Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2008 » Декабрь » 12 » 12-12-08 Р.З.Закировның бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында чыгышы
12-12-08 Р.З.Закировның бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында чыгышы
16:41

   Газиз милләттәшләр!
   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сезне тарихи ватаныбыз башкаласы Казанда сәламли! Үтеп бара торган елга йомгак ясауга багышланган мондый җыеннар безнең өчен инде күркәм гадәткә әверелде. Чынлап та, татар дөньясының Татарстан белән берлеге, татар халкының бердәмлеге бүген федерация кысаларында гына түгел, дөньякүләм әһәмияткә ия.   Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны, аның мәнфәгатьләрен яклау ихтыяҗыннан туды. Һәм без бертуктаусыз, инде уналты ел шушы эшне алып барабыз. Бәлкем, милли оешмаларның эшчәнлеге кайбер даирәләргә ошап та бетмидер, ләкин һәр кавемнең дөньяда озак яшисе, нәселен дәвам итәсе килә. Халыклар да милли организмга тупланып шундый ук инстинктлар нигезендә яшиләр, бу да үзенә күрә табигый канун. Әмма бүген Русиядә халыкларның милләт булып яшәргә, буыннар чылбырын дәвам итәргә омтылуын, еш кына илне таркату, экстремизм, сепаратизм дип бәяләнә.
  Бөтендөнья татар конгрессының IV съездыннан соң бер ел вакыт узып та китте. Олы җыеннан соңгы вазгыятьне күздән кичереп, шуны әйтергә кирәк: халкыбыз тарихына IV корылтай эшлекле конкрет мәсьәләләрне күтәрүе, аларның чишелеш юлларын күрсәтүе белән кереп калды. Җирле оешмаларда җанлану, күтәренке рух, яңа дәрт белән эшләү чалымнары ачык күренә. Без биредә Саратов, Самара, Екатеринбург, Төмән, Удмуртия, Чуашстан, Башкортостан кебек төбәкләрне һәм республикаларны күз алдында тотабыз. Шул ук вакытта илдәге вазгыятьнең милли тормышка нык тәэсир итүен дә билгеләп үтмичә булмый. Әлеге дә баягы вертикальне ныгыту шартларында федераль үзәктән милли сәясәткә кагылган хәвефле карарлар килеп тора. Без әле милли мәгарифнең хәле уңаеннан тәфсилләп әйтербез – монысы бер яңагыбызга сугу булса, әле генә Дәүләт Думасы тарафыннан Федераль автономияләр турындагы канунга керткән үзгәрешләр проекты икенче яңагыбызга тондыру булды. Бүген бу кануннан 19 матдәне, ягъни милли мохтариятләрне болай да ярым-йорты финанслау турындагы статьяны алып ташларга тәкъдим иткән проект инде җирле парламентлар карамагына төшерелде. Монда сүз , мәсәлән, сабантуйларны һәм башка зур милли-мәдәни чараларны максатчан финанслауны федераль һәм региональ бюджеттан җирле бюджетларга күчерү турында бара. Ә җирле бюджетларның мөмкинлеген сез үзегез яхшы чамалыйсыз. Турысын әйткәндә, Федераль үзәк милләтләр мәнфәгатьләре турында соңгы вакытта хәтта декларатив рәвештә дә сүз алып барудан туктады. Әйтерсең лә, бу проблема илдә бөтенләй юк.
  Акылга сыймый, әле күптән генә түгел Казанда узган мәгариф мәсьәләләренә багышланган гомумрусия киңәшмәсендә федераль министрлык вәкилләре гасырлар буе яшәгән милли мәктәпне “этномобилизация институты” дип гаепләделәр. Соң, халыкларның дөньяда яшәргә хокукын таныйсың икән, аның бөтен яшәеше, буыннан буынга дәвам итүе шул “этномобилизация” бит инде ул! Аның мәгарифе генә түгел, бөтен әдәбияты да, мәдәнияте дә, дине дә, гореф гадәтләре дә, гаилә системасы да милләтне саклауга, яшәтергә юнәлтелгән. Димәк, болары да шул ук этномобилизация чаралары.
  Хәер, татар тарихында төрле заманалар булды, аны кырдылар да, кистеләр дә, чукындырып та маташтылар, әмма халкыбыз сынмады, милләт булып яшәешеннән туктамады. Иманым камил, хәзерге сынаудан да халкыбыз лаеклы чагар, үзенең чын көчен күрсәтер. Әлбәттә, моның өчен бердәм булу мәслихәт.
  Сер түгел, бүген милләт өчен көрәшнең төп мәйданы – мәгариф өлкәсе. Милләтләргә һөҗүм бүген шушы юнәлештән бара. Кызганыч, без моны бик соң аңладык һәм шул сәбәпле нык алдандык. Хәтерлисездер, 2002 елда Русия ил башы БТКның III съезды вәкилләре белән Казан кирмәнендә очрашуда болай диде: “Запрещать изучать родной язык – это полная дурость!” Бу сүзләр безнең йөрәкләргә май булып ятты, чөнки бик дөрес бит алар. Шуннан соң мәгариф тирәсендә сәер уеннар башланды.
  Башта кармакны сай гына салдылар: имеш, мәктәпләребез “татарская школа” урынына “школа с татарским этнокультурным компонентом” дип аталсын. Без беркатлы бит, нинди куркыныч янаганын янә шәйләмәдек. Әйдә, исемен үзгәртүдән милли мәктәп шул ук милли мәктәп булудан туктамас дип, ваемсызлык күрсәттек. Әмма бераздан мәктәп биналарыннан “татар мәктәбе” дип язылган такталарны салдыра башладылар. Монысы, әлбәттә, эчне пошырды, әмма анысын да йотып җибәрдек. Инде менә Русия төбәкләрендә 1нче сыйныфка килгән татар балаларына туган телне укытуны тыйдылар. Җитмәсә, милләткә һөҗүмнең башка тарафлары да пәйда булды. Төбәкләрдә милләттәшләребезгә православие дәресләрен дә көчләп тага башладылар.
  Хәтерегездәдер, мәгариф өлкәсендә шушындый ямьсез күренешләр тарала башлагач, былтыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты август аенда махсус киңәшмә җыйды. Анда бик җитди сөйләшү булды һәм нәтиҗәдә Русия Федерациясе хакимиятләренә безнең мөрәҗәгать кабул ителде. Без аны Президентка да, Федераль хөкүмәткә дә, Федераль җыенның ике палатасына да җибәрдек. Берәр ай узгач мәгариф министрлыгыннан җавап та килде: янәсе, борчылмагыз, законнар – нормативлар кабул иткәндә сезнең ихтыяҗларны да канәгатьләндерербез. Шундый матур сүзләр әйтеп тынычландырдылар ки, күңелләрдә өмет чаткысы янә кабынды. Тагын бер айдан Русия Думасы 309-нчы номерлы Закон кабул итте, ә анда милли мәктәпне яшәтеп килгән региональ компонент бөтенләй юкка чыгарылган. Димәк, бу закон буенча, 2009 елның 1 сентябреннән туган телдә укыту Русия мәктәпләрендә тыялачак. Кызык бит, Рәсәйдә бүген законнарны бик тиз әвәлиләр: бер атнадан ошбу законны ил башы да имзалады. Менә бу инде милләтләр башына күсәк белән ору булды.
  Ә бит Татарстан җитәкчелеге, Дәүләт Советы милли-региональ компоненты саклап калу кирәклеге хакында Дәүләт Думасына үзенең принципиаль мөнәсәбәтен законның проекты каралган чорда ук белдерделәр. Бүген дә бу мөнәсәбәт үзгәрмәде. Әле күптән түгел Казанда булып узган Бөтенрусия киңәшмәсендә Татарстан Президенты чыгышы хакында аерым әйтеп китәргә кирәк. Минтимер Шәймиев мәгариф реформасы бу рәвешчә дәвам итсә, республикада референдум уздырып, Татарстан Конституциясенең кайбер матдәләренә үзгәрешләр кертү кирәклеге турында белдерде. Татарстан президенты сүзләренә караганда, шул ук вакытта Русия Конституциясенә каршы килгән әлеге канунны Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп тикшертүне дә күз алдында тотарга кирәк.
“Без Татарстанда бу уйлап чыгарылган һәм зыянлы проблеманы хәл итми торып, яңа мәгариф стандартларына күчәргә җыенмаячакбыз–”, дип кистереп әйтте президент.
  Безнең президентны хуплап, Башкортостан, Алтай, Коми, Саха вәкилләре дә чыгыш ясады. Ә федераль министр Фурсенко безне вакыйгаларны каралтып күрүдә гаепли башлады. Имеш, канун әле көченә кермәгән, ә республикалар тел югалту турында кычкыралар. Министр мантыйгыннан чыксаң, халыклар телләрен югалткач кына бу проблема турында сөйләргә хаклы. Казаннан киткәч, Фурсенко “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә кабат шушы теманы күтәреп, милли телләрне өйрәнүдә үзгәрешләр кертү буенча планнар юк дип әйтеп ташлаган. Нәрсә бу, Казанга килеп, республикалар вәкилләрен җыеп, киңәшмәләр уздыру театраль тамаша гына булып чыгамы?! Әллә бу милли компонентны бетерүгә каршы ел ярым барган көрәш күзебезгә генә күренгәнме?!
  Милли-региональ компонент мәсьәләсе ул милли мәктәп язмышы гына түгел. Сүз биредә Русиянең милли сәясәте турында бара. Инде ачык күренә: бүген битлекләр ачылды, илнең милли сәясәте бар. Һәм аның төп максаты Русияне бер милләтле, бер динле дәүләт итү.
  Без юкка гына мәгариф мәсьәләсенә шул хәтле игътибар бирмибез, чөнки бу халкыбызның киләчәге турында кайгырту дигән сүз. Ә милли җәмәгатьчелекнең төп максаты – белемле, иманлы яшь буын тәрбияләү. Моны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы яшьләр белән максатчан, эзлекле эш алып бара башлады. Соңгы дүрт елда без яшьләрнең өч форумын уздырдык. Шунысы куанычлы, форумнан форумга яшьләрнең үзаңы, фикерләү дәрәҗәсе, милли рухы артканнан арта бара.
  Күп кенә төбәкләрдә дә яшьләр үзләренең көчләрен, мөмкинлекләрен аңлап, хәрәкәт итә башладылар. Бер Мәскәүдә генә дистәгә якын яшьләр оешмалары эшли. Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Самара, Саратов һәм башка татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Яшьләрнең башлары да яңача эшли, алар көтелмәгән урында яңа идеяләр, яңа алымнар кулланып, халыкны җәлеп итә торган чаралар уздыралар. Мәсәлән, “YZEБEZ» яңа буын хәрәкәте уйлап чыгарган «Мин татарча сөйләшәм”, Татар яшьләре форумы уйлап тапкан “Чәк-Чәк party” акцияләре инде Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап уздырыла башлады. Яшьләр тырышлыгы белән татар музыка сәнгатенә дә яңа агымнар килде. Дөрес, моны бөтен тамашачы кабул итеп бетерми. Әмма, татар җыр сәнгатендә, һичшиксез, эзләнүләр булырга тиеш. Ә инде яшьләребез милли җыр сәнгатенә тартыла икән, димәк киләчәккә өметебез бар әле.
  Шөкер, соңгы елларда татар әдәбиятына да яшь көчләр килә. Бу бигрәк шигъриятьтә нык сизелә. Талантлы яшьләр аралашып, бер казанда кайнашып яшьләр форумы, “Шәрыкъ” клубы тирәсендә тупланып иҗат итәләр. Хәзер инде яшь талантларның исемнәре мәгълүмат чараларында, радио-телевидение дә еш яңгырый.
  Яшьләребезнең дингә тартылуын күреп тә без ихластан куанабыз. Бу, һичшиксез, өметле күренеш. Моңа дәүләт структуралары да игътибар бирә башлады. Алар ярдәме белән Ислам университеты һәм башка уку йортлары уңышлы гына эшләп киләләр.
  Гомумән соңгы елларда Татар конгрессының Ислам диненә кагылышлы мәсьәләләргә игътибары бермә-бер артты. Бу теманы без һәрдаим игътибар үзәгендә тотып киләбез, чөнки динебез бүген милләтне саклый торган фактор буларак кына түгел, ул әле, галимнәр әйтмешли, халыкны берләштерүче институция дә. Конгресс каршында эшләп килүче Дин оешмаларының эшен координацияләү комиссиясен оештыру да дөрес гамәл булып чыкты. Хәзер шактый төбәкләрдә (Чуашстан, Иваново, Нижгар) дин һәм милләт эше үрелеп бара. Андый төбәкләрдә эшнең нәтиҗәсе дә югарырак була.
  Бу уңайдан тагын шуны әйтергә кирәк, заманында мөхтәрәм Тәлгать Таҗетдин тырышлыгы белән башланып киткән Изге Болгар җыены да бүген халкыбызның үз иткән мәртәбәле бәйрәменә әверелеп бара. Бу җыеннарның дистәләгән мең халык катнашында узуы да шуны раслый. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу җыеннарны тагын да камилләштерергә, төрлеләндерергә, баетырга уйлый. Әле күптән түгел генә Татарстан Президенты Согуд Гарәбстанының вәкаләтле илчесен кабул иткәндә әлеге җыенның олы мәгънәгә ия булуын искә алып, шәрыкъ илләренең Русиядәге илчеләрен киләсе елда әлеге чарада катнашырга чакырды. Димәк, республика җитәкчелеге безнең уртак чараның әһәмиятен яхшы аңлый һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Әлбәттә, Болгар җыены хөкүмәтебез ярдәме белән тагын да зур масштабта узар, халыкара җәмәгатьчелектә, һичшиксез, киңрәк яңгыраш табар.
  Безнең фикеребезчә, хөкүмәт бу эшкә алынса, иншалла, Изге Болгар тыюлыгындагы күренешне ямьсезләп торучы йортларны күчерүне дә, җитәрлек санда тәһәрәтханәләр, туклану урыннарын булдыруны да хәл итәргә мөмкинлек туар иде. Бәлки милләттәшләребез күптәннән күтәреп килгән тагын бер мәсьәлә тыюлыкта мәчет төзү эше дә башланып китәр иде. Гомумән, Шәһре Болгарда инфраструктураны яхшырту җитди мәсьәлә булып тора. Бу чаралар халыкара туризмны үстерүгә җитди нигез булыр иде.
  Әлбәттә, без агымдагы елда да мәчетләребездә татар телендә вәгазь укуларга, муллаларны әзерләүгә, кайбер авылларда гыйбадәтханәләрнең ябык торуына игътибар итеп килдек. Әлегә бу юнәлешләрдә мактанырлык үзгәрешләр юк. Димәк, киләчәктә дә без моны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Әле бит бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Төрле төбәкләрдә православие дәресләрен кертү шаукымы кимеми, киресенчә активлаша бара. Конгрессның почтасына килгән хатлар моны ачык күрсәтә. Мондый сәясәткә без, татарлар, мөселманнар тиешле үҗәтлек күрсәтмәсәк, бик зур хилафлык кылыр идек.
  Монда Пенза районының Засечный авылында мөселман җәмәгатьчелегенең, мәктәп директорының һәм Пенза мөфтиятенең принципиальлек һәм үҗәтлек күрсәтеп, православие дәресләрен татар балалары укый торган мәктәпкә керттермәвен уңай мисал дип бәяләргә кирәк. Дин кардәшләребез милли җәмәгатьчелек белән бергә бу канунсыз башбаштаклыкны прокуратура аша хәл итеп, кайбер гаепле түрәләрне җавапка тартуга ирештеләр.
  Православие чиркәве тарафдарларының Самарадагы кайбер мәктәпләрдә чукындыру йоласын төрле милләт балаларына тагулары турында хәбәрләр йөри. Милләт өчен җан атып йөргән Шамил Баһаветдин сүзләренә караганда, ата-аналар бу уңайдан тавыш куптармау ягында торалар икән. Ә бит монда һәр татар, һәр дини һәм милли оешма Пенза өлкәсендәге тәҗрибәне истә тотып, бу фактлар белән эзлекле көрәшергә тиеш! Кыскасы, үрнәкне үзебездән алырга кирәк!
  Татар мәктәпләрен ябу барган чорда без әлеге дә баягы ата-аналар проблемасына килеп терәләбез. Еш кына бу факторны дәлил иттереп шул юнәлештә эшләргә теләмәгән кешеләр күтәреп чыгалар. Гәрчә, күп тапкыр сөйләгәнебез бар: затлы, заманча җиһазландырылган, уңай шартлары булган өч телле милли мәктәп-гимназияләргә ата-аналар балаларын үзләре җитәкләп алып киләләр.
  Менә без быел Мордовиядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышын уздырдык. Милли республикада милли мәктәпләргә караш, кем әйтмешли, почти мәскәүски күзлектән. Мәсәлән, Кривозорье авылындагы урта мәктәп катырак җил иссә ишелеп төшәргә тора. Шактый хәлле Әзүрке авылындагы мәктәп тә манаралары балкып торган күп санлы матур мәчетләр фонында бер үзе моңаеп утыра. Әлбәттә, авылның эш сөючән халкы, үзидарә җитәкчеләре бик теләсәләр әлеге манзараны үзгәртә алырлар иде. Бу уңайдан татар конгрессы җитәкче даирәләр белән дә сөйләшүләр алып барды. Инде искереп беткән татар мәктәпләрен сүтеп, алар урынына яңаларын булдырырга вәгъдәләрне республиканың иң мәртәбәле җитәкчеләре дә бирде. Ләкин, урысча әйтсәк, “воз и ныне там”. Ә менә Удмуртия җитәкчеләре шундый ук мәсьәләгә бөтенләй башкача карадылар. Татар жәмәгатьчелегенең, БТКның гозерен искә алып, җирле хакимиятләр Ижаудагы 6-нчы татар гимназиясен яңарак бинага күчерергә карар кылдылар. Нәтиҗәдә, киләсе елдан әлеге республикада 500 балага исәпләнгән зур татар мәктәбе барлыкка киләчәк. Аңлыйсыздыр, мондый бәхет күктән төшми. Моның өчен үҗәт булырга,”яткан таш астына су акмый” дигән мәкальне истә тотып гел хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин татарлар күпләп яшәгән Ырымбурда, Чиләбедә, Екатеринбурда, Пермьдә, Пензада, Төмәндә мәктәп ачу һаман да татлы хыял булып кына кала.
  Кадерле милләттәшләр! Без хаклы рәвештә халкыбызның бай мәдәнияте белән горурланабыз. Һәм безнең бурыч - әлеге мирасны саклап, аны яңа буыннарга тапшыру. Татар яшәгән төбәкләрдә халык иҗаты чишмәләрен саектырмау йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзешчән коллективларны, һәвәскәр артистларны игътибар үзәгендә тота.
Сез беләсез, төбәкләрдә һәм чит илләрдә бик популяр фестивальләребез яшәп килә , алар арасында “Киев сандугачы”, “Көзге Иртыш моңнары”, “Урмай моңнары”, ”Ак хисләр”, “Таң йолдызы”, “Себер йолдызлары”, “Урал сандугачы” һ.б. Рәшит Ваһапов фестивале дә милли мәдәни тормышыбызның бизәгенә әверелеп килә. Аның төрле төбәкләрдә һәм илләрдә узуы да бу чараның масштаблары киңәюен күрсәтә. Фестиваль кысаларында татар сәхнәсендә яшь, талантлы йолдызлар балкый башлады. Кыскасы, мондый мәдәни чараларның үрнәге гыйбрәтле булды, инде бүген башка төбәкләрдә дә җыр сәнгатенә һәм халык иҗатына багышланган күркәм фестивальләр уза.
  Барыбызда да бик җылы тәэсир калдырган Бөтенрусия фольклор фестивале турында аерым әйтәсе килә. Аның бишеген Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында тирбәтә башладылар. Бу изге эшнең башында Саратовта яшәүче талантлы эшкуарыбыз Эдуард Ганиев тора. Фестивальдә 400-гә якын кешенең катнашуы да һәм җиңүчеләр арасында төрле төбәк вәкилләренең булуы да безне ифрат сөендерде. Димәк, халык җәүһәрләре төрле тарафларга сибелгән булса да, югалмаган, сакланып калган һәм ул мәдәниятебезнең бер нык баганасы булып тора. Милләтебез мирасына үзенчәлек, зур җанлану кертә торган әлеге чара киләсе елда Төмәндә узачак. Һәм без мондый күркәм бәйгене милли учагыбыз кебек сүндермичә һәр елны үткәреп барырга телибез.
  Шундый ук үзенчәлекле зур бәйге булып “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы өметле күренә. Ул талантлы җырчыларны һәм инструменталь башкаручыларны үстерү, аларның осталыкларын арттыру, татар эстрадасына яңа исемнәр алып килүгә юнәлтелгән. Конкурсның оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәният Фонды, “Салават” эстрада театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе. Әлеге фестиваль татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә узачак.
  Әйе, татар халкының профессиональ сәнгате Казанда, Татарстанда яши. Ләкин талантларга бай татар дөньясы чишмәләре сәнгать дәрьясын тулыландырып тормаса, мәдәниятебез үсә алмас иде. Бу җәһәттән Татарстандагы профессиональ коллективларны гастрольләргә йөртү мәсьәләсе бик кискен тора. Аларның күбесенең татар төбәкләренә бару мөмкинлеге бик нык чикләнгән. Татар дөньясы гел аралашып яшәргә тиеш. Монда мәдәният министрлыгы, эшмәкәрләр ярдәменнән башка булмый. Мәдәният хәрәкәте ике яктан булса, бу барыбыз өчен дә отышлы. Төбәкләр тарихи ватаныбызга килергә гел ашкынып торалар. Бигрәк тә иҗат коллективлары өчен мондый сәфәрләр зур мәгънәгә ия. Әле күптән түгел генә Казанда Пермь краеннан Барда районы делегациясе килеп безне шаккаттырып китте. Йөздән артык кеше туплаган делегациядә хакимият вәкилләре дә эшмәкәрләр дә, үзешчән сәнгать коллективлары да бар иде. Алар эшлекле сөйләшүләр дә, зыялылар белән очрашулар да, зур концерт та уздырдылар. Казанда Пермь татарлары көннәре дип аталган бу мәгънәле программаны күреп, без мондый күркәм чараларны гамәлгә кертергә дигән фикергә килдек. Татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдән елына 2-3 делегация җитди әзерләнеп, Казанга килсәләр, һәм шундый көннәр уздырсалар бу бик игелекле, күркәм гамәл булыр иде.
Соңгы елларда төбәкләрдә “Фәезханов укулары” (Түбән Новгород өлкәсе), “Хансөяр укулары” (Ульян өлкәсе, Кулатка районы), “Зәнкиев, Сөләйманов, Тумашева укулары” (Төмән өлкәсе), Искәр җыены (Тобольскийдә), “Шыгырдан укулары” (Чуашстан Республикасы) фәнни-гамәли конференцияләр рәвешендә узалар һәм милләтебезнең тарихын, мәдәниятен өйрәнүдә, халыкка җиткерүдә, милләтне берләштерү, агарту эшендә бик кирәкле вә мәгънәле чара булып торалар.
  Кадерле иптәшләр!
  Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты өчен халыкара эшчәнлек төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Һәм бу эшчәнлекнең әһәмияте артканнан арта гына бара. Бүген чит илләрдәге татар диаспорасының саны 2 миллионга якын кешене тәшкил итә, бу зур көч һәм мөһим фактор. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге, беренче нәүбәттә президент М.Ш.Шәймиев, моны тирән аңлап, мәсьәләне даими игътибарда тота. Юкка гына, Татарстан президентының соңгы юлламасында “Татарстанны бүген татар дөньясыннан аерым күзаллау мөмкин түгел”, - дип әйтелмәгән. Федераль хакимиятләр дә соңгы вакытта татар факторының халыкара әһәмияткә ия булуын таный. Моның дәлиле - май аенда Казанда уздырылган Русия ватандашлары берлегенең Координацион шурасы утырышы. Анда Алмания, Казакъстан, Украина, Үзбәкстан, Беларусь һәм башка илләрдәге татар оешмалары вәкилләре катнашты.
  2008 елның апрелендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең күчмә утырышын Украина башкаласы Киевта уздырды. Әлеге утырыш “Туган тел” Украина татар җәмгыятенең унъеллыгына багышланган иде. Форсаттан файдаланып, без юбилейдан тыш бик җитди сөйләшү дә үткәрдек. Сез беләсез, Украина башкаласында “Татар йорты” дигән милли-мәдәни үзәк уңышлы эшләп килә. Бу барыбыз өчен дә матур үрнәк.
  Шөкер, безнең чит илләрдәге милләттәшләребез җирле шартларга яраклашып, андагы хакимиятләр белән аңлашып яши беләләр. Бу уңайдан Украина, Казакъстан, Әзербайҗан, Балтия илләрендәге татар оешмаларын атап була. Ерак чит илләрне алганда, Төркия, Финляндия, Австралия, Алмания оешмаларының абруйлары югары. Мисал өчен, “Исламия” Финляндия татарлары җәмгыятенә шәрәфле кунаклар еш килеп тора. Әгәр былтыр мәхәллә бинасына кунакка ил башы Тарья Халлонен килгән булса, быел татар җәмәгатьчелеге белән Төркия президенты Абдулла Гөл очрашты һәм бу халыкара мәгълүмат чараларында да киң яңгыраш тапты.
  Әйтергә кирәк, якын чит илләрдә яшәгән күпсанлы татар диаспорасының манзарасы чуарлы. Әйтик, Казакъстан республикасы татар оешмалары дәртләнеп эшли, аларның тормышы кайнап тора. Бер елдан артык республика татар ассоциациясен Тәүфыйк әфәнде Кәримов җитәкләп килә. Бер генә мисал: бу илдә һәр елны 16 өлкәдә сабантуйлар уздырыла. Һәм шунысы мөһим: һәр елны өлкәләр чиратлашып үз башкалаларында мәркәзи сабантуй үткәрәләр. Казакъстан татарлары лидеры хакимиятләр белән дә уртак тел таба белә, андагы Татарстан вәкилчелеге (И.Тарханов) белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай булырга тиеш тә, чөнки без барыбыз да бер җепкә бәйләнгән, татар мәнфәгатенә хезмәт итәбез.
  Ә менә күрше Үзбәкстанда татарлар саны тагын да күбрәк, ләкин милли тормыш бер күпме җанлануга карамастан, биредәге милли оешмаларның эшчәнлеге Казакъстандагы кебек мактанырлык түгел әле. Ә бит биредә бик өметле, милли җанлы яшьләр байтак – без аларны форумнарда күрәбез. Ләкин милли оешма җитәкчелегендә ул яшь йөрәкләр нишләптер бик аз күренәләр. Берәр чара уздыра башласак, якын чит илләрдән, гадәттә, берүк олы яшьтәге кешеләр килә.
  Кайбер илләрдә милләттәшләребезнең таркау булуы, бер-берсенә ярдәм итү урынына низаглашып йөрүләре дә безне бик борчый. Мәсәлән, Беларусьта ел саен үткәреп килгән Сабан туен быел уздыра алмадык. Ә Кыргызстанда матур гына эшләп килгән “Туган тел” җәмгыятенең ике оешмага бүленүен берничек тә аңлап булмый. Нәтиҗәдә ике оешма, җирле татарларны бүлгәләп, Бишкәктә ике ел рәттән икешәр сабантуе уздыралар. Әйе, кайбер милләттәшләребез “демократия шартларында оешмаларның күп булуы зыянлы түгел дип” акыл саталар. Ләкин бу очракта санның сыйфатка күчүе бик шикле. Чөнки мондый шартларда рәсми структуралар өчен дә, безнең өчен дә “кем белән эшләргә?” дигән сорау туа. Һәм иң аянычы, хакимият вәкилләрендә үзара тарткалашуны күреп “боларның берсе белән дә эшләргә кирәкми” дигән фикер кала. Менә шуны истән чыгармаска иде.
  Мәгълүм ки, соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче яшьләребезне республика югары уку йортларына кертү белән бик нык шөгыльләнә. Алты ел дәвамында Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800гә якын яшь милләттәшебез Татарстан югары уку йортларына керделәр. Елдан ел бу эш камилләшә бара. Русия мәгариф министрлыгы, шөкер, бу очракта ярдәмен дә күрсәтеп килә. Республикабызның тырышлыгы аркасында хәзер имтиханнар милләттәшләребез яшәгән илләрдә безнең мөгаллимнәр тарафыннан кабул ителә. Әлбәттә, бу татар гаиләләренә матди яктан зур ярдәм булып тора. БТК Башкарма комитеты да әлеге эшне игътибар үзәгендә тотарга тырыша. Шулай ук Башкарма комитет читтән килгән студентлар белән даими элемтәдә тора, аларны милли чараларда катнаштыра. Әйтергә кирәк, әлеге яшьләр үзләре дә конгресс эшчәнлегендә актив катнашалар. Шунысы куанычлы, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. БТК Башкарма комитеты һәр елны читтән килгән татар студентларының җыенын уздыра, бу инде бер күркәм традициягә әверелде.
  Форсаттан файдаланып, бу эштә булган җитешсезлекләр турында да әйтеп үтәргә телим. Гомуми саннар матур күренсә дә, без әле хөкүмәт биргән мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмыйбыз. Һәр елны искәртеп килүгә карамастан, җирле оешмаларыбыз бирелгән квоталарны тулысынча тутыралмыйлар. Бу бер. Икенчедән, урыннарда татар оешмалары һәм гаиләләренә яшьләр белән даими рәвештә тәрбия эше алып барырга кирәк. Әйтик, шул ук юристлар, экономистлар хәзер атлаган саен. Ә күп кенә төбәкләрдә хәтта якшәмбе мәктәпләренә, мәгълүмат чараларына, мәдәният учакларына татар телен тиешле дәрәҗәдә белгән кеше таба алмыйлар. Шул ук вакытта татар теле, тарих һәм башка гуманитар факультетларда абитуриентлар кытлыгы. Елап конгресска мөрәҗәгать итү урынына, алдан ук тиешле чарасын күрергә кирәк. Мәсәлән, укытучылар кирәк икән, балаларыгызны Казанга укырга җибәрегез.
  Әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә бүген дистанцион ысул белән укыту бик өметле күренә. Казан дәүләт университетында моның матур өлгесе дә булдырылды. Шушы көннәрдә, мәсәлән, йөзгә якын татар укучысы КДУ тарафыннан уздырылган олимпиадада катнашты. Бу олимпиада ун фәннән, шул исәптән татар теленнән дә уздырылды. Бүген инде компьютер, интернет һәр гаиләдә диярлек бар. Димәк, милләттәшләребезгә читтә яшәп, тарихи ватаннары белән элемтәдә торырга да, кирәкле белем алырга да мөмкинчелек ачыла.
  Мөхтәрәм милләттәшләр! Башкортостан Республикасындагы татарларның хәле турында узган съездда да, башка чараларда да күп сөйләдек. Ләкин монда үзебезне дә, Башкортостандагы татар җәмгыятьләрен дә тәнкыйть итәрлек урын бар әле. Башкорт корылтае һәм Татар конгрессы арасында бу кыска дәвердә хезмәттәшлек җепләрен сузып, ныгыта башладык, хәтта мәгариф мәсьәләләре буенча уртак белдерүләр дә кабул иттек. Шул ук вакытта БТК Башкарма комитеты Башкортостан хакимиятләре белән дә сөйләшүләрне башлап җибәрде. Без моны дөрес дип табабыз. Кем әйтмешли, иң начар солых – сугыштан яхшырак. Ләкин Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән аңлашып, бергәләшеп хәрәкәт итәбез дип әйтергә иртәрәк әле. Ә бит сүз Башкортстандагы миллионнан артык милләттәшләребезнең халәте турында бара. Быел Башкортостан хакимиятләре андагы татарларның съездын уздырырга вәгъдә иткәннәр иде. Кызганыч, әлегә бу чара узмады. Әлбәттә, корылтай уздырып, яңа җитәкчелек белән уртак тел табып эшләсәләр Башкортостан җитәкчеләре дә күп санлы милләттәшләребездә өмет уятырлар, ике тугандаш халыкның аңлашып яшәвенә нигез салырлар иде.
  Халык санын алуга килгәндә безгә үзебезгә нык уйлап, акыллы хәрәкәт итәргә кирәк. Милли оешмаларыбыз үзләре яшәгән авылларда һәм шәһәрләрдә татарлар исәбен алсыннар иде. Хәер, алга карап эш йөрткән җәмгыятьләребездә андый мәгълүматлар тупланган булырга тиеш.
Без бу эшкә битараф кала алмыйбыз, бигрәк тә 2010 елга билгеләнгән халык санын алу кампаниясе алдыннан. Узган еллардагы хәлләр кабатланмас өчен, без моңа алдан ук әзерләнеп, җитди чаралар күрергә тиеш. Әйтергә кирәк, әлеге проблема башка төбәкләрдә дә бик мөһим тора. Унынчы ел ерак әле дип, кулны кушырып утырырга һич ярамый. Монда җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек итү, татар гаиләләре, укучы балалар, хатын-кызлар, кыскасы, татарның барлык катламнары белән дә тыгыз эшләү мәслихәт. Акыллы чаралар, һичшиксез, узган кампаниядәге югалтуларны кабатламаска форсат бирә.
  Мәгълүм ки, узган хисап чорында Татар конгрессы Идел-Урал халыклары милли оешмалары җитәкчеләренең координацион Шурасын төзеп, бу җирлектә яшәгән һәм һәр милләтне борчый торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүне уздыра алды. Ассоциациягә кергән оешма җитәкчеләре үзләренең белдерүендә, беренче чиратта, милли мәгариф мәсьәләләрен күтәреп чыктылар. Минемчә, федератив илдә мондый ассоциация кирәк һәм без аның эшендә актив катнашырбыз дип уйлыйм.
  Башкарган эшләр байтак һәм сез алар турында комиссияләрдә фикер алышкансыздыр. Әле минем чыгыштан соң сез үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырсыз. Тагын бер фикерне ассызыклап үтәсем килә. Без бик зур тырышлыклар күрсәтеп, Галимнәр форумын, Авыллар ассоциациясен, Гаилә фондын һәм башка структуралар оештырдык. Ләкин әллә игътибар җитмәгәнгә, әллә көндәлек эшләр белән мавыгып, кул тимәгәнгә без әле бу оешмаларыбызның нәтиҗәле, дәвамлы эшләп китүләренә ирешә алмадык. Әлбәттә, болар бер көнлек кенә кампания түгел һәм монда һәрберебезгә җигелеп эшләргә кирәк.
  Без бүген авыз тутырып сөйли алабыз: төбәкләрдә милләткә таяныч булырлык эшмәкәрләребез үсеп чыкты. Аларның исемнәре, күркәм эшләре күпләрегезгә мәгълүм. Быел гына да Ханты-Мансийскта, Мәскәүдә Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды. Милли җәмәгатьчелек, эшкуарлар, татар халкы өчен күп игелекле эшләр башкарган губернатор Сергей Морозов тырышлыгы белән Ульянда Татар мәдәни үзәге ачылды һәм Кол Галигә һәйкәл куелды.
  Тагын бер күркәм гамәлне – Казан шәһәренең Әчтерханда Ак мәчетне торгызуы хакында аерым әйтеп үтәсе килә. Башкалабыз мэры тырышлыгы белән борынгы Казан тарихи Әчтерханда яшәүче мөселманнарга искиткеч һәдия кылды. Бу бит, җәмәгать, бүгенге кырыс шартларда башкарган эшләр!
  Илдәге хәлләр, җәелеп барган финанс кризис милләтнең икътисади халәтенә игътибарны арттыруны сорый. Дөрес, халкыбыз эштән курыкмый. Гомер-гомергә татар шахталарга төшеп, корыч кайнатып, урман кисеп, иген игеп, маңгай тирен түгеп иң авыр эшләр башкарган. Әмма арабызда Акчуриннар, Хөсәеневләр, Рәмиевләр кебек, үзләренең химаячел гамәлләре белән милләт тарихында тирән эз калдырган зур эшмәкәрләр дә бар. XIX йөздән XX гасырга күчкәндә алар татарның мәдәни үсешен, милли яңарышын тәэмин итә алганнар, мәктәп-мәдрәсәләр, милли басмалар, китапханәләр ачып үз хисапларына тотканнар.
  Шөкер, бүген дә эшлекле милләттәшләр чишмәсе саекмаган. Кайсы төбәккә барма, анда эшмәкәр татарларны очратырсың. Аерым урыннарда алар татар бизнесменнары клубларын корып, хезмәттәшлек, ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен дә җайга салганнар. Бу бик өметле күренеш. Гомумән, икътисади кризис шартларында милләттәшләребез бер-берсенә аеруча дикъкатьле, миһербанлы булсыннар иде. Халкыбызның гасырлар буе оешып килгән яшәү рәвеше бит иманга, эш сөючәнлеккә, ярдәмләшүгә корылган. Тырыш, әхлаклы, аек вә зирәк татар кешесе, минемчә, бүгенге конкуренция шартларында югалып калырга тиеш түгел. Тарихтан билгеле, XX гасыр башында татарлар укмашып яшәгән урыннарда мөселманнарның ярдәмләшү, хәйрия оешмалары киң таралган булган. Бүген дә әлеге, заманча әйтсәк, формат милләттәшләребезгә файдалы булыр иде. Кризис шартларында, эшсезлек арткан чорда мөстәкыйль хәрәкәт итә белү бик мөһим. Бүген кайбер илләрдә микрокредит дигән ысул киң җәелеп килә. Без татарларга да, моны өйрәнеп, үз файдасыбызга кулланырга кирәк. Бәлки бу эшне мөселман мәхәлләләрендә, мәчетләр каршында оештырып карарга кирәктер.
  Тагын бер җитди мәсьәлә – ул татар дөньясының Татарстан белән икътисади хезмәттәшлеге. Минем фикеремчә, әлегә бу өлкәдә халкыбызның чын потенциалы бик аз файдаланыла. Әйтик, еш кына хәлле эшлекле милләттәшләребез читтә торып Татарстан сәнәгатенә инвестицияләр кертергә әзер. Чынлап та, бу бит бик күркәм күренеш, мондый изге теләкләргә, югыйсә, юл ачарга, аны системага салырга гына кирәк.
  Кызганыч, әлеге эшләрдә бюрократия галәмәтләре дә бик нык комачаулый. Моннан сигез ел элек без Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дигән җыеннар уздыра башладык. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак төбәкләрдә “Татарстан сәүдә йортлары” оешып, уңышлы гына эшләп киттеләр. Әлеге җыеннар, ел саен узып, эшлекле милләттәшләребезгә республика белән файдалы элемтәләр корырга ярдәм итте. Әмма былтыр министрлыкның җитәкчелеге алышынгач вазгыять үзгәрде. Безнең матур гына эшләп килгән эшмәкәрләр җыены былтыр узмыйча калды. Быелгысын да бик зур авырлыклар аша оештырабыз.
Безнең күпьеллык тәҗрибәбез шуны күрсәтә: мондый эшләрне фәкать милләт җанлы, булдыклы, белемле кешеләр генә алып бара ала. Татарстан хөкүмәте бу эшкә зур игътибар бирүгә карамастан, министрлык әлеге юнәлешне алып баручы структураны ни сәбәпледер кыскартып куйды.
  Чыгышымның ахырында игътибарыгызны тагын бер мөһим мәсәьләгә юнәлтергә телим. Бүгенге Рәсәйдә төп проблемаларның берсе – ул җир һәм милек мәсьәләсе. Бүген җир үзе – милек. Безгә әле моны аңлау җитми. Ә бит җирсез халык – бәхетсез халык. Урысча әйтсәк, ул население. Җирдә төзелгән бина – күчемсез милек. Җиргә, милеккә ия булган милләт беркайчан да юкка чыкмас. Илдә барган кырыс шартларда бу хакта җитди уйланып, реаль гамәлләр башкарырга кирәк Бу бүген безнең стратегик мәсьәләләребезнең берсе булырга тиеш. Һәм ошбу юнәлештә һәр татар, кайда яшәвенә карамастан, тырышып, җиде кат тир салып эшләргә тиеш. Тырышкан – ташка кадак каккан, ди халкыбыз. Иманым камил, милек хуҗалары берләшеп, үзләре өчен дә, милләт өчен дә бик күп файдалы эшләр башкара ала. Татар кешесе кайда гына яшәмәсен, шәһәрдәме, авылдамы, җиргә хуҗа булырга омтылырга тиеш. Шәһәр шартларында оешма булып теркәлгәнсең икән, законнарга таянып җир алырга тырыш. Хакимиятләрнең моңа каршы торуы сылтау була алмый. Җирләре булган татар җәмгыятьләре мәчетен дә, мәктәбен дә, мәдәният үзәген дә төзи ала. Безнең күп кенә оешмаларыбыз моны аңлап эш йөртәләр. Нәкъ шулай булганда гына без игелекле максатларыбызга ирешә алабыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Карап чыгулар: 1264 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.3/3 |
Всего комментариев: 1
05.12.2012
1. Идрисов Рустам [Материал]
Рәфис Кашапов, Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе:

– Дөньяда тарихи гаделсезлекләргә дучар ителгән халыклар, дәүләтләр булган. XX гасырда андый халыклар, дәүләтләренең күпчелеге башка дәүләтләрнең тискәре йогынтысыннан котылып, бәйсез дәүләтләр булып яши башладылар. Озак еллар бәйсезлек өчен көрәшкән Фәләстин халкы да ниһаять бәйсезлек алды, без аларны зур тарихи җиңүләре белән котлыйбыз! Иншаллаһ, без татарлар да азат булырбыз!

Каталония, Ирландия, Квебек халыклары да референдум үткәреп үз теләкләренә ирешерләр. Америка континентының төп җирле халкы (индеецлар) Америка гражданлыгыннан баш тартып, үзләренең тарихи җирләрен кире кайтаруны таләп итәләр, үзләренең бәйсез дәүләтләрен төзүне максат итеп куялар.

Инде хәзер ”халыклар төрмәсе” дигән яманаты чыккан Русия империясенә тукталыйк. 1552 елны Явыз Иван башкисәрләре, үтерергә, көчләргә, әби-бабаларыбызның җәннәтәгедәй җирләрен басып алырга килгәнче, татар халкы һәм урыс халкы сан буенча 5әр миллион булган.

Бүгенгесе көндә безнең татар халкы шул ук 5 миллион чамасы, ә урыс халкы 100 миллионнан артып киткән. Сәбәпләренә килгәндә, коллыкта, хокуксыз, гаделсез шартларда яшәвенең нәтиҗәсе бу. Икенче төрле итеп әйткәндә 460 елга сузылган геноцид нәтиҗәсе.
Бүгенгесе көндә дә яшәешебез бердә мактанырлык түгел. Республикабызга, уку – укыту системасына басым елдан – ел көчәя бара. Хәтта тиран Сталин заманнарында да уку – укыту системасында татарча укытуларга чикләүләр кертелмәде. Динебезгә, мөселманнарга һөҗүмнәрне, террорчылыкта, экстремизмда гаепләп йөзләгән яшь мөселманнарны бер гаепсезгә себергә төрмәләргә озатуларны да геноцидның дәвамы диеп кенә атарга була.

Безнең халык халыклар төрмәсенә үз теләге белән кермәде, җирләребез вәхшиләрчә басып алынды, халкыбызның яшәеше тоташ мәхшәргә әйләнде. Гомумән озын сүзнең кыскасы шул, әгәр дә без милләт булып, мөселманнар булып исән калырга телибез икән, безгә кичекмәстән үзебезнең тарихи гаделсезлекләр заманында югалткан дәүләтчелегебезне торгызып, бәйсез дәүләт булып яшәргә кирәк.

Бөтендөнья Татар Конгрессы делегатлары, безгә инде референдум үткәреп торасы юк. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум үз көчендә. Татарстан халкының 64,1%ы без халыкара хокук субъекты булырга риза диеп тавыш бирде. Без татарлар, берничә миллион халыкның ышанычын акларга тиешбез!

Татар дәүләт тоткан бөек халык, бәйсез дәүләттә яшәргә аның тулы хохукы бар, XXI гасырда кешелек җәмгыяте коллыктан тулысынча азат булыр иншаллаһ!

Безне аптыратканы шул, ни өчен Татар Конгрессында милли хәрәкәт вәкилләре юк диярлек, әллә делегатларга квотаны Мәскәү кремле бирәме?

Бу мөрәҗәгать 3 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы шәһәре бүлеге җыелышында бертавыштан хупланды.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Декабрь 2008  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz