Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 28.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Ноябрь » 23 » 23-11-11 Кияметдин Мифтахутдинов: “Тукай авылында яңартылган мәктәп, спортзал, балалар бакчасы һәм концерт залы булачак..."
23-11-11 Кияметдин Мифтахутдинов: “Тукай авылында яңартылган мәктәп, спортзал, балалар бакчасы һәм концерт залы булачак..."
21:17

   Кияметдин Мифтахутдинов: "Тукай авылында яңартылган мәктәп, спортзал , балалар бакчасы һәм концерт залы булачак. Мин бу эшләрне эшләргә алынам һәм үземнең бар көчемне куячакмын”.  

   Тукай авылы демографиясе, аның вәзгыяте, көн-күреше республикадагы башка авылларга караганда прогрессив рәвештә алда бара. Башка авыллар үләм-үләм дип торганда, Тукай авылы  үсә - Тукай гөрли. Бу авылда бәрәкәт бар. Биредә елына 30–40 бала дөньяга килә. Ягъни, табыйгый үсеш ел саен 17–18 кешегә артып бара. 500 хуҗалыклы авылда балалар саны – 500. Шуларның 207се - мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Авылда мәктәп, мәдрәсә, Иҗтимагый киңәшмә, татар фольклоры буенча Комсомол сәнгать мәктәбе филиалы  эшли. Яңа мәдрәсә төзергә җир теркәп йөриләр. Мәчетләренә быел егерме ел тулды. Шул уңайдан, 23 июль көнне бу вакыйганы зурлап билгеләп үттеләр. Республика күләмендә алар шәкертләр бәйрәмен дә уздырдылар. "Балаларда рухи, әхлакый һәм милләтпәрвәрлек тәрбияләүдә мәхәлләнең роле” дигән темага түгәрәк өстәл  дә бик уңышлы гына үтеп татар дөньясында уңай резонанс бирде.   

   Ринат Закиров әлеге авылның тәҗрибәсен  II Бөтенрусия дин әһелләренең форумында да яңгыраш тапты һәм киләчәктә аны башка татар авылларында да гамәлгә куярга кирәк дигән фикерне җиткерде.

   Авылның иң борчыган нәстәсе , кысан мәктәп, балар бакчасы  һәм  культура агарту эшләре өчен  концерт залы булмау. Республиканың үткән Президенты Николай Федоров Комсомол район халкы белән очрашу дәверендә Тукай авылы мәктәбе директоры Әминә Багаутдинова әлеге сорауны президентка куйган иде. Н.Федоров мәктәп зурайту мәсәләсен хуплап, район җитәкчеләренә  проект –сметасын эшләп , республика планына кертергә кушты. Менә шул вакыттан ничә еллар  үтептә  китте, теләгәнчә эше генә бармады. Авыл поселениясе, дирекция проект-смета документларын эшләп бетерә яздылар, мәктәпнең төзеләчәгенең генә беркем дә төгаен гына әйтә алмады.

   Атна башында Комсомол районы белән яңадан , инде яңа Президент Михаил Васильевич Игнатьев очрашты. Әлеге сорау яңадан күтәрелде. Чувашия Республикасы белем бирү министры Тукай авылының  урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып, мәктәпнең хәлен килеп тикшерде. Дәүләт Советы депутаты якташыбыз Кияметдин  Садыртдинович Мифтахутдинов әлеге сорауны, үзенә төп сорауларның  иң үзәге һәм кирәклесе итеп куйды,  Тукай авылында мәктәпне зурайтырга, балалар бакчасы һәм концерт залын булдыруны  таләп итеп куйды. Шушы көннәрдә  К.Мифтахутдинов Чувашия Республикасы финанс, белем бирү  һәм төзү министрлыкларында булып 2012 нче елга төзү эшләрен башларга 28 млн сум акча бүлеп бирүне бюджетка керттерде. Бу бик зур эш. Димәк киләсе елга Тукай авылында мәктәпнең реконструкия эшләре башлана дигән сүз. Моңа Тукай авылы халкы , җәмәгатьчелек үзенең уңай бәясен  хөкүмәткә һәм Кияметдин Мифтахутдиновка бирер дип ышанырга кирәк.


Чыганак: Фәрит Гибатдинов сайты

Карап чыгулар: 674 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1
24.11.2011
1. сайлаучы [Материал]
Кияметдин, шундый яуаплы эшне уз эсеннэ ышанып тотыну да узе бер батырлык. Алла боерса без сезнен эчен булырбыз.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Ноябрь 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz