә түгел. 1999 елда районның 60 еллыгына Комсомол авылы һәм Комсомол районына кергән авылларның елъязмасы”, язылса, аннан соңгы елларда аз тираж белән булса да В. Я. Григорьевның “Район кешеләре” (5 китап) В.Сафьянованың “Чичкан муллалары”, В. Я, Ф.Я..Григорьевларның “Кече Була елгасы башында” Г. Җамалетдиновның Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихына багышланган “Фани дөньяда гамәл бар- җавап юк, бакый дөньяда җавап бар- гамәл юк”. “Тукай авылы тарихы” исемле китаплары дөнья күрәләр. Бу китапларда район тарихына караган байтак сорауларга җавап табарга мөмкин.
|