Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без
моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка
килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аларны гомерләрендәге беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән
котлыйбыз. Мәктәп еллары алар өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсеннәр. Бүген 1 сентябрь
көнне Тукай урта мәктәбенең залында Белем
көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмгә кунаклар, әти-әниләр җыелган иде. Мәктәп коллективын һәм
укучыларны Белем көне белән ветеран укытучы Бәйзә апа, Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзаит Зайнуллин, "Гөлстан”
мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Ямалутдинов, авылның Иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Рәфис Айсын, ООО”Деликат”ның
директоры Әгъзам Шакиров һәм башка кунаклар
тәбрикләде. Мәктәп директоры
Әминә ханым Багаутдинова төрле фән бәйгеләрендә җиңгән укучыларны тәбрикләп, мактау
грамоталары тапшырды.
Кунаклар иҗтимагый киңәшмәсе исеменнән мәктәпкә
волейбол туплары, беренче класс укучыларына истәлекле бүләкләр, Укытучы елы
белән котлап коллективка чәй сервизы тапшырдылар. Кунаклар Иҗтимагый киңәшмәнең Укытучы елы кысасында рәхмәт йөзеннән мәктәбебез укытучыларына һәм ветеран укытучыларга бүләк итеп Казан шәһәренә экскурсия оештырырга карар чыгаруын игълан иттеләр. Ә Айсын Р. һәм Шакиров Ә. шәхсән үзләреннән мәктәп
кирәк-ярагына дип акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Бәйрәмдә төп
игътибар, әлбәттә, беренче сыйныф укучыларына булды. Быел мәктәпнең беренче
сыйныфына 23 укучы килде. Аларны беренче укытучылары Гөлназ Ямалетдинова каршы
алды. Тантана ахырында беренчеләр дә, башка укучылар белән беррәттән, белем
иленә юл тоттылар. Быел беренче дәрес балалар хокукына багышлана.
|