Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 18.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » Яңалыклар архивы

Шушы көннәрдә генә авылыбызның горурлыгы булган, даими рәвештә айга ике мәртәбә чыгып килүче “Нурлы иман” газетасының чираттагы 5-нче (2009 елда) дөнья күрде. Газета һәрбер сан кебек вәгазь белән ачыла. Бу санда Нурислам хәзрәтнең “Ачулану” вәгазе кеше ачуланган вакытта нинди гамәлләр кылырга тиешлеге хакында сөйләнә. Сорагыз җавап бирергә тырышырбыз рубикасында Коръәнне хөрмәт итү хакында, “Йәсин” сүрәсе хакында сүз бара. Газета авылда яшәүче уңган-булганнар хакында да язарга онытмый. Бу санда сугыш елларында хезмәт фронтының ачысын-төчесен күргән, җиде бала тәрбияләп үстергән һәм 21 онык, 10 оныкчык әбисе Зәйнәп әби Хайретдинова хакында, гайләдә дүрт бала үсеп һәм барысыда югары белем алган, шуларның өчесе табиб булганнарның берсе- хәзерге вакытта Канаш шәһәрендә яшәүче Гильфанова ( кыз вактта Җамалетдино ... Укырга »

Карап чыгулар: 570 | Дата: 20.03.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   19 мартта Урмай авылы җирлеге составына кергән Тукай авылы мәктәбе бинасында җирлек администрациясенең 2008 ел дәверендә эшләнгән эшләрен барлау буенча хисаб җыелышы булып үтте. Хисабны Урмай авыл җирлеге башлыгы Мизаһид Минсагир улы Зәйнуллин ясады. Ул урамнарны һәм юлларның торышы, авылдагы чисталык, чүп җыю урынын тәртиптә тоту, кайбер яңа урамнарда электричество үткәрү хакында эшнең барышы һәм башка күп кенә сорауларга тукталды. Фикер алышуда ФАП мөдире Г.М. Сафиуллина, авыл клубы мөдире Г.М.Хайретдинова, Тукай авылыннан сайланган район депутаты М.М.Гинәтуллин, район вәкилләре – район авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы И.Х.Миннәтуллин, район баш табибының урынбасары Т.С.Тимергалеева, районның эш белән тәэмин итү бүлеге мөдире Н.В.Антоно ... Укырга »

Теркәлүләр: Картинка 1 ·Картинка 2
Карап чыгулар: 570 | Дата: 20.03.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Татар халкы һәр җирдә дә үзенең уңганлыгын һәм булганлыгын күрсәтергә тырыша. Халкым төрле милләт яшәгән төбәкләрдә дә үзләренең милләтләренә һәрчак туры булып калганлыкларын күрсәтергә омтылып тора. Юк, бу мактану йөзеннән түгел. Ул үзенең милләте белән горурлана белә. Алар ул горурлыкны сабый чактан- әнисенең күкрәк сөте белән ала, алар бу горурлану хисен гаилә тәрбиясендә ала. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Канаш шәһәренең 5 урта мәктәбендә укучылар татар балалары “Алтынчәч” бәйгесе уздырып үзләренең ата-аналарын, яштәшләрен сөендерделәр. Бәйгедә төрле номинацияләрдә көч сынашырга туры килде аларга, алар барысы да милли гореф-гадәтләр, йолалар белән бәйле иде. Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр арасында, әнисе ягыннан тамырлары Тукай авылына килеп бәйләнгән, Энҗе Санзяпова д ... Укырга »

Карап чыгулар: 548 | Дата: 19.03.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

   Безнең әби-бабаларыбыз дөньялыкта кешенең өч туе була дип исәпләгәннәр һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә. Болар- бәби туе, никахлашу туе һәм дөнья белән саубуллашу туе.Шушы туйларның берсендә - никахлашу туенда – кеше турыдан туры катнашучы булганлыктан, аны үткәрүгә аеруча зур игътибар бирелә. Кеше гомеренең бәхет ташы саналган бу тантананы ике як туганнар, таныш-белешләр, дус-ишләр  булдыра алган кадәр  тантаналырак һәм мәңге онытылмаслык итәргә тырышалар. Шуңа күрә, борын-борыннан күп төрле туй йолалары уйлап чыгарган. Мәсәлән, безнең тирә-якта моннан 15 -20 еллар элек олы туй атна-ун көнгә сузылган. Башта карт кодалар кыз ягында өч кич кунып , аннан соң яшьләр өч кич кунып нәсел-нәсәбәдә кунак б ... Укырга »

Карап чыгулар: 1049 | Дата: 15.03.2009 | Абруй: 5.0/4 | Аңлатма (0)

   Быел Чувашстан җирлегендә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү зур күләмдә үтә. Бу бәйрәм 8 март көнне  Комсомол районы Тукай авылында башланып китеп, үзенең дәвамы буларак 9 март көнне Россиядәге иң зур татар авылы  (сан ягыннан икенче) булган Шыгырдан авылында булып үтте. Бу бәйрәмнең үтеше белән “Яңа гасыр” телетапшыруыда видеога төшереп  “Яңалыклар” һәм “Татарлар” тапшыруында күрсәтте.  Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Чувашстан татарлары милли-мәдәнияте автономиясе белән берлектә оештырылган бәйрәм 12 март көнне Чувашстан мәркәзе Чабаксар шәһәренең иң зур мәдәният Сарае булган – чуваш халык ша ... Укырга »

Карап чыгулар: 612 | Дата: 13.03.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   8 Март көнне Байлар Сабасы мәдәният йортында “Мөселман кызы” бәйгесе булып узды. Бәйрәм бик күңелле узды , мәдәният йортына бик куп халык җыелган иде.Шулай ук,бәйгене тамаша кылыр өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов һәм Татарстанның баш казые барчаларыбызга үзенең вәгазләре белән танылган Җәлил хәзрәт Фазлыев та үзләренең хәләл җефетләре белән килгәннәр иде. Көч сынашуда район буенча сайлап алу турында җиңеп чыккан 14 мөслимә катнашты. Тамашаны Ильмира ханым Галимуллина һәм яшь журналистыбыз Айзат Шәймардановлар бик куркәм итеп алып бардылар. Әлбәттә барча бәйгедә катнашучылар да төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
 
Карап чыгулар: 1047 | Дата: 09.03.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

   Традициягә кереп баручы гадәт буенча Тукай авыл мәхәлләсенең иҗтимагый Киңәше, Чувашстан Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте, “Гөлстан” мәдрәсәсе белән берлектә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) нең туган  көннен искә алып 8 март көнне Тукай урта мәктәбе спорт залында балалар “Мәүлид” бәйрәмен уздырды. Өйлә намазыннан соң  намазга җыелган кырыктан артык авылның өлкән буын кешеләре мәктәп ашханәсенә аш мәҗелесенә җыелдылар. Аш мәҗелесен кыска гына кереш сүз белән хаҗи Наил хәзрәт башлап җибәрде һәм ЧҖМДНның казые Сәетзада хәзрәт һәм авыл имамының ярдәмчесе Рифкат агалар Коръән укып дәвам иттеләр. Мәҗелестә Мәүлед бәйрәменең тарихы хакында кыска гына әнгъамә дә булды. Аш мәҗелесеннә ... Укырга »

Карап чыгулар: 1114 | Дата: 08.03.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

   Бүген, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә Россиянең күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның Баш казые вазифасын үтәде. 2006 елдан - республиканың Хөрмәтле казые.
Ул мөселман ... Укырга »

Карап чыгулар: 642 | Дата: 06.03.2009 | Абруй: 4.0/3 | Аңлатма (0)

   Халыкара хатын-кызлары бәйрәме алдыннан Тукай урта мәктәбендә өлкән класс кызлары арасында  “Татар гүзәле – 2009” бәйгесе булып үтте. Бәйгедә  өлкән класслардан 6 кыз катнаша. Алар төрле бәйгеләрдә - җыр һәм бию,”бала” төрү, кунак өстәлен хәзерләү, авыл тарихын белү һ.б. бәйгеләрдә үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Бәйге булгач, аның җиңүчесе дә булырга тиеш инде. Жюри әгъзәләре озак бәхәстән соң бәйгенең җиңүчесе итеп 11 класс укучысы Ләйсән Галимҗановaны таптылар. ... Укырга »

Карап чыгулар: 573 | Дата: 05.03.2009 | Абруй: 4.5/2 | Аңлатма (0)

   Чувашстан Республикасы Министрлар кабинетының 2009 елның 26 февралендә 57 номерлы карары нигезендә Комсомол районыннан бер төркем хезмәткәрләргә “Хезмәт ветераны” исеме бирелде һәм аларга “Хезмәт ветераны”медале тапшырылды. Алар арасында 37 ел укытучы, ә 2001 елдан Тукай урта мәктәбенең директоры  булып эшләүче Әминә Миннәтулла кызы Багаутдинова да бар. Ул мәктәп тормышын төзек һәм тәртиптә алып баруга, укыту-тәрбия эшен кирәкле дәрәҗәдә алып баруга күп көч еуя. Аның тырышлыгы бушка китми. Мәктәп 2008 елда 1000000 сум күләмендә Президент бүләген алуга иреште.

Карап чыгулар: 532 | Дата: 04.03.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

« 1 2 ... 32 33 34 35 36 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz