23 июль көнне Чувашстан республикасының Тукай авылы халкы мәчет ачылуның 20 еллыгын билгеләп үтте. Авыл бик тә динле булуы белән аерылып тора, күпчелек халык биш вакыт намазның барысын да вакытында укып барырга тырыша.
Күптән түгел мәчет каршында мәдрәсә эшли башлаган. Анда теләге булган һәркем диннең төп нигезләре буенча дәресләр ала алган. Кызганычка каршы, авылда балалар бакчасы юк. Шуңа күрә, авыл халкы уйлашкан-уйлашкан да, мәчет каршындагы мәдәрәсәне балалар бакчасы итәргә булган. Ә авыл халкы өчен Тукайда яңа мәдрәсә төзеләчәк. Шушы бәйрәм көнендә аның нигезенә беренче таш салу тантанасы да узды.
Бәйрәм тантанасы мәчет янындагы мәйданда үтте. Анда Чувашстан мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, Комсомольски районы башлыгы Евгений Карпеев, Чувашстан Дәүләт Советы депутаты Кыяметдин Мифтахетдинов, Казанның Россия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, атаклы җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирханов, художник-каллиграф Нәҗип Нәкыш һәм башкалар катнашты.
Чара Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте. Аларны Уфа шәһәре Ислам университеты шәкерте Рәис Арифуллин укыды. Аннары кинәт кенә инде күптән гүр иясе булган Бәдретдин хәзрәт Мөхәммәтгалиевнең көр тавышы яңгырады. Бу — аның моннан 20 ел элек мәчет ачу тантанасында сөйләгән, яздырып алынган вәгазе иде.
Әгәр дә тарихка күз салсак, Тукай авылы мәчете — дин иреге әле бирелә генә башлаган чорда ачылган беренче мәчетләрнең берсе. Бу 1988-1989 елларга туры килә. Шушы ук чорда Идел Болгарында Ислам дине кабул иткәнгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәләр. Шуннан файдаланып, Тукай авылы халкы мөселман мәхәлләсе оештыру һәм мәчет бинасын халыкка кайтарып бирү турында сорап хат яза. Шул ук елның ноябрь аенда бина мәхәллә әгъзаларына кайтарыла. Тик халыкның мәчеткә «кайту»га әзер булмавы сәбәпле, аны ачу язга кадәр кичектереп торыла.
1990 елның 12 апрелендә исә, ярты гасыр тынлыктан соң, халыкны намазга дәшеп авылда беренче азан тавышы яңгырый.
|