Яраткан әниебез, әбиебез Шарафутдинова Сәкинә Камалдин кызы!
Котлыйбыз сине 70 яшлек юбилеең белән һәм дөньядагы иң матур, иң изге
теләкләрне телибез! Аллаh Тәгалә сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар,
кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп итсен. Әтиебез, бабабыз белән пар канатлы булып
озын, матур, тыныч гомер кичерегез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Чәчләреңә, әни, чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Аймәт, балаларың, оныкларың һәм ике оныкчыгың.
|