Моннан 15 ел (1994 ел) Рамазан аенда Тукай авылында Төркиянең Конья шәһәреннән Йосыф Аҗар хәзрәт булып, Ислам диненең тормышы белән танышып, халык арасында вәгазьләр сөйләп, мәктәптә балалар белән гарәп язмасын өйрәтеп, ислам нигезләре буенча дәресләр биргән иде. Ул Рамазан ае буена икенде һәм ахшам намазлары арасында Коръән укып безнең әби-бабаларыбыз рухына багышлаган иде. Бу хакта тәфсилләбрәк танышырга теләүчеләр сайтыбызның "Бу кызыклы" бүлегеннән танышырга булдырасыз.
15 елдан соң авылдашыбыз Әгъзам хаҗи Шакиров аның белән телефон аша элемтәгә кереп сөйләшә. Йосыф хәзрәт Аҗар үзенең әңгәмәсендә Тукай авылының кунакчыллыгын онытмавы, андагы халыкның аны ихтирам итүен искә ала. Ул бар авылдашларга да үзенең сәламын тапшыра, аерым басым ясап мөфти Альбир хәзрәт Крганов, Шакир Әхмәтсафинны, Гаяз Җамалетдиновны, үзе дәрес биргән укучыларга үзенең чын-чын сәламнарын тапшыра. Җае килгәчтән дә, бу якларга килеп чыгарга өмете барлыгын белдерә. Аллаһы боерса изге ниятләр үтәлми калмас. Хаҗи Әгъзам аңа авылда булган үзгәрешләр хакында сөйли һәм интернетта авыл сайтының адресын бирә.
|