1 марттан 30 апрельга чаклы Комсомол районында “Яшьләргә сәләмәт яшәү рәвеше” акциясе үткәрелә. Бу акцияне яшьләр арасында пропагандалау йөзеннән Тукай авыл мәхәлләсе иҗтимагый Киңәшмәсе бу башлангычны беренчеләрдән булып күтәреп чыкты.
“Әгәр без яшь буынның сау-сәләмәт булып үсүен, аларның рухи байлыгын тирәнәетүне уйламасак, әгәр аларга ярдәм кулы сузмасак ничек итеп безне алмаштырырга лаеклы буын тәрбияләрбез”. – дигән уй белән Иҗтимагый Киңәшмә әгъзалары 2 март көнне 11 класс укучыларын Канаш районындагы Шигазан авылындагы физкультура-спорт комплексына алып бардылар. Аларны авыл эшмәкәрләре үзләре машинасында алып бардылар.
Балалар да өлкәннәрдә өч сәгать буена төрле спорт уеннары уйнадылар, өстәл теннисы буенча үзара көч сынаштылар, эссе мунчада парланып чыктылар, бассейнда су коендылар. Балаларның шатлыклары йөзләрендә балкып тора иде, чөнки мондый бассейнда аларның беренче мәртәбә генә булулары иде. Балалар да, өлкәннәр дә бик кәнәгать булдылар.
|