Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 18.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2009 » Гыйнвар » 22 » 22-01-09 Урмай авыл поселениясендә - Бердәм информ көн
22-01-09 Урмай авыл поселениясендә - Бердәм информ көн
19:54
   2009 елның 21 гыйнварында Комсомол районында информ көне булып  үтте. Катнашучылар өч төркемгә бүленеп, төрле авылларга юл тоттылар: Комсомол районы авыл поселениясе, Чичкан авыл поселениясе һәм Урмай авыл поселениясе. Шәһәр төзү министерствосы дәүләт экспертизасы идарәсе, ЧР җәмгыять инфраструктурасы үсеше башлыгы  — Баскаков Николай Иванович, район администрациясенең эшләр белән идарә итү һәм энергия саклау бүлеге башлыгы  Скворцов Юрий Всеволодович —  иң беренче итеп Урмай авылы поселениясенә юл тоттылар.
   Анда алар Урмай авылы җирлегенең җитәкчесе Минзает Минзагирович Зайнуллин белән очраштылар һәм Урмай, Тукай авыллары турында сораштылар. Урмай һәм  Тукай авыллары көннән-көн матурлана, зурая бара. Яшьләр авылда калалар, балалар туу саны да бик арткан. Авыл халкы мал-туарны бик күп асрый, халык бик тырыш һәм уңган. Урмай авылында ике мәктәп, бер балалар бакчасы, 22 шәхси кибет эшли, өченче мәчет төзелеп килә, бер җиһаз ясау цехы эшли, Тукай авылында ике ит цехы бар. Әгъзалар Урмай авылы мәдәният йорты, модельле китапханә, офис, почта белән таныштылар. Әгъзалар, Комсомол районында татар авыллары бик бай, бик матур яшәүләренә сокланып, һәрбер йортның  матур итеп төзелгәненә исләре китеп сөйләп бардылар.
   Соңыннан юлны Комсомол районы балалар сәнгать мәктәбенә тоттылар. Анда алар балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе, Чувашстан Республикасы татарларыны милли-мөхтәрият рәисе Абдулла улы Фәрит Гыйбатдинов белән күрештеләр һәм мәктәптә эшләүчеләрне борчыган сорауларга җаваплар бирделәр.

                                           

Ләйсән ГАЙНУЛЛИНА.

Теркәлүләр: Картина 1 · Картина 2
Карап чыгулар: 795 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 4.0/2 |
Всего комментариев: 1
19.02.2009
1. Алексей (Marikont) [Материал]
Хех, краткость сестра таланта dry

Спасибо!

P.S. что то глаза устают от вашего сайта, не пойму из-за чего именно angry

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Гыйнвар 2009  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz