Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 09.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2011 » Июль » 26 » 26-07-11 Чичкан авылының мәчетенә 20 ел, котлыйбыз!
26-07-11 Чичкан авылының мәчетенә 20 ел, котлыйбыз!
20:59
   Чичкан авылы халкы бүген Татарстаннан һәм Чувашстанның төрле районнарыннан килгән кардәш-милләттәшләрне, дусларны, кунакларны кабул итте. Авылның яңа мәчетенә 20 ел. Дөрес, авылда 150 ел өлек үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китүе белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса , икенчесе Чичкан авылында салына. Бу эшнең башында Рахимулла абзый була. Авыл картлары һәм җәмәгатьчелек белән Чичкан авылының иске зыярат җирендә кыска вакытта ике этажлы мәчет эшләнеп куела. Бүген, бу мәчет, авыл мәхәлләсе булып формалашып, җирле мөселманнарга хезмәт итә. Мәчет тирәсендә мәдрәсә оешып балаларны һәм олыларны укыта башлыйлар. Авылның имамы, Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте казые , отставкадагы полковник, Чичкан авылы халкының иң дәрәҗәле кешеләренең берсе, үзенә йөкләнеп алган эшне, чын күңеле белән эшли. Авылның иҗтимагый киңәшмәсе, рәисе Нәбиулла Сәмигуллович Идиятуллин, мәчетнең һәм мәхалләнең актив кешеләре белән Чичкан авылына яңа сулыш өрәләр. Чичкан авылының, үзенең гомуми белем бирү мәктәбе, Комсомол район сәнгать мәктәбенең татар фольклор бүлеге филиалы, мәдрәсә бергә эшләп төрле чаралар үткәреп авылга дан салалар.

   Бүген исә, мәчетнең 20 еллыгына биш корбан чалып кунаклар чакырганнар. Ничә көн авыл хатын-кызлары бик зурдан, мул итеп өстәл әзерләгәннәр. Күп кенә Чичкан халкы һәм тирә-якта яшәүчеләр, бәйрәм үткәрер өчен, үзләренең хәләл акчаларын биргәннәр.

   Бәйрәмнең концерт программасын "Дуслык” исемле балалар фольклор ансамбле башлап җибәрде. Программада мөнәҗҗәтләр, Ходайны һәм халкыбызны мактаган, зикер җырлар яңгырады. Киемнәре дөрес, җырлаулы югары сыйфатлы итеп башкарылды.
   Төп бәйрәм программасын башлап җибәрер өчен Сәетзада хәзрәт үзе алынды. Алдында урам тулы ак яулыклы әби-апаларны, хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны, балаларны, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны күргәч, беречне сүзләрендә үк , күзләре яшьләнде, тамак төбе төерләнде.... Ул елап җибәрде. Бу чын горур , бәхетле, шатлыклы , чын ир кеше күз яшьләре иде. Булышлыкка Чувашстан мөселманнары диния нәзәрате мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үзе алынды. Чын оратор, сөйләү сәнъгате остасы, күп трибуналарда дан тоткан Әлбир хәзрәт бик тәфсилләп, Чичкан авылының мәчетләре турында , аның эше турында сөйләп бирде. Шулай ук , авыл поселениясе башлыгы Юрий Геннадьевич Лукиянов, авыл хуҗалыгы оешмасының башлыгы Василий Петрович бәйрәмгә килгән халыкны котладылар, үзләренең ике-авылның, Чичкан һәм Цурацык авылларының һәм ике милләтнең үз-ара тату яшәүнең сәбәбе: динле, гореф-гадәтле, телле, мәдәниятле, эш сөючән булуда дип белдерделәр. Василий Петрович:”Без үзебездә аңлап җиткерә алмыйбыз, нинди кадерле кунакта булганыбызны. Шундый ак йөзле, дустанә, мәрхәбәле һәм мөхәббәтле монда халык. Иң шатлыклысы, барысыда үзебезнеке.” Котлау сүзләре күп булды, татар авылларыннан килгән имамнар, Казанннан килгән галимнәр, иҗтимагый үзәкләрдән килгән җитәкчеләр, бик күп булды. Авылның иң олы дәрәҗәле кешеләренең берсе, авыл тормышына битараф булмыйча, дин, белем бирү эшләрендә, мәдәният һәм спорт эшләрен җанландырып баручы, Комсомол район собраниясе депутаты, республикада танылган "Слава картофелю” оешмасы директоры Хасиятулла Идиятуллин да горурлык хисләре белән авылдашларын һәм килгән кунакларны котлады, киләчәктә тагын да булышып бердәм яшәргә тәкъдим ясады. Казаннан килгән галим Илдус Әмирхан, икенче көн инде, татар дөньясына зур позитив оеткы бирүче Тукай, Урмай, Чичкан авылларында булганына сөенеп , бәйрәмгә килгән халыкны мактап, татар халкына мәдхия укыды, үзенең чын күңелендә туган хисләрен килгән кунакларга җиткезде.
   Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте, республиканың милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чичкан авылы поселениясендә, дини эшләрдә актив катнашучыларга "Рәхмәт хаты” язуын тапшырды.
Соңыннан халык , дога укып мәчеткә корбан ашына керделәр. Өстәлдә ни генә юк, бик зур итеп, мул итеп аш-су хәстәрләгәннәр. Йөзләгән кеше бер вакытта өстәлләр артына утырып корбан ашыннан авыз итте, башка сый-хөрмәттән сыйландылар. Бу эшкә Сәетзадә хәзрәт кенә түгел, Чичкан авылы халкы да шатлыклы күз яшьләренә төелгәндер. Булдырдыгыз, ӘФӘРИН кардәшләребез!
 
Карап чыгулар: 778 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz