Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2012 » Февраль » 6 » 06-02-12 Милләтне, телне саклауда үрнәк авыл.
06-02-12 Милләтне, телне саклауда үрнәк авыл.
22:56

Туган телем, татар телем – бөек тел син!

Анам теле, уем теле – якын бик син!

Байлыкларың, тирәнлегең чиксез синең.

Синең аша ташып чыга хисем минем.

Аңламыйм мин читләшкәнне үз теленнән!

Куштанланып үз халкыннан качучыны!

Урыслаштырып исемнәрен бозучыны!

 Аңламыйм мин туган телен сатучыны!

"Татар мин” – дип әйтәм горур һәрбер җирдә.

Һәм өйрәтәм үз телемә башкаларны.

Яшәсәм дә Чувашстаным җирләрендә,

Яратам мин Казанны да – Баш каланы.

Юк, китмәмен уемда да туган җирдән.

Чуваш илем үземнеке туган көннән.

Тик белегез: мин татармын, татармын мин!

 Телемне дә, халкымны да сатмам Һич тә.

                                   М. Гыйбатдинова (Урмай урта мәктәбе)

      Мин мәктәп укучысы буларак, динебезнең, милләтебезнең, телебезнең киләчәк буынга сакланып калуына практик рәвештә авылыбызда ни эшләнгәнлегенә игътибар итәргә булдым. Без яши торган Тукай авылында мәктәп 1866 елда ачыла, 150 ел дәверендә анда бик күп сабый белем ала һәм тормыш сукмагына чыга. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә 300 бала белем ала. Мәктәп укучылары белән горурланырлыгыбыз да бар, чөнки 2011 елда үткән район олимпиадаларында һәм интелектуаль уеннарда 37 призлы урыннарны безнекеләр алды һәм алар арасында мин 6 фәннән призлы урын алдым һәм ике фәннән республика күләмендә үткәрелгән олипиадаларда катнаштым. Чувашстан мәктәпләрендә белем алучы татар балаларын полиглот балалар дип әйтсәң дә хата булмас , чөнки алар башлангыч класслардан алып дүрт тел өйрәнә (татар, рус, чуваш, инглиз), әле шуның өстенә үзебезнең җирле сөйләм теле - мишәр теле һәм якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар гарәп теле алфавитының серләренә тешенеп, бабаларыбыз укыган китапларны, Коръән китабын да укырга булдыралар. Балалар хәзерге татар теле белән элекке язмаларны чагыштырып татар теленең гаять бай икәнлегенә инаналар. Татар теле гаять бай һәм матур яңгыравыклы тел. Татар телен белгән кеше күп кенә төрки телдә сөйшүче милләтләр белән аралаша ала, шунлыктан да патша Россиясе вакытында аларны төрки телле илләргә илче итеп җибәргәннәр дә инде. Татар теле - бөек Тукай теле белән җир шарындагы күп халыклар кызыга һәм аны өйрәнергә омтылалар. Октябрь инкилабына кадәр нәшер ителгән татар китаплары, аның тарихына кагылышлы күп кенә докуметлар чит ил мирасханәләрендә һәм китапханәләрендә саклана. Шул байлыкларны "үле” байлык итеп сакламау һәм аларны өйрәнү йөзеннән татар телен өйрәнергә күп кенә илләрнең гражданнары Казан югары уку йортларына белем алырга киләләр. Россиядә дә башка милләтләр татар телендә нәшер ителгән әсәрләрне үз телләренә күчерәләр. 2010 елда чуваш язучысы, чыгышы белән Комсомол районының Кыр Энәлесе авылыннан, Валерий Тургай (Воробьев) Г. Тукайның тууына 125 ел тулганда, аны "чувашча өйрәтте " – аның шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә итеп китап итеп чыгарды. Әле татар теленә, милләтебезгә бармак аша караган милләттәшләр бар вакытта башка милләт халыклары (мәсәлән, чуашлар) безгә карата ихтирамлык күрсәтәләр, хәтта очрашкач безне зурлап татарча эндәшәләр һәм "вата-җимерә” булса да татарча сөйләшергә тырышалар. Тукай авылы Шыгырдан һәм Урмай авылларыннан кала Чувашстандагы татар авылларының иң зурысы һәм иң күп халык яшәүче авыл. 2002 һәм 2010 елларда халык санын мәгълүмәтләреннән күренгәнчә,әгәр ил күләмендә халык саны кимүгә барса безнең авылда киресе. Авыл халкы ике халык санын арасында авылда халык саны 1631 дән 1745 кә (торак йортлар саны 414 тән 456 га) җитә. XXI гасырда авылда 322 бала якты дөньяга аваз салган һәм 198 кеше вафат булган. 11 ел дәверендә табигый үсеш уртача һәр елга 11кеше тәшкил итә. Шушы 11 ел эчендә туган балаларга 120 төрле исем бирелгән һәм алар барысы да чын-чын татар һәм шәригать таләпләренә җавап бирерлек исемнәр. Балага матур исем бирү үзе үк милләтнең киләчәге барлыкны күрсәтә. Милләтне юк итүгә китерүче чирләрнең берсе – катнаш никах, ә бу безнең авыл өчен кыргый нәрсә. 2011 елда 22 пар өйләнешүчеләргә никах укыла һәм алар барысы да татар милләтеннән һәм мөселманнар. Башлыча алган вакытта, Тукай авылында тик , ислам динен тотучы, татарлар яши. Милләтне,телне саклауда дин дә төп роль уйный. Авылыбызда ярты гасыр үткәннән соң яңа мәчет сафка баса. 1991 елның август аеннан алып аның манарасыннан биш вакыт намазга азан яңгырый һәм менә 20 ел җәмәгать белән биш вакыт намаз укылып килә. Балаларның күбесе вакыт табып мәдрәсәгә белем тупларга, мәчеткә намазга йөриләр. Алар анда дин нигезләреннән тыш, милли тәрбия, Ватан һәм милләт тарихы, күпмилләтле шартлардагы яшәеш нигезләреннән сабаклар алалар. Мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәдә ел саен җәйге каникуллар вакытында ике сменада Ислам лагеры эшләп килә (малайларга һәм кызларга). Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең эшчәнлегендә яшь буынны ватанпәрвәрлеккә , милләтпәрвәрлеккә һәм сәламәт тормыш алып баруга аеруча басым ясый. Нәзарәтнең "Мәүлид”, җәйге балалар лагерьлары, Шәкертләр бәйрәме кебек зур проектлары шушы юнәлешне максат итеп куя. Инде менә шушы зур эшләргә тагын берсе өстәлде. Ул "Чуашстан мөселман яшьләренең интеллектуаль бәйгесе”.Быел бу бәйгедә Тукай авылы мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе укучыларының "Тукай оныклары” төркеме икенче урынны яулады. Инде ничәмә еллар мәдрәсә каршында эшләп килүче шәкертләр лагере ябылганда төрле уеннар, күңел ачулар белән "Шәкертләр бәйрәме” уздырыла. 2011 елда бу бәйрәм яңа мәчет ачлуның егерме еллыгына багышлап үткәрелде. Бу бәйрәмгә күп кенә төбәкләрдән дин әһелләре һәм галимнәр чакырылган иде. Бәйрәмгә Диния нәзарәтенә караган мәхәлләләрдән укучылар һәм шәкертләр чакырылды. Бәйрәм шундый күңелле һәм файдалы узды, анда төрле атракционнар бар иде, күп төрле бәйгеләр булды. Бәйрәмне уздыруда бөтен авыл халкы матди һәм рухи ярдәмен күрсәтте һәм катнашты. Бу көннең тагын бер үзенчәлеге шунда – булачак мәдрәсә-мәчет нигезенә тамга куеды. Бәйрәмне үткәрергә һәм мәдрәсә нигезенә багышлап авыл халкы исеменнән 8 корбан бугазланды һәм "Тукай паркы” мәйданында зур мәҗелес үтте. Халык бик кәнәгать булды һәм 2012 елда бу бәйрәмне республика балалар Сабантуе итеп үткәрергә дигән карар кабул ителде. Бу бәйрәмнәрне һәм чараларны үткәрүдә мәхәллә кашында эшләп килүче иҗтимагый Киңәшмә зур эшләр башкара. Бу Киңәшмә бик күп файдалы эшләр башкарып килә. 2010 елда октябрь аенда ачылган авыл капкасы ни тора. Авылга килгән һәр кеше авылга аяк басканчы ук капканы һәм моннан мәхәлләнең мәхәббәт мәчет манарасын күреп кенә дә авылның иманлы булуы һәм аның алга таба да яшәеше барлыгын абайлый. Авыл халкы эшләгән эшләрне санап кына чыксаң да күп урын алыр иде һәм алар үзебез шунда яшәгән һәм ул эшләрне башкарган кешегә күренми дә кебек, ә инде читтән килгән кешегә күренә. Чувашстан һәм Татарстан журналистлары боларны күреп төрле матбугат чараларында зур-зур мәкаләләр язалар, даими рәвештә Татарстан "Яңа гасыр” телевидениесеннән күрсәттәләр. Газеталарны укып, телевизордан һәм интернет челтәреннән карап авылдашларыбызның эшләгән эшләренә бөтен дөнья шаһит булды. Танылган журналист, җырчы Флүрә Низамова" Азатлык"ка "Урмай моңы -2011” барышында туган фикерләре белән уртаклашып,. Чуашстан татарларыннан бар татарлар да үрнәк алырга тиеш дип уйлыйм. Мондагы татарларга сокланып шигырь яздым: Татарның затлысы кайда, татарның каймагы кайда? Ул соң биредә икән бит! җырлы моңлы Урмайда. Эшли дә беләсез икән, һәм җырлый да беләсез! Мишәрләр, сез бит татарның, иң алдында киләсез. Күрдем дә Урмай, Тукайны, хайран калдым бу айны. Күрергә язсын ел саен, сезнең гүзәл Урмайны". – диде. Финляндиядән килгән татар җырчысы Җәмилә дә фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашып: " Мине мондагы халык гаҗәпләндерде. Алар бик тәртипле халык булып чыкты. Әйтик, Урмай белән Тукай авылы халкы эчми, тәртипсезләнми, ә биш кат намаз укый. Хатыннары гел яулыктан йөри. Шулай ук хатын-кызлары аш-суга бик оста икән.! Гомумән, бик мул яшиләр". диде . 2012 елның гыйнвар аенда ЧРМДНнең киңәетелгән утырышында мөфти Әлбир хәзрәт Тукай авыл мәхәлләсенең эшен уңай бәяләп башка мәхәлләләргә алардан үрнәк алырга чакыра. Авылыбызда ике мәртәбә булган галим Илдус Әмирхан авыл тәҗрибәсенә таянып ике китап язды. Менә бу кечкенә язмабызда күрсәтелгән мисаллар милләтемнең яшәешен, аның киләчәге барлыгын күрсәтүче мисаллар. Шушы эшләгән эшләр югалып калмасын дип авылның аксакалы Гаязетдин Җамалетдинов аларны бергә җыеп альманах итеп ясый. Әле күптән түгел генә Чувашстан республикасы татар милли- мәдәни мөхтрияте Казанда Бөтендөнья татар конгресында оештырган "Көмеш каләм” бәйгесенең икенче турында җиңүчеләр булып татар милләте өчен янып-киеп йөрүчеләрне күреп кайтып яңа дәртләр алып кайттык.Бу эшне милләт өчен янып–көеп йөрүче Татарстанның һәм Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Гыйбатдинов булды. Фәрит абый үткән ел авылыбызда сәнгать мәктәбе каршында фольклор ансамбле оештырырга булышты һәм җитәрлек күләмдә җиһазлар һәм киемнәр белән тәэмин итте. Төрле милләт халкы арасында яшәүләребезгә карамастан , алдагы көннәрдә дә чын татар булып калуыбызны һәм моның шулай булачагына иманым камил.. Бу кечкенә генә иншамда барын да бөртекләп язу мөмкин түгел, шулай да бу бәйге һәм моннан алда булган бәйгеләр күп темаларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинчелек бирде. Олы абыйларыбыз һәм апаларыбыз бу өлкәдә күп нәрсәне ачыкларга һәм киләчәктә аларны сакларга маяк булып торалар. Алардан үрнәк алып татар милләтенең һәм теленең икенче сорт кына түгеллеген ачык күрәбез. Туган телебездә язган иншаларны укып аңлашабыз, туган телебезнең , милли һәм дини бәйрәмнәребезнең матурлыгын күрәбез. Туган телебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!

 

Комсомол районы Тукай авыл урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Айнур Айрат улы Ямалетдинов

Карап чыгулар: 672 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
10.02.2012
1. тукай кызы [Материал]
Яхшы, содержательно.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz