Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 29.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Сентябрь » 25 » 25-09-10 Авыл балалары өчен мәктәпкә әзерлекнең бер формасы - кыска вакытлы төркем ачыла
25-09-10 Авыл балалары өчен мәктәпкә әзерлекнең бер формасы - кыска вакытлы төркем ачыла
17:31

  Тукай авылы бүгенге көндә республикабызда татар авыллары арасында үзенең йорт һәм халык саны буенча Шыгырдан һәм Урмайдан кала өченче урында тора. Авылыбызда матур итеп төзелгән яңа йортлар,  яңа урамнар барлыкка килә. Ә иң мөһиме,  елдан-ел бу якты дөньяга килүче балалар саны арта. Табигый рәвештә халык саны авылда ел саен 17-18 кешегә үсеп бара. Бу инде, Иншә Аллаһ, авылыбызның киләчәге бар дигән сүз.

Балаларыбыз беренче сыйныфтан мәктәпне тәмамлаганчы авылыбыз мәктәбендә белем ала. Анда барлык уңайлыклар тудырылган. Тик Тукайда балалар бакчасы булмавы авылдашларны бик борчый. Районда кечкенә авылларда да балалар бакчасы, я булмаса мәктәп янында кыска вакытлы төркемнәр (группа кратковременного пребывания)  оештырылган. Безнең мәктәптә булмәләр җитмәү сәбәпле (1983 елда төзелгән мәктәптә барлыгы 8 уку бүлмәсе генә каралган, ә бүгенге көндә 298 бала 15 класста белем ала) моны оештырырга  мөмкинчелек юк. Дөрес, Иҗтимагый киңәшмә һәм мәктәп коллективы тырышлыгы, район администрациясе ярдәме белән мәктәпне киңәйтергә һәм янына 3 группага исәпләнгән балалар бакчасы төзергә проект ясалды. Илдә  икътисади кризис булу сәбәпле, бу проект  әлегә хыял гына булып кала бирә.

Мәктәпкәчә белем бирү – баланың киләчәк язмышында зур уңышлар яулап алырга мөмкинлек биргән сыйфатлар формалаштыра һәм аның индивидуаль сәләтен үстерүдә мөһим шарт булып тора. Ә туган бала, балалар бакчасы юк дип узенең үсүеннән туктамый бит. Шулай итеп хәзерге балалар мәктәпкә кадәр бирелергә тиеш тәрбиядән мәхрүм калалар. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлекләренең чикләнгән булуы авыл балалары өчен старт мөмкинлекләрен чикли һәм тигезсезлекне көчәйтүгә китерә. Күп очракта бу мәктәпкәчә белем алмаган баланың мәктәпкә дә тиешенчә әзерләнә алмаячагын һәм киләчәктә сыйфатлы белем алуда аның алдына җитди проблемалар килеп басачагын аңлата.

Әлбәттә, һәр ата-ана үзенең баласының үсүен, хәзерге мәктәпкә яраклашып баруын тели. Тик аерым алганда бу мөмкин эш түгел. Моны бергәләп хәл итәргә кирәк. Бу зур проблеманы чишү юлына соңгы айда авылыбызның Иҗтимагый киңәшмәсе кереште. Иң беренче итеп күрше авыллардагы балалар бакчасы һәм мәктәпләрдәге группалар эше белән танышып, аларның тәҗрибәсен өйрәнде. Ә кичә мәктәптә киләсе елга беренче сыйныфка керүче балаларның әниләре белән җыелыш үтте. Анда мәхәллә рәисе Наил хәзрәт Ямалутдинов, мәктәп директоры Әминә Багаутдинова, мәктәп укытучылары да катнашты. Киләсе елга беренче сыйныфка керүче балаларның әниләрен җыю да очраклы түгел. Наил хәзрәт Иҗтимагый киңәшмәнең тәкъдимен әниләргә җиткерде. Ул менә нидән гыйбарәт: 

- авылда балалар бакчасы юклыгы һәм мәктәп шартларында мәктәпкәчә балаларга белем бирү мөмкинлеге булмау сәбәпле бу эшне мәдрәсәдә оештырырга;

- быел киләсе елга беренче сыйныфка керүче балалар өчен бер кыска вакытлы төркем оештырырга; 

- аның өчен ике тәрбияче алырга;

- мәдрәсәдә балалар өчен барлык уңайлыклар тудырырга;

- барлык матди чыгымнарны мәхәллә һәм иҗтимагый киңәшмә үз өстенә ала.

 Мөгаллимә булырга Зөлфия Гибатдинова һәм Гелия Шарафутдинова үзләренең ризалыкларын бирделәр. Алар икесе дә югары белемле укытучылар. Бу тәкъдимне әниләр бик сөенеп кабул иттеләр.  Мәктәп укытучылары да бу изге эштән читтә калмаска вәгъдә иттеләр.

Шулай итеп киләсе җомга көн, 1 октябрьдә, Аллаһ боерса,  елдагы мәдрәсә эше белән бергә, авылда балаларны мәктәпкә әзерләү, әдәп-әхлак, тәрбия бирү максаты белән кыска вакытлы төркем үзенең эшен башлап җибәрә.

Бу эш иҗтимагый киңәшмәнең яңа проекты. Бу бик актуаль һәм балаларны тәрбияләү юлында иң кирәкле эшкә авыл иҗтимагый киңәшмәсе, мәхәллә һәм мәктәп бергә алындылар. Аллаһының ярдәме һәм авылдашларның булышлыгы белән максатыбызга ирешербез, балаларыбызга дөньяви һәм дини тәрбия бирүдә  һәрберебез үзебезнең өлешебезне кертербез дип өмет итәбез.

 Тантаналы ачыш 1 октябрьдә җомгадан соң сәгать 2дә башлана.


Карап чыгулар: 1677 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
02.12.2012
1. Фания [Материал]
Мин бик шат сезнең авылда балалар бакчасы ачылганга. кыска вакытлы булсада. Мин үзем бакчада Мөдир булып эшлим. Сезнең авыл информациясен азрак белдем бездә эшләп киткзн Рөстәм абый, Рамил, Наил, Ришат, Ринатлардан. аларга сәлям татарстан, Зирекле авылыннан. Сезгә бары тик уңышлар гына

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Сентябрь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz