Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Чәршәмбе, 22.11.2017

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 195
Баш бит » 2011 » Июль » 26 » 26-07-11 Татар кузэнэге Тукайда янарды
26-07-11 Татар кузэнэге Тукайда янарды
20:42
   Тукай авылы мәчетенең 20 еллык бәйрәме белән мәдрәсә нигезенә таш салу чарасы гомум татар тантанасына әйләнде. Мәхәллә булып яшәп яткан Чуашстанның Тукай авылына ни өчен зур өметләр баглана? Тукай авылының татарның милли яшәешенең беренче ныклы күзәнәге булуның сәбәбе нидә? 23 июльдә Чуашстанның Тукай авылы (Токаево) мәчете ачылуның 20 еллыгы һәм авылда яңа мәдрәсә нигезенә беренче таш салу уңаеннан, зур бәйрәм чаралары уздырылды.
 
   Тукайга Үзәк Диния нәзарәтенең төбәкләрдәге мөфтиятләрдән вәкилләр, динчеләр, Казаннан олы кунаклар килде. Шул ук көнне Чуашстанның Батыр районындагы Кыр Бишкеге авылында яңа мәчет ачылды. Халык мәчетне ике айда төзеп өлгерткән. Кичен Тукай авылында Чуашстан республикасы күләмендә "Шәкертләр бәйрәме” оештырылды.
 
   Тукай авылы – үзе бер дәүләт
   Чуашстан республикасы татарлары, андагы авыллар, дини һәм милли тормыш турында Татарстанда күп сөйлиләр, язалар, телевидениедән еш күрсәтәләр. Әлбәттә, Чуашстандагы мәчетнең 20 еллыгын бөтен татар тантанасы итеп үткәрүнең үз сере бар. Һәм, бәхеткә, бу серне Чуашстан татарлары хикмәт белән башка төбәк татарларына, шул исәптән Татарстанның үзенә дә аңлата, әйтергә кирәк, хәтта үрнәк күрсәтә. Хәзер Чуашстандагы татар авылларын мәхәллә системасы белән яши дип әйтә алабыз. Андагы милли яшәешне, татарны милләт буларак саклаган мәхәллә системасын башкалар да аңласын өчен бу турыда тәфсилләп язып китик.
 
   Комсомол районындагы Тукай авылында мәхәллә – авылның Иҗтимагый Киңәшмәсе (Общественный Совет) 2007 елда оеша. Аны Эшмәкәр Әгъзам хаҗи Шакиров җитәкчелегендәге бер төркем бизнесменнар булдыра. Иҗтимагый Киңәш Тукай авылы халкының пай җирләрен мәчет исеменә терки һәм җирләрне арендага бирә башлап, шуннан кергән акчаны авылның иҗтимагый эшенә тота башлый. Ерактан ук күренеп торган авыл капкасы төзелә, авылга юл салына, мәхәллә – Иҗтимагый Киңәш хисабына мәчет балалар бакчасы, мәдрәсә ролен дә үти башлый. Мәхәллә халкы мәктәпкә дә булышып тора. Ягъни авыл үз көнен үзе күрә, хакимияттән ярдәм сорамыйча, чын татарча яшәп ята. Бүген Чуашстандагы татар авыллары гына шулай яшәсә, 1917 елгы революциягә кадәр бөтен татар дөньясы шулай исән калган. Халык үзе мәчет төзеп, мәдрәсә ачып, динне, телне саклаган. Мәхәллә системасының кичә дә, бүген дә, иртәгә дә татарны саклаячак бердәнбер юл булуында хәзер күпчелек шикләнми.
 
   Тукайда чын татар тормышы
   500гә якын хуҗалыгы булган Тукай авылы динилеге ягыннан Чуашстандагы башка татар авылларыннан да аерылып тора. Тукайга килеп керүгә игътибарны йортларның төзеклеге, халыкның бай яшәве генә җәлеп итми, ә урамдагы балаларның яулыктан, түбәтәйдән йөрүе күзгә ташлана. Ә инде олылардан алып, кечкенә малайларның да һәрвакыт мәчеткә намазга килүе Русиядә сирәк очрый торган күренеш. Селсоветы булмаган Тукай авылында урта мәктәп эшли. Анда 297 бала укый, киләсе елда балалар саны 325кә җитәчәк. Авылда шулай ук "Нурлы иман” дигән газеты да чыгарыла. 2007 елдан башлап газет чыгымнарын Иҗтимагый Киңәш күтәрә. "Нурлы иман”ны әзерләү эшен Гаязетдин һәм Мөршидә Җамалетдиновлар алып бара. Авылның http://tokaevo.ucoz.ru сайты эшләп килә.
 
   Күреп торуыбызча, авыл җирлеге дә булмаган Тукай авылы чын дәүләт булып яши. Мәхәллә мәчетне дә, мәдрәсәне дә, балалар бакчасын да үзе карый, хакимиятнеке булган мәктәпкә дә ярдәм итә. Аннан тукайларда гаделлек, тигезлек кагыйдәсе саклана. Мисал өчен, баймы син, урта хәллеме син – бу мөһим түгел. Авылда һәркем тигез, һәркем авыл өчен кара эшне дә, агын да эшләргә тиеш. Монда кушып эшләтү дигән әйбер дә күренми, ягъни һәркем теләп, чын күңелдән эш йөртә. Юкса, миллионер байларның авыллары өчен тырышып йөрүләрен тагын ни дип атыйсың!
 
   Ил картлары белән түбәтәйле малайлар
   Хәзер Тукайда эшләп килгән бердәнбер мәчетнең 20 еллыгы турында сөйләп китик. Сүз башы шул турыда иде бит. Ләкин Тукай авылы турында язмыйча, мәчетнең 20 еллыгы турында сөйләп булмый иде. Ник дигәндә, андый бәйрәмнәр, мәчет ачылышлары һәрвакыт узып тора. Ни кызганыч, мәчетләр саны күп булса да, аларда дини тормыш гөрләми. Ә Тукай мәчете, авылы чын мәхәллә булып яши. Монда чын дини вә милли яшәеш бар. Шуңа да бәйрәмгә төрле җирләрдән кунаклар килде, халык җыелды, иң мөһиме тукайлар үзләре мәчетләренең 20 еллыгына дәррәү күтәрелеп килде. Шуңа да бәйрәм кунаклар өчен түгел, ә тукайларның үзләре өчен оештырылуын әйтергә кирәк. Җыенга ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле агайлар, йөзләрендә иман нуры булган балалар җыелган иде.
 
   Тукай мәчетнең 20 еллык тантанасына Чуашстан, Мәскәү мөфие Әлбир Крганов, Комсомол районы башлыгы Евгений Карпеев, Чуашстан Дәүләт Советы депутаты Кыяметдин Мифтахетдинов, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияты рәисе Рамик хаҗи Гадельянов, Үзәк Диния нәзарәтенең Пенза өлкәсе мөфтияте рәисе Әбүбәкер хәзрәт Юнкин, Русия ислам университеты ректоры (РИУ) Рәфыйк Мөхәммәтшин, күренекле мәгърифәтче Илдус Әмирхан, рәссам-калиграф Нәҗип Нәккаш, Уфа һәм Мәскәүдәге Ислам университетлары вәкилләре Әхмәт хәзрәт Гарифуллин белән Илдар хәзрәт Әләүтдинов, Чуашстан муллалары килде. Кунаклар, Тукай авылы халкына алга таба да Русия татарларына үрнәк булып калуларын теләп, чыгышлар ясады. Тукайда дини һәм милли яшәешнең чын үрнәге булуын ассызлыклады. Җыенны Тукай авылы имам-хатыйбы, "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов алып барды.
 
   Җыелыш вакытында Тукай авылы мәчете һәм авыл тормышында актив катнашучыларга Чуашстан Диния нәзарәте, Иҗтимагый Киңәш, мәчет исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Мөфтинең рәхмәт хатлары Шакир ага Әхмәтҗанов, Рәхим ага Хәбибуллин һәм өендә авыл халкына 20 ел намаз укыткан Сания апа Җамалетдиновага тапшырылды.
 
   Тукайда мәдрәсә нигезенә таш салынды
   Көн эссе булса да, җыелган халык бәйрәм тантанасыннан таралмады. Һәркемнең чыгышын игътибар белән тыңлап, чын күңелдән "амин” әйтеп торды. Бәйрәм тәмамлангач, халык төркеме тәкбир әйтеп мәдрәсә салыначак урынга юнәлде. Иң алдан Чуашстан татарларының дини лидеры Әлбир Крганов, мәхәллә системасын фәнни өйрәнгән галим Илдус Әмирхан, татар дөньясында беренчеләрдән мәхәллә системасын эшләтеп җибәрүче булып тарихка кереп калачак Әгъзам хаҗи Шакиров, Чуашстан татарларының мәдәни лидеры Фәрит Гибатдинов, имамнар – татар милләтен чын мәгънәсендә хәрәкәткә китерүчеләр, алар артыннан иманлы, бердәм халык атлады.
 
   Хәзер мәдрәсә нигезе турында берничә сүз. Баксаң, нигезне заманында колхоз салып куйган икән. Дөрес, алар аны мәдрәсә өчен дип түгел, ә клуб бинасына дип әзерлиләр. Әмма төркем булып атлаган халык әйтмешли, Аллага шөкер, нигезе мәдрәсәгә булды. Чөнки авыл халкы клубны кирәксенми. Барлык чаралар да мәчеттә уза.
 
   Мәдрәсәгә беренче нигез ташын мөфти Әлбир Крганов, Тукайның имам-хатыйбы Наил Җамалетдинов салды. Аннан соң кыйблага каратып мәдрәсә нигезендә корбан чалынды. Мөфти Әлбир Крганов мәгърифәтчелек, татар халкының гомер бакый укымышлы булуы турында чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, халык Әлбир хәзрәтне йотлыгып тыңлый, аны чын лидер итеп кабул итә.
 
   Шәкертләр бәйрәме яки бәйрәм намаз вакытында туктап торды
   Бу чарадан соң халык һәм килгән кунаклар "Тукай паркында” әзерләнгән "Шәкертләр бәйрәменә” ашыкты. Әлеге бәйрәм бөтен Чуашстан күләмендә оештырылды. "Шәкертләр бәйрәме” мөфти Әлбир Крганов тәбрикләвеннән башланып китте. Әлбир хәзрәт Тукай авылы Иҗтимагый Киңәшенең актив кешеләре: Исмәгыйл Минатуллин, Хасиятулла Шакиров, Миңназыйм Гайнетдинов, Рафаил Гинатуллинга балаларны дини тәрбияләүгә, авылны күтәрүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
 
   Шулай ук Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкче Мансур хәзрәт Хайбуллов белән "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры, Тукай авылы имам-хатыйбы, мөфтинең урынбасары Наил хәзрәт Җамалетдинов мөселман җәйләүләрендә ял иткән иң актив балаларга истәлекле бүләкләр бирде. Киләчәктә Тукай авылында республика күләмендә "Шәкертләр бәйрәме” ел саен үтә башларга мөмкин.
 
   Аннан соң сәхнәгә шәкертләр чыкты. Алар мөнәҗәтләр башкарды, шигырьләр сөйләде. Бәйрәмдә Урмай авылының "Мишәр” һәм "Тамчы” ансамбльләре дә чыгыш ясады.Шәкертләр өчен көрәш мәйданы да әзерләнгән иде. "Шәкертләр бәйрәме” нең баш батыры булып Тукай авылы егете Ирек Сафиуллин калды.
 
   Шәкертләрнең, Чуашстан яшьләре чыгышлары тәмамлангач, сәхнәгә Казаннан килгән җырчылар Фердинад Сәләхов һәм Вадим Захаров чыкты. Бәйрәм, ястү намазына азан әйтелгәч, кенә тәмамланды. Иң мөһиме: чыгышлар икенде һәм ахшам намазлары вакытында туктатылып торды, халык бергәләп намаз укыды.
 
   Тукай күзәнәге башка авылларга да күчсен
   "Шәкертләр бәйрәме” вакытында мөфти Әлбир Крганов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мәгърифәтче Илдус Әмирхан, Әгъзам Шакиров, Фәрит Гибатдинов һәм Чуашстан имамнары, килгән кунаклар катнашында "Балаларга рухи-әхлакый һәм милләтпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә мәхәлләнең роле” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрелде. Мәхәллә системасын фәнни өйрәнүче Илдус Әмирхан Тукай авылында чын милли тормыш булуын, авылның дингә нигезләнгән чын мәхәллә булып яшәвен әйтеп узды.
 
   Рәфыйк Мөхәммәтшин исә мәхәллә системасы төзелмичә торып, Ислам яңарышы, үсеше булмавын ассызлыклады. Мисал өчен, Татарстанда 1300 мәчет булса да, чын мәхәллә булып яшәүчеләре 200 дә юктыр, диде ул.
 
   Мөфти Әлбир Крганов халкы булган мәчетләрнең генә чын мәхәллә икәнен, ягъни аларда һәрвакыт ярдәмгә килүче мөселманнар булуына басым ясады. Әгәр мәчеткә намазга имам белән мөәзин генә йөрсә, ул мәчеттә эш бармый, дигән фикердә ул. Мөфти татарларны Русиянең барплык халыклары белән дус булып, үзләренең милли тормышын алып барырга чакырды. – Татар конгрессы җыеннарында милләтне саклау юллары турында баш ватканда, Тукай авылы халкы милләтне саклау юлын күрсәтте. Алар мәхәллә булып оешып, чын милли тормышта яши -, диде Әлбир Крганов.
 
   Ахырда мәгърифәтче Илдус Әмирхан белән Тукай авылы турында шактый сөйләшеп тордык. Мәхәллә системасына күчү хакында моннан 20 ел элек сөйли башлаган Илдус Әмирхан фикерен хәзер күпләр кабул итә. Ә бит заманында бу тәкъдимне, дөресен әйткәндә, ата-баба юлын күпләр кире какты. – Менә Тукайда бу система эшләп китте. Монда чын татар тормышы. Үземне туган илемдә итеп хис итәм. Биредә бар да яулыклы, эчүчеләр юк. Тукай татар дөньясына милли яшәеш күзәнәген күрсәтте , – диде Илдус Әмирхан.
 
   Чыннан да, мәхәллә системасы тулы көченә Тукай авылында эшләп китте. Шуннан соң гына башка төбәкләрдә дә мәхәллә булып оешу хәрәкәте башланды. Бер яктан караганда, 100 черек башак булуга караганда, бер таза бөртек булу хәерле. Чөнки теге 100 башак барыбер череп бетә. Ә Тукай авылы – таза бөртекләрнең берсе. Һишчиксез, татар авылы Тукай кебек яшәргә тиештер ул. Үз көнен үзе күреп, иманын саклап, беркем белән дә каршылыкка кермичә. Тукай авылы мисалын башкалар да күреп алыр дигән өмет юк түгел. Илдус ага әйтмешли, Тукайдагы милли яшәеш күзәнәге башка авылларга да күчәр әле. Чөнки күзәнәкләр гел күбәеп, яңарып тора. Шуңа Тукай авылы аша татар да яңарыш чорын кичерер, яңа чорга керер.
 
Махсус «Татар заманы» өчен Саша ДОЛГОВ
Карап чыгулар: 349 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2011  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2017
Сайт управляется системой uCoz