Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Октябрь » 21 » 21-10-10 Клуб вә китапханәнең кыскача тарихы
21-10-10 Клуб вә китапханәнең кыскача тарихы
21:29

      Россиядә, бигрәк тә мөселман динен тоткан төбәкләрдә, Октябрь инкыйлабына кадәр мәдәни-агарту эшләре уздырылмаган дисәк тә була. Уен-көлке, яшьләрнең бер-берсе белән аралашуы тик аулак өйләрдә генә булган. "Аулак өй” дигәндә авылларда кызларның кичке мәҗлескә җыелуын һәм анда егетләрнең килеп бер-берсе белән аралашуы хакында бара. "Аулак өй”ләргә җыелу йорт хуҗаларының катгый күзәтүе белән үткәрелгән. Мондый "аулак”лар Тукай авылында 1990-2000 елларгача дәвам итә. "Аулак” җыюларның  үзенә күрә сәбәпләре дә булган – каз өмәсе, күрше авылдан кызларның утырмага килүе, берәр туган егетнең соравы буенча һ.б.

      Октябрь инъкилабыннан соң "Дин халык өчен агу” дигән гыйбәрә игълан ителгәннән соң, Совет хөкүмәте халыкны диннән аерып яңача тәрбия бирү ысулларын булдыра. Бу система буенча мәдәни наданлыкка каршы көрәш алгы сызыкка чыгарылып, халыкны социалистик рухта тәрбияләүне төп бурыч итеп куя. Шушы бурычны тормышка ашыру йөзеннән авылларда "Халык йорты” (("Народный дом”) исемендәге йортлар төзелә башлый, тик Тукай авылында мондый исемдәге йорт төзү хакында мәгълүмәт юк. Тик, шулай да авылда 1928 елдан "уку йорты” (изба читальня) булуы билгеле һәм аның мөдире булып Гилманов Гелметдин  (Ыры)1928 елдан  1933 елгача эшли.

     1933 елдан Камалетдинов Миннәтулла (Менәй, 1896 елгы) 1941 елгача эшли. Бу вакытта инде урта хәлле Гафуров Закирның (сыяу, 1874 елгы) йорты тартып алынып "уку йорты” итеп үзгәртелә. Монда авыл активистлары концертлар, спектакльлар куялар, доклад-лекцияләр үткәрәләр.Бу хуҗалык Школььная урамыннда  була. Хәзер бу хуҗалык урынында Галимов Рафик Мирзәт улының йорты (Школьная, 61).1941 елның гыйнвар аенда уку йорты урнашкан йортны мәктәпкә биреп мәчетне клуб итеп үзгәртергә дигән карар да 1946 елгача үтәлми кала.

      1941 елның февраленнән 1943 елның ноябренчә Гайналова Шәмшигаян эшли. Сугышка кадәргә чырда "клуб”та төрле мероприятиелар үткәрелеп килә - күмәкләшеп газеталар уку, концертлар, төрле лекциялар.

     1943 елдан клубта Минебаев Тимер (1920, Тимерша, Тимерҗан, Ака Тимер) эшли. Уку йортының 1943 елгы  хисабыннан күренгәнчә, уку йортының залы 120 кешегә исәпләнгән була. Уку йортының активында 7 кеше санала. Уку йотында 180 китап була. Сугыш еллары – авыр ел булса да халыкның күңелен күрү йөзеннән 6 спектакль куела, 3 кинофильм күрсәтелә һәм ике түгәрәк эшләп килә. Клубка ягарга утын юк, салкын, ә клубның  эшен туктатырга ярамый. Менә шушы чорда "клуб) өйдәш булып Хисаметдинов Җамалетдин (хәзерге Ленин урамы ,25; анда мингалеев Иршат Б.хуҗалыгы) йортына күчә. Авыр еллар булса да уку йорты эшен дәвам итә. 1945 елларда уку йорты карт мулла Хөлхитҗанов саритдин йортына күчә. Бу йорт (Ленин урамындагы  19 йорт) абдрахманов Рамил хуҗалыгы урынында була, тик йорт урамнан байтак эчкәрәк төзелгән була һәм анда зур алма бакчасы була. Бу йорт алты почмаклы булып, аның бер өлешендә авыл Советы, ә икенче бүлмәгә уку йорты урнашкан була. Уку йортына башлыча ир-ат газета-журнал укырга, якшәмбе көннәрдә радиодан Казаннан шәһәреннән тапшырылган концертлар тыңларга җыела.

     1949 елдан 1954 елгача уку йорты мөдире булып Гәрәев Галимҗан (1926- эшли. Бу вакытта авылда кинолар күрсәтү дә башлана. Баштагы вакытта җәй көннәрендә урамда (уку йорты каршында) күрсәтелә. Бу елларда мәчет бинасын клуб итеп үзгәртүләр үткәрелә - 1951 елга уку йортының китапханәсендә 376 китап була. Бинаны сүтми генә биш өстеннән төшерәләр, ике яктан ике тәрәзне кисеп ишекләр ясала, аның михрабын сүтеп кинобудка ясала, дивары штукатурлана һәм түшәме известь белән буяла. Мулла йорты "1-август” колхозының идарәсе булып кала, ә үзгәртеп ясалган мәчет бинасына авыл советы, медпункт, клуб  "оялыйлар”.  Бу елларда уку йорты клуб итеп үзгәртелә һәм регуляр рәвештә киносеанслар күрсәтелә башлый, Совет бәйрәмнәренә укытучылар көче белән концертлар күрсәтелә. 1954 елда Гареев Г. "Гвардияче”колхозына ( 1952 елда колхозның исеме үзгәртелә). бригадир булып билгеләнә һәм вакытлыча клуб мөдире вазыйфасын Чичкан авылыннан Галеев Вазыйх Нигмәтҗан улы алып бара. 1956-57 елларда бу вазыйфаны Гимадеев Гилач үтәп килә.

     1957 елдан 1985 елгача  клуб мөдире итеп Хайрутдинов Миннәтулла Зиннәтулла (карга) (1926-85) эшли. 1959 елга клуб каршында эшләп килүче китапхагәдә китаплар саны 850гә,  җитә. 1966-67 елларда Урмай авыл Советына сәркатиб булып сайланган чорда гына бу эштә Хисаметдинов Гарәф Галәлетдин улы (кыпыр) эшләп ала.  Бу чорларда да мәдәни-агарту  учреждениесе уртача эшләп килә, чөнки башка авыллардан аермалы буларак яшь кызлар клубка йөрми, бердән бер бәйрәм 8 мартта хатын-кызлар көненә багышланган концертка киләләр.  Бу елларда клубта даими рәвештә киносеанслар үткәрелә, бигрәк тә кыш көннәрендә; чөнки ир-атлар бу вакытта шабаштан кайткан була. Бу чорда төрле елларда киномеханик булып Хаертдинов Халиулла, Санатуллин Рач, Гайнетдинов Рәшит, Салахутдинов Миннәтулла, Шарафутдинов Галимҗан, Шәрифҗанов Зиннәтҗан, Гиннәтуллин Аймәтләр эшлиләр.

     1985 елдан клуб мөдире булып Хайрутдинова Гөлфия Минзает кызы (1962) (Хайрутдинов М.ның килене) эшли.  1990 елның май аенда клуб бинасы - элекке мәчет Тукай авыл мәхәлләсенә кайтарып бирелә һәм мәчеттән клуб җиһазлары бушатыла. Мәчет бинасына урнашкан клуб һәм китапханәгә мәктәп бинасыннан бүлмәләр бирелә. Клуб вазыйфасын үтәү өчен мәктәпнең спорт залы файдаланыла һәм анда эшләү өчен Гибатдинова Фагыйлә Әкрәм кызы билгеләнә һәм ул 2000 елның ахырына кадәр эшли. 2000 елдан бу эш Хайрутдинова Гөлфиягә йөкләнелә. Спортзал-клубта кичләрен яшь егетләр спортта үзләренең булдыклылыгын арттыра. Бәйрәмнәргә дискотекалар оештырыла.

      Тукай авылында китапханә 1975 елның сентябреннән ачыла. Китапханә итеп Гайнетдинова Әнехаят (буш калган) өе җайлаштырыла. Бу йорт Школьная һәм Северная урамнары киселешендә (Хәзерге Фәйзрахманова Әлфия) хуҗалыгы киштәлегендә урнашкан була. Беренче китапханәче итеп республика мәдәни-агарту училиәесен тәмамлаган  Зиннәтуллина (Зайнуллина) Галия Миннәтулла кызы (1958) билгеләнә һәм ул 1987 елгача эшли. 1979 елда авылда медпунктка яңа бина төзелгәч китапханә элекке медпункт бүлмәсенә күчерелә. Ул мәчет-клубның бер бүлмәсендә урнашкан була.

     Зайнуллина Г.М. район Үзәк китапханәсенә күчеп киткәч китапханәдә берара Җамалетдинова Хаҗия Кыям кызы (кучат) һәм Җамалетдинова Галия Абзал кызы (йон) эшләп алалар.

     1983 елдан китапханәгә мөдир итеп Чүил мәдәни-агарту мәктәбен бетергән Зиганшина (Бахалдинова) Рафия Минач кызы билгеләнә. Китапханә 1989 елның маенда мәктәпкә күчерелә. Мәктәп кысан булса да, 2005 елда гардероб урынына авыл китапханәсе ясала һәм ул модель китапханә итеп үзгәртелә.

      Мәктәптә китапханә 1950 еллардан ук эшли, тик китап аз булгалыктан китапханәне алып бару эше укытучыларга гына йөкләнә. 1966 елдан китапханәче штаты бирелә һәм бу эшне Багаутдинов  Шакир алып бара; ә инде соңыннан китапханәче булып төрле елларда Ибрагимова Минебану, Зайнуллина Мөсфирә. Галимҗанова Сәфидә, Хайбуллина Фәймә  эшлиләр.

                                                                                                                                                                 Г.Җамалетдинов

Карап чыгулар: 822 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
22.10.2010
1. Гаяз [Материал]
Рәхмәт игътибарлы булуыгызга.Рәсемдәге беренче йорт авылдагы беренче клуб. Картрак кешеләр әйтергә булдыра бу бит мәктәпнең мастерскаясы. Дөрес, тик сограк, аны 1950 елларда күчерделәр. Бу йорт Гафуров Закирныкы булган ( Закир бабай Закиров Рәшитнең бабасы булган).

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz