Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 18.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2009 » Февраль » 1 » 01-02-09 Тукай авылы мәхәлләсе иҗтимагый Киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы.
01-02-09 Тукай авылы мәхәлләсе иҗтимагый Киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы.
23:57

   1 февральда авыл иҗтимагый Киңәшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Киңәшмә эшендә Комсомол район башлыгы Г.Ф.Волков, район администрациясе юристы А.Г.Җамалетдинов, район администрациясенең җир эшләре буенча белгече М.Г.Җамалетдинов, Урмай авыл җирлеге башлыгы М.М.Зәйнуллин, Чувашстан татарларының мәдәни-иҗтимагый автономиясе рәисе Ф.А.Гибатдинов катнашты. Киңәшмә үз эшен авылның имам ярдәмчесе Рифкат Хабибрахмановның Коръән укуы белән башланды. Киңәшмә утырышын ачып, аның рәисе Ә.Шакиров көн тәртибендәге каралачак сораулар белән таныштырды . Төп сораулар буенча район башлыгы Г.Ф.Волков чыгыш ясады һәм Тукай авыл карамагында булган җир биләмәләре пайлары халыкка кайтарылып бирәчәгенә ышаныч белдерде. Халыкны борчыган икенче сорау – Тукай мәктәбенең кысын булуы һәм балаларга класс бүлмәләренең җитешмәүе. Бу сорауга Геннадий Федорович: “ Бу эш республика күләмендә билгеле, кайбер оештыру эшләре башкарылган, тик дөнья күләм кризисс чорында бу эш 2010 елга күчереләчәк”, - диде. Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзаһид Минсагирович авылдагы чисталык, урамнардагы юлларның торышы һәм башка күп сорауларга тукталды. Администрация юристы Айрат Гаязович җир биләмәләрен халыкка кайтарып алу эшләренең уңай якка чишеләчәге буенча эшләнгән эшләр белән таныштырды.

     Район башлыгы Г.Волков һәм  татар иҗтимагый автономиясе рәие Фәрит Абдуллови иҗтимагый Киңәшнең эшчәнлеге белән кәнәгать булуларын һәм башка авылларга да үрнәк булып торуын әйттеләр. Алар бигрәктә Интернет челтәрендә авылның ике телдә үз сайты булуына, авылның даими рәвештә нәшер ителеп килүе район күләмендә генә түгел республика күләмендә дә, Бөтен татар конгресында да үрнәк булуына басым ясадылар.  Район вәкилләре Киңәшмә утырышында катнашучыларның күп кенә сорауларына җавап бирделәр.

      Гаязетдин Җамалетдинов авылның энциклопедик белешмәсен булдыру хакында сөйләде. Ул бу өлкәдә күп кенә материал җыелганлыгын һәм аның беренче варианты булдырылганлыгын һәм авыл халкыннан бу эштә ярдәм кулы сузуын үтенде.

     Әгъзәм Халимович киңәшмә утырышының соңында утырыш эшендә катнашучыларга үзенең рәхмәтен әйтте һәм моннан 15 ел элек авыл халкына ислам дине буенча белем бирүче төрекле Юсыф Аҗар белән элемтәгә кереп сөйләшевен һәм авыл халкына аның сәләмнарын җиткерде.

    Утырыш оешкан төстә тирән эчтәлек белән эшлекле рәвештә үтте.

Карап чыгулар: 619 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
25.02.2009
1. Афанасий (Afanasik) [Материал]
Бывают в жизни огорченья sad
Но это не тот случай biggrin

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Февраль 2009  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz