Яхшы кеше аз гына яшәп безнең арадан мәңгегә аерылып китсә дә, аның хакында яхшы яктан сагынып сөйләргә күп нәрсә кала. Менә шундыйларның берсе – физик тәрбия укытучысы Госман Гомәр улы Гибатдинов. Ул мәктәптә дистә еллап кына эшләсә дә, үзе эшләгән чорда байтак кына файдалы эшләр эшләп калдырырга өлгерде. Менә инде ничә еллар аның якты истәлеген искә алып март аеның соңгы көннәрендә аның призын яулап алу өчен волейбол буенча район күләмендә турнир үткәрәбез. Быел да 28 мартта Тукай урта мәктәбе спортзалында аның истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры булып үтте. Монда Тукай (2 команда), Урмай (2 команда), Комсомол, Шырттан барлыгы алты команда катнашты. Бәйгегә Госманның кызы Зөхрә (7 класста укый), әтисе, туганнары, классташлары, элекке хезмәттәшләре, укучылары да бар иде. Турнирны Коръән сүрәләре укып авылның имам-хатыбы Наил хәзрәт
...
Укырга »