|
Баш бит » 2011 » Октябрь » 5 » 05-10-11 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
05-10-11 Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! |
15:23 |
Һөнәри бәйрәмнәр арасында Укытучылар көне, мөгаен, иң киң таралганыдыр.Чөнки бу бәйрәмне укытучылар гына түгел, ә алар белән нинди дә булса элемтәдә булган һәр кеше билгеләп үтә. Ә элемтәләрнең барысы да мәктәптән башлана.
Башлангыч мәктәп-урта мәктәп-институт чылбырын үткәндә кеше, ким дигәндә, йөз укытучы белән очраша. Димәк, тулы ышаныч белән укытучы безнең язмышта зур урын алып тора, дип әйтергә мөмкин. Укытучы балага белем бирүче генә түгел, аның шәхесен тәрбияләүгә дә зур өлеш кертүче. Бәлки шуңадыр да әти-әниләр балага мәктәп, уку йортын сайлаганда аеруча сак эш итәләр. Кызганыч, соңгы берничә елда гына да укытучы һөнәренең асылы, аның дәрәҗәсе, хезмәт хакы һәм гомумән укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Кайберәүләр укыту эшеннән баш тарттылар, педагогик белем алып та мәктәпкә эшләргә бармаучылар артканнан-арта бара. Бу мәсьәләләргә һәркемнең үз фикере, үз карашы бар, әлбәттә.
Шуңа да карамастан, көндә иртән торып балабыз мәктәпкә, яисә институтка шул ук укытучылар янына бара, көнен шулар арасында үткәрә, укытучы ярдәме белән белем туплый. Шуңа күрә аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмыйк, аларга исәнлек, саулык эшләрендә сабырлык телик!
Чыганак: Интертат
|
Карап чыгулар: 792 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
|
Всего комментариев: 2 |
|
06.10.2011
Рәхмәт яхшы яктан искә алуыңа!
|
05.10.2011
Хөрмәтле укытучыларым! Сезне шәхсән үземнең исемемнән бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Гомер узган саен үзеңнең укытучыларыңың кадерен аңлый барасың икән ул. Чынлап та, тормышта акны –карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән укытучыларыбыз булуы белән бәхетле мин. Хәреф танырга өйрәтеп, гыйлем дәрьясына чумдырган кешеләребез булуы гел шатлык бирә. Беренче укытучым булган Гөлшат апа хәзер дә һич күңелемнән китми. Инде ветеран укытучыларыбыз булган Гаяз абый, Мөршидә апа, Бәйзә апа, Мәдинә апалар бүген дә барчабызга да тормыш үрнәге булып торалар. Сез өйрәткән гыйлем тормыш барышында гел үзенең кирәклеген исбатлап торды. Сезгә моның өчен тагын бер кат рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә, Аллаһы Раббыбыз Сезгә исәнлек-саулык, тормыш игелеге, балалар бәхете насыйп итсен. Иншалла, авылыбыз, мәктәбебез һәм яшь буын өчен бергәләп тагын да эшләр эшләргә язсын. Бәйрәмегез котлы булсын! Шул ук вакытта, үземә сабак биргән, инде бакыйлыкка киткән укытучыларым Галия апа, Бәвәц, Радик, Рафаил һәм Хөҗҗәт абыйларны да гел яхшы сүз вә дога белән искә аламын. Аллаһ Раббыбыз аларның да урыннарын җәннәттән кылсын. Бүгенге бәйрәмнәр алар рухына бер дога булып ирешсен!
Эчкерсез олы ихтирамым белән Әгъзам Шакиров.
|
|
Яңалыклар календаре |
« Октябрь 2011 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | | |
Copyright Тукай © 2024 |
Сайт управляется системой uCoz | |