Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 25.09.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 21 » 21-01-12 Ркаил Зәйдулла: "Татар телен ана теле дип әйтергә тел әйләнми"
21-01-12 Ркаил Зәйдулла: "Татар телен ана теле дип әйтергә тел әйләнми"
10:40

   Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә ТР Композиторлар берлеге бинасында булырга тиеш иде. Язучыларның бер өлеше хәзер шушында "яши" бит. Ркаил абый бүлмәсенә керә-керешкә үк бу вәзгыятькә карата фикерен "бер җимеректән качып икенчесенә каптык" дип усал гына әйтеп куйды. Менә шундый бер караганда усал, икенче караганда юаш, ипле генә җавапларында да төртке, чеметкеләр кыстыра торган шагыйрь ул.

   – Ркаил абый, сүзне "Шул булды эш..." драмасыннан башлыйк әле. Аны Тукайны заманга эшләтү омтылышы дип бәяләсәк, килешәсезме?

   – Аның турында каләм әһелләре арасында төрле сүзләр булды. Кемдер Ркаил Тукайны үз кимәленә төшергән диде. Ләкин хикмәт менә нәрсәдә: һәркем Тукайны үзенчә күз алдына китерә. Мин менә "Кемгәдер ул сабый, миңа абый" дигән шигырь юлларын яшь чагымда ук язып куйганмын. Чыннан да, егерме яшьлек егеткә Тукай абый бит инде. Аннары Тукай яшенә җитәсең. Равил Фәйзуллинның "Тукай яшен узып барам, кылган эшкә баксаң, оятрак" дигән юллары бар. Һәркем Тукай яшен узганда ирексездән иҗатын Тукай иҗаты белән чагыштырып карый. Әлбәттә, бу чагыштыру Тукай файдасына дип уйлыйм мин. Ничек кенә итмә, Тукай татар халкының символына әверелгән. Ул – татарның рухы, җан тибрәнеше. Гомумән, егерменче гасырда татар әдәбияты гына түгел, татар дөньясы да Тукай йолдызлыгы астында яшәде. Тукай әсәрләрендә төрле чорны күреп була. Юкса шактый вакыт үткән, ә ул әле һаман актуаль. Шуңа күрә мин әсәрдә шагыйрьнең һаман да безнең белән янәшәдә икәнен әйтергә теләдем. Чөнки заманалар үзгәреп, без янә капитализм системасына кайтып төшкәч, Тукайның язганнары тагын да яңа яклары белән ачылып китте. Без әле аның публицистикасын бик аңлап бетермәгән дә булганбыз икән. Хәзер нәкъ Тукай заманындагыча үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан байлар, динне үзенең максатларында файдаланган руханиларны күрәбез. Җыеп әйткәндә, әсәрдә бүгенге дөньяны Тукай сүзе аша, Тукай күзе аша карарга омтылыш ясалды.

– Тарихи шәхесләрне заманга эшләтү дигәннән, "Үлеп яратты" пьесасын да шушы кимәлдән дип әйтеп буламы?

   – Теләсә нинди тарихи әсәр ул язучы өчен бүгенге вәзгыятьне тасвирлаганда фон булып тора. Чыннан да, Мөхлисә Бубый турында күптән язарга җыенып йөри идем. Чөнки архивта Диния нәзарәтендә хөкем ителгән төркемнең төрмәдәге документлары табылды. Алар нигезендә Мөхлисә Бубый гаепләү кәгазенә кул куймаган бердәнбер кеше булып кала. Белмим, аның сәбәбе нәрсәдә булгандыр. Мин, әлбәттә, гаеплемен дип кул куйган кешеләрне дә аңлыйм. Мораль яктан, физик яктан шулкадәр җәзалауга кеше түзә алмый, аның мөмкинлекләре чиксез түгел. Ә бит яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә хатын-кызлар ир-атка караганда зәгыйфьрәк җан булып исәпләнә. Әмма Алла хатын-кызны чыдамрак, түземрәк җан иясе итеп яратканы бүген галимнәр тарафыннан расланды инде. Чөнки хатын-кыз буыннар чылбырын тоташтыручы. Шуңа күрә хатын-кызга сабырлык, түземлек, бәлки усаллык та күбрәк салынгандыр. Бүген без милләтенә, диненә соңгы сулышына кадәр тугры калган татар хатын-кызы образына сусадык. Чөнки яшерен-батырын түгел, хәзерге татар хатын-кызларының күбесендә нигилизм, меркантильлек сизелә. Ана теле дибез без, ләкин телебезне ана теле дип атарга кайчагында тел дә әйләнми. Укыту мәсьәләсендә татар теле нигә кирәк ул, ындыр артына чыгу белән аның әһәмияте бетә, дип әйтүчеләрнең күбесе хатын-кызлар бит. Чыннан да, әгәр безнең ике миллион халык, бу инде татарның яртысы дигән сүз, татар телен белми икән, бу – иң беренче нәүбәттә безнең хатын-кызларыбызның гаебе. Ничек кенә карама, баласын, оныкларын милли рухта тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә йөкләнгән. Калага оныклары янына күчеп килгән әби оныклары белән вата-җимерә рус телендә сөйләшкәнен күргәч, көләсе дә, елыйсы да килә. Өйрәтәсе урында, ул киресен эшли. Бездә шундый бер ялган фикер яшәп килә: рус телен белсәң генә кеше булып була. Моннан да ахмак ышануның булуы мөмкин түгел. Рус телен белеп кенә һәрбер кеше министр булса, һәрбер рус түрә булыр, шахтада эшләмәс, көтү көтмәс иде. Шуңа күрә Мөхлисә Бубый турындагы пьесаны хатын-кызларга гыйбрәт өчен яздым.

 – Телевизорда фильмнар күп – әдәп юк, бу хакыйкать белән килештек. Ләкин хәзер әдәпнең әдәби әсәрләрдән дә юкка чыгуын күзәтеп була. Татар әдәбиятында заманның негатив күренешләрен калку итеп күрсәтү тенденциясе башланды кебек.

   – Монда барысы да язучының талант дәрәҗәсенә бәйле. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романы "Фәхрине үтереп ташладылар" дигән җөмлә белән башлана. Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза" романы да рибачы әбине үтерү белән башлана. Детектив жанрына мөрәҗәгать итү аңлашыла, язучы шул рә­вешле укучыны кармакка каптырырга тели. Күп нәрсә сюжетның ничек корылуына бәйле. Ә иң мөһиме, әдәбиятның әдәп сүзеннән килеп чыкканын онытмыйча, шул кимәлдән аска төшмәскә кирәк. Вульгарлык исә талантсызлыкның синонимы. Шуңа күрә монда барысын да бер чыбыктан сөрергә ярамый. Үтерү, мәхәббәт уеннары кертеп, укучыны җәлеп итәм дип чын күңелдән ышанган авторлар да бар. Миңа калса, әдәбият кешедә өмет калдырырга тиеш. Яктылык булырга тиеш.

   – Өмет дигәннән, сез бер әңгәмәдә хәзерге заманда татар әдәбиятының киләчәге юк, дип әйткәнсез.

   – Мин әгәр дә болай барса, татар әдәбиятының киләчәге юк, дип әйттем һәм сәбәпләрен аңлатып бирдем. Татар мәктәпләре ябылса, ата-аналар балаларына милли тәрбия бирмәсә, чыннан да, татар әдәбиятының киләчәге шикле. Әгәр әдәбият юкка чыга икән, милләтнең дә киләчәге юк дигән сүз. Рус телле татар әдәбияты бар дип әйтәләр. Милли әдәбият бүтән халык телендә була аламы соң, гәрчә образлары милли булса да. Миңа калса, була алмый. Татар әдәбияты бары тик татар телендә генә була ала. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, бөек француз шагыйре Гийом Аполлинер милләте буенча польша яһүде, ләкин бит беркайчан да аны поляк яки яһүд әдибе димиләр, француз дип йөртәләр. Британия язучысы Бернард Шоу – милләте буенча ирланд. Аннан хәтта нишләп инглиз телендә язасыз, дип сораганнар да бит. Ул, Англия Ирландияне яулап алды, ә мин берүзем Англияне яулап алачакмын, дип җавап биргән. Яшьлеге белән Англиянең аны йотачагын, үзенеке итәчәген аңламагандыр инде, күрәсең.

   – Татар әдипләре тар кысаларда эш йөртә, дисәм, килешәсезме?

   – Хәзерге заманда язучының кайда яшәве мөһим түгел. Рухи яктан ул үзен кем итеп хис итә, шунысы мөһим. Ул ана сөте белән туган телне сеңдергән булырга, туган туфрактан, яшел чирәм өстеннән яланаяк үткән булырга тиеш. Шунысы бар, бу сүзне "тар кысаларга сыеша алмый" читкә киткән кешеләр үз-үзләрен юатыр өчен әйтә. Ник дигәндә, язучы өчен мохит, үз ишләрең белән туган телеңдә аралашу – бик зур нәрсә. Татарстанда яшәп тә, чит тел даирәсендә тинтерибез, аның йогынтысы бик көчле. Кайбер әсәрләрне укыйсың, ул татарча язылган, тик автор калькалап фикерли. Бу – безнең бәлабез. Без күп очракта туган җиребездә үзебезне мөһаҗирләр сыман хис итәбез. Шуңа күрә каядыр бүтән тел даирәсендә яшәү – миңа калса, тар кысалардан китү түгел, үзеңне мондагыга караганда да таррак кысаларга куып кертү ул. А.Чехов та бит, язучыга мохит бик начар тәэсир итә, ләкин ансыз язучы була алмый, дигән.

   – Тар кыса дигәндә, мин татар китабының таралу, үз укучысына барып ирешү мәсьәләсен дә күз алдында тотам.

   – Халык бөтен дөньяда китап укымый, бездә генә түгел. Бигрәк тә алга киткән илләрдә. Германиядә биш кешенең берсе кулына гомумән китап алмый. Кайбер шәһәрләрендә тәртип бозган яшүсмерләрне мәхкәмә карары белән кырык сәгать китапханәдә утырырга хөкем итәләр. Алар әйтүенчә, мәҗбүри эшләтүгә караганда китап укырга мәҗбүр итү үтемлерәк. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча китапханәдә китап укырга мәҗбүр ителгәннәрнең күбесе төзәлә, янәдән җинаять юлына басмый икән. Халыкның китап уку-укымау мәсьәләсе янә үзебездән тора. Миңа калса, китап укырга яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Балалар бит хәзер көне буе компьютер артында утыра. Дөрес, хәзер компьютердан да китап укып була. Бу җәһәттән, китапның киләчәге электрон вариантта, диләр. Бәлки, бу дөрестер дә. Мин үзем китапны башка төрдә күз алдына китерә алмыйм, чөнки традицион китап тәрбиясен алган кеше. Ләкин уйлап карасаң, китап бит һаман кәгазь төрдә булмаган, башта ташка язганнар, аннан соң папируска, пергаментка. Кем белә, бәлки киләчәктә китап башка төрдә булыр. Әмма кәгазь китап барыбер затлылык символы булып калачак.

   – Алайса замана баласын иҗатына тартыр өчен язучы бүген сайтын булдырырга тиеш.

   – Дөрес, ләкин татар язучысы бу җәһәттән заманнан калыша. Мин үзем гомумән компьютер белән эшләмим. Бу яктан егерменче гасырда калдым. Компьютерда җиде яшьлек кызым йөзә генә. Сиңа да өйрәнергә кирәк, дип акыл өйрәтә әле. Әсәрләрне кулдан язам. Аның үз ләззәте бар. Каләм белән язганда җан җылысы күбрәк була, йөрәк тибеше ныграк төшә. Бәлки мин ялгышамдыр, үз-үземне генә ышандырганмындыр.

   – Җан ярасын төзәтәсең килсә, табигатькә чык, диләр. Табигатьтә еш буласызмы?

   – Авыл баласы үзен табигатьтән башка күз алдына да китерә алмый. Табигать белән элемтә өзелсә, шигырь язып булмый. Мин табигать белән яшим. Әле менә һава шартлары чаңгыда йөрер өчен кулай. Дөрес, табигатьтән аерылып калага килдек. Яши-яши кала шартларына күнегеп беттек. Әмма олыгайган саен аяк табаннары үзеннән-үзе җылы туфракны эзли башлый икән.

   – Каләм әһелләрен буыннарга бүлеп карау гадәте бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Сездән соң килгән буынның иҗаты сыеграк дигән фикергә мөнәсәбәтегез нинди?

   – Буыннарга бүлүне бик өнәп бетермим. Дөрес, бөек шагыйрьләр әдәбиятка төркем-төркем килә. Минем күзәтүләрем буенча, буыннар егерме ел саен алышына. Фәйзуллинннардан соң сиксәненче елларда без килдек. 2000 елда бик кызыклы гына шагыйрьләр килеп чыкты. Фәрит Гази, Рәмис Аймәт, Рөстәм Сүлти... Менә алардан Рә­мис Аймәт кенә үзенчәлекле лирикасы белән игътибарга лаек. Сүлти Англиядә яши, укыта. Фәрит Гази Мәскәүдә бизнес белән шөгыльләнә. Менә мин – урта буын вәкиле. Ләкин фикерләвем буенча яшь буын дип карарга да мөмкин. Шул ук яшь буын вәкилләре бер-берсе белән фикердәш булмаска мөмкин. Фикердәшлек, тарафдарлык ягынан буыннарга бүлү дөрес түгел. Прозаиклар әдәбиятка аерым-аерым килә, шагыйрьләр төркем булып, ләкин аннан юллар аерылыша. Чөнки зур шагыйрь – ул үзе бер дөнья. Яшь буын шагыйрьләре иҗаты хакында сыек дип әйтә алмыйм. Бик кызыклы шагыйрьләр тууын күзәтәбез без. Төркемдәгеләрнең кайсысы прозада яза башлар. Бусы да табигый, нинди генә прозаикны алып карасаң да, баштагы чорда ул шигырь язган. Ә инде Эльвира Һади, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлахне, алардан яшьрәкләрдән Булат Ибраһимны мин өметле шагыйрьләр дияр идем.

   – Юбилейларга карата мөнәсәбәтегез ничегрәк?

   – Үземә 50 яшь тулуга ышанып бетмим. Юкка гынамы, йөрәк һаман 18дә, яисә картаямыни соң йөрәк, дип язмаганнар бит инде. Бөтенләй яшь чагында да кеше карт булырга, картлыгында да күңеле яшь калырга мөмкин. Мин үземне бик яшь тә, бик карт та дип сизмим. Мөдәррис Әгъләмнең бер шигыре искә төшә:

"Әллә артык картмы сез,

 әллә артык яшьме сез,

 Кешеләр, ник дәшмисез?"

Шуңа күрә мин әле артык яшь тә, артык карт та түгел. Ә юбилей мөнәсәбәте илә Камалда әдәби кичә үткәрүгә килгәндә, шагыйрь беркайчан китабымны кайчан укырлар да нинди бәя бирерләр дип көтәргә тиеш түгел. Киресенчә, ул укучылар белән даими элемтәдә булырга һәм күзләренә карарга тиеш. Укучы белән кара-каршы булганда иҗатыңа иң төгәл бәяне аласың. Син шигырь сөйләгәндә укучы залны ташлап чыгып китә икән, тукта, соңрак тагын да әйбәтрәк шигырьләр була, дип артыннан кычкырып булмый бит инде. Әлбәттә, берничә тапкыр укып уйлана торган шигырьләр була, сәхнәдән сөйли торганнары. Мин шигырьләр сәхнәдән дә укырлык булсын, болай укыганда да йөз кызарырлык булмасын дигән фикердә торам.

 

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА

Ватаным Татарстан

№ 9-10 | 20.01.2012

Карап чыгулар: 656 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Гыйнвар 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz