Быелгы елның җәе узенең бик эссе һавасы белән
тарихка керер, мөгаен. Өстәвенә ничә ай яңгыр да яумады. Шул сәбәпле күп хуҗалыкларның
коелары кипте. Ә безнең якларда һәр хуҗалыкның үз коесы бар, суны үз кирәк-ярагына
шуннан ала. 500гә якын йорт булган авылда бары бер генә колонка. Кизләү барын
бар, ләкин хәзер авыл үсү һәм коелардан су өйләргә керү сәбәпле, кизләүгә ерак
урамнардан халык бик суга йөрми башлады. Авыл халкы быелгы җәйне, гомер булмаган, суга кытлык
кичерде.
Мәчет аксакаллары
бу хәлне дөрес аңлап, халыкка уңай һәм файдага булсын дип мәчет каршына мәхәлләгә
жыелган сәдака акчасына тирән кое казыттылар. Коеның суы искиткеч тәмле һәм ул
авыл халкына бик ошады, хәтта ерак урамнардан машиналар белән суга йөри
башладылар. Судан бер дә халык өзелми дисәк тә ялган булмас. Мәхәллә картлары аның белән генә чикләнмичә, кышын
авылдашларга су алырга мөмкинчелек булсын, су туңмасын дип коены махсус бина эченә
калдырырга, ул бинаны җылытырга дигән киңәшкә килделәр.
Кыска вакыт эчендә авылдашыбыз Әнис Камалдинов үзенең
Урмай авылындагы 3 хезмәттәше белән ул бинаны матур итеп өеп тә куйдылар. Алар
бик тырышып эшләделәр, кичә бу эшне тәмамладылар. Кое өстен күреп һәр үткән
кеше сокланып карап китә. Аллаһының рәхмәте яусын егетләргә, Аллаһ аларга саулык-сәламәтлек,
хисапсыз хәләл маллар бирсен.
Хәзер авыл мәхәлләсе ул бинаның түбәсен ябарга һәм
авылдашларга аннан су алыр өчен барлык унайлыклар тудырырга ниятли. Аллаһ
Узенен ярдәмен бирсен.
|