Бәби туды, нинди
шатлык бүген! Җиткерәбез ихлас теләкне Ак биләүгә салган нарасыйга Бәхет булсын иң зур бүләге.
Бала дөньяга килү - кечкенә хикмәт, аны һәр ата-ана
түземсезлек белән көтә. Сабыйлы йорт кечкенә җәннәт кебек, бала бөтен
игътибарны үзенә җәлеп итә: аның беренче елмаюы, беренче әттә, әннә диюе,
беренче мәртәбә тәпи атлап китүе...
Бүген 24 гыйнварь көнне авылыбызда тагын бер сабый дөньяга
аваз салды, Гөлназ һәм Фирдус
Зинетуллиннар гаиләсендә кыз бала туды. Бүгенге көннән өегезнең яме тагын да
артты. Нәниегезнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка
туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сагәдәтле булуын телибез.
Кадерле балагызга Аллаһы Тәгалә гүзәл холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен.
Җан җимешегез шәфкатьле, инсафлы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни
булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын узегезгә.
Тукай урта мәктәбе укытучылары
|