Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 27.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2011 » Июль » 26

    23 июль көнне Чувашстан республикасының Тукай авылы халкы мәчет ачылуның 20 еллыгын билгеләп үтте. Авыл бик тә динле булуы белән аерылып тора, күпчелек халык биш вакыт намазның барысын да вакытында укып барырга тырыша.
 
   Күптән түгел мәчет каршында мәдрәсә эшли башлаган. Анда теләге булган һәркем диннең төп нигезләре буенча дәресләр ала алган. Кызганычка каршы, авылда балалар бакчасы юк. Шуңа күрә, авыл халкы уйлашкан-уйлашкан да, мәчет каршындагы мәдәрәсәне балалар бакчасы итәргә булган. Ә авыл халкы өчен Тукайда яңа мәдрәсә төзеләчәк. Шушы бәйрәм көнендә аның нигезенә беренче таш салу тантанасы да узды.

   Бәйрәм ... Укырга »
Карап чыгулар: 586 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Чичкан авылы халкы бүген Татарстаннан һәм Чувашстанның төрле районнарыннан килгән кардәш-милләттәшләрне, дусларны, кунакларны кабул итте. Авылның яңа мәчетенә 20 ел. Дөрес, авылда 150 ел өлек үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китүе белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса , икенчесе Чичкан авылында салына. Бу эшнең башында Рахимулла абзый була. Авыл картлары һәм җәмәгатьчелек белән Чичкан авылының иске зыярат җирендә кыска вакытта ике этажлы мәчет эшләнеп куела. Бүген, бу мәчет, авыл мәхәлләсе булып формалашып, җирле мөселманнарга хезмәт итә. Мәчет тирәсендә мәдрәсә оешып балаларны һәм олыларны укыта башлыйлар. Авылның имамы, Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте ... Укырга »
Карап чыгулар: 776 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Тукай авылы мәчетенең 20 еллык бәйрәме белән мәдрәсә нигезенә таш салу чарасы гомум татар тантанасына әйләнде. Мәхәллә булып яшәп яткан Чуашстанның Тукай авылына ни өчен зур өметләр баглана? Тукай авылының татарның милли яшәешенең беренче ныклы күзәнәге булуның сәбәбе нидә? 23 июльдә Чуашстанның Тукай авылы (Токаево) мәчете ачылуның 20 еллыгы һәм авылда яңа мәдрәсә нигезенә беренче таш салу уңаеннан, зур бәйрәм чаралары уздырылды.
 
   Тукайга Үзәк Диния нәзарәтенең төбәкләрдәге мөфтиятләрдән вәкилләр, динчеләр, Казаннан олы кунаклар килде. Шул ук көнне Чуашстанның Батыр районындагы Кыр Бишкеге авылында яңа мәчет ачылды. Халык мәчетне ике а ... Укырга »
Карап чыгулар: 587 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz