Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 25 » 25-01-12 "Минем шәҗәрә" исемендәге икенче "Көмеш каләм" конкурсы Казанда йомгакланды
25-01-12 "Минем шәҗәрә" исемендәге икенче "Көмеш каләм" конкурсы Казанда йомгакланды
19:46

   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Минем шәҗәрә” исемле икенче "Көмеш каләм” интернет бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Аны БТК БК, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы, Чувашия татарларының Комсомол районы татар милли мәдәни оешмасы оештырды. Әлеге бәйгедә Чуашстан, Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән 100 гә якын конкурсант нәсел шәҗәрәсенә багышланган иншалар белән катнаштылар. Аның 50-гә якыны Фәрит Гыйбатдиновның «Урмай” сайтында һәм Чувашия республикасы татарларының «Вакыт” газетасында дөнья күрде. Инша язучыларының яше төрледән, 6 яшьлек бала, мәктәп укучылары белән бергә татар теле укытучылары да көч сынашты. 

   ГРАН-ПРИ -га "XVII ГАСЫРДА ЯШӘГӘН МУСА БАБАЙ БЕЛӘН БЕЗНЕҢ АРАНЫ 300 ЕЛ АРА АЕРЫП ТОРА” дигән эше белән Чувашиянең Комсомол районы Тукай урта мәктәбе укучылары Динә белән Йосыф Әхмәтсафиннар лаек булды.

   "1390 ЕЛЛАРДАН БИРЛЕ НӘСЕЛ ЌЕБЕ ӨЗЕЛМИ САКЛАНЫП КИЛӘ” дигән эше белән Менделеев районы Бәзәкә авылы, 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раилә "ЕЛ АЧЫШЫ” номинациясендә җиңүче дип табылды.

   I премия җиңүчеләре :

1. "БЕЗНЕ "КУЧАТНЫКЫЛАР”, - Чуашстан Республикасы Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Ямалетдинов ;

2.Әлмәт районы Түбән Мактама авылының 2 нче санлы мәктәп укытучылары һәм укучылары ;

3.Чуашстан Республикасы Шымыршы районы Байтирәк мәктәбе укучылары;

4. Әлмәт районы Түбән Мактама авылының 1нче санлы мәктәп укытучылары һәм укучылары;

5.КЕШЕ КИТӘ – ЌЫРЫ КАЛА. Чуашстан Республикасы Комсомол районы Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Айсылу Мәҗитова .

  II премия лауреатлары:

6. ."ӘНИЕМНЕҢ НӘСЕЛЕ МУСА БАБАЙГА БАРЫП ТОТАША”, Чуашстан Республикасы Комсомол районының Тукай авылы, 4 сыйныф укучысы Өлназ Ямалетдинова 

7."АДӘМ БАЛАСЫНА ҮЗЕНЕҢ ЌИДЕ БУЫН БАБАСЫН БЕЛҮ ФАРЫЗ”. Татарстанның Менделеев районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Ленара Исмәгыйлова

 8."БОРЫНГЫ БАБАЛАРЫМ СЕБЕР ЯГЫ ИРТЫШ ЕЛГАЛСЫ БУЕННАН” – Татарстанның Мөслим районы татар теле һәм әдәбияте укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы;

9. "ДӨНЬЯГА ТАНЫЛГАН ШӘХЕСЛӘР БИРГӘН НӘСЕЛ УЛ – ДАНЛЫ НӘСЕЛ” - Татарстанның Зәй шәһәре 7 нче санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Талия Нуриәхмәтова.

10.  ; "Я ГОРЖУСЬ, ЧТО ЗОВУТ МЕНЯ АЙЗА, КАК НАШУ РОДОНАЧАЛЬНИЦУ СО СТОРОНЫ МАМЫ”. г.Канаш, ученица 9 класса Айза Салахова;

11." ГӨЛБАКЧАНЫ БАКЧАЛЫ ИТКӘННӘР”, Татарстанның Сарман районы 2нче санлы Ќәлил урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Азат Шакиров;

12. " НӘСЕЛ ШӘЌӘРӘҢНЕ БЕЛҮ ЗЫЯЛЫЛЫК, ИМАНЛЫК БИЛГЕСЕ”, Татарстанның Апас районы Акхуҗа урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әлинә Сәйфуллина.

  III премия лауреатлары:

13. "НӘСЕЛЕБЕЗ ГОРУРЛАНЫРЛЫК, ЗАТЛЫ ЫРУ” - Заһриева Ләйсән Рафаэль кызы, Татарстанның Кукмара (кичке) сменалы белем бирү мәктәбе; 

14. " КЕМ БЕЗ, НӘСЕЛЕБЕЗ КАЯ БАРЫП ТОТАША” - Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче мәктәбе, Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы,;

15. " ГАСЫРЛАР АША АВАЗ САЛА ӘБИ-БАБАМ ЯЗМЫШЫ” - Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама авылы, Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы,;

16. " ТАМЫРЛАР БУЙЛАП АГА ХӘТЕР” , Чуашстан Республикасы Комсомол районы Чичкан авылыннан Айгөл Муллина

17. "НӘСЕЛ ЌЕПЛӘРЕБЕЗ ӨЗЕЛМӘСЕН...” Чуашстан Республикасы Шыгырдан авылы, 10 класс укучысы Илюзә Пазюкова;

18. "ШӘЌӘРӘМ-КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ” Татарстанның Апас районыннан Мөхәммәтҗанова Алия.

    IV.Кызыксындыру бүләге:

  "ХЫЯЛЫМ :ЌИДЕ БУЫНГА ХӘТЛЕ ШӘЌӘРӘ АГАЧЫН ТӨЗҮ”, Татарстанның Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылыннан Самат Рәхмәтуллин 6 яшь.

"МИН СКРИПКАЧЫ МОНАСЫЙПОВЛАР НӘСЕЛЕННӘН”, Татарстанның Алексеевск районыннан 6 сыйныф укучысы Чибинов Нәфис

   "ГОРУРЛАНАМ МИН ҮЗЕМНЕҢ НӘСЕЛЕМ БЕЛӘН”, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Альбина Акжигитова.

   Бүләкләү бәйгесендә танылган шәхесләр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов, Чувашиянең Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, конкурсның төп оештыручы Фәрит Гыйбатдинов катнашты. Соңыннан конкурста җиңүчеләр, кунаклар Г.Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей –иҗат кичәсендә катнаштылар.

Карап чыгулар: 1103 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Гыйнвар 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz