2нче октябрь көнне укытучылар елы һәм көне уңаеннан оештырылган сәяхәткә - мәркәзебез Казанга юл тоттык. Сәяхәтнең максаты: укытучыларны күңелле ял иттерү, Казан шәһәренең истәлекле тарихи урыннары белән таныштыру, күренекле кешеләр белән очрашу иде. Юл чыгымнарын, ашау-эчүне, шәһәр буенча экскурсияне оештыруны, театр карауны – барысын да иҗтимагый киңәшмә үз өстенә алды.
Ике сәгать ярым юл үтеп без Казанга килеп җиттек. Төрле якларга сибелгән милләттәшләребез өчен бу кала рухи мәркәзебез булып тора. «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур», – дип тикмәгә генә әйтмәгән халкыбызның олуг шагыйре. Барлык татарны ниндидер тылсымы белән үзенә тартып тора бу шәһәр. Олы тарихлы Казанның үткәне, андагы истәлекле урыннар белән безне "Азатлык” радиосы журналисты Рәфис Җәмдихан таныштырып барды. Авылыбызның имам-хатыйбы Наил хәзрәт тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде.
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Рәзил Вәлиев белән очрашу күңелләребездә тирән эз калдырды. Чөнки ул ике дистәдән артык китап, дүрт пьеса, йөзләгән җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Рәзил Вәлиев татар халкына кагылган проблемалы күп кенә сорауларга тукталды.
Бу әңгәмәдән соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, шагыйрь, якташыбыз Дамир Гыйсметдин белән очрашуга юл тоттык. Очрашу вакытында ул бүгенге көнгә караган татар дөньясындагы проблемалар турында сөйләде, үзенең шигырьләре, җырлары белән таныштырды. Бигрәк тә, татар теленең киләчәк язмышы турында фикер алыштык. Конгресстан бүләк итеп һәр укытучыга китаплар тапшырылды. Кыска гына вакыт эчендә безнең арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты.
Тамак ялгап алганнан соң без Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә булдык. Гимназиянең директоры белем бирү учреждениесенең бүгенге тормышы һәм эшләре, белем һәм тәрбия бирү процессында кулланган проектлар белән таныштырды. Шулай ук гимназиянең музеенда булдык.
Без тагын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдык. "41нең арбалы хатыннары” дигән спектакль карадык. Анда сугыш елларында хатын-кызлар өлешенә тигән авырлыклар чагылдырыла.
Театрдан соң Кирмән янында төрле төстәге утлар яктыртылган кичке Казанны күзәттек.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Без шул матурлыкка хәйран калып, шул матурлыктан ләззәт алып озак кына карап тордык. Истәлеккә калсын дип фотога да төштек.
Казан каласына сәяхәт "тутыккан” күңелләре яктыртып, йөрәкләрне җилкендереп җибәрде. Әйе, зур канәгатьләнү хисе белән кайттык Казаннан. Безнең күңелләрдә шундый матур мәңге онытылмаслык хатирәләр тудыручы мизгелләр өчен Иҗтимагый киңәшмәгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Ходай сезгә мәрхәмәтлелек, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер бирсен.
|