Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » Яңалыклар архивы
   Казанның милли-мәдәни үзәгендә Чуашстан һәм Татарстан Диния нәзарәтләре татар конгрессы ярдәмендә Мәүлид бәйрәме уздырды. Әлбир хәзрәт Кргановның, Мәскәү өлкәсе һәм шәһәре мөфтие буларак, рәсми төстә Казанга беренче тапкыр килүе.
   Казанда узган Мәүлид бәйрәме Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен олылау чарасы гына булмады: бәйрәмгә татар зыялылары, тарихчылар, язучылар, җырчылар, дин әһелләре җыелды. Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дә килде. Дин әһелләре белән зыялыларның бергәләп бәйрәм оештыруы үзе үк татар милләтенең инкыйлабка кадәр булган яшәешенә кайтуга бер адым булды.
 
Карап чыгулар: 809 | Дата: 22.02.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (1)

   Мәктәптә без борынгы заман, урта гасыр, СССР, Россия һәм башка тарихларны өйрәнәбез. Әмма үзебезнең төбәк, авылыбыз тарихы бер читтә кала бирә. Әмма бу алай булырга тиеш түгел, чөнки туган йортың, синең әти-әниең, туганнарың, авылдашларың, син белем алган мәктәбең, хөрмәтле укытучыларың, якын дусларың, син уйнап, дөнья рәхәтен һәм бәхетен тоеп, бер кайгысыз үткәргән яшьлегең, барлык шатлыклы һәм кайгылы көннәрне кичергән туган авылың. Менә ни өчен кайда гына яшәмә, кая гына барма - туган авылыңны сагынасың, һәрчак күңелеңдә синең туган авылың була, аны оныта алмыйсың, тик ни кызганыч авылыбызда тарих белән кызыксынучы агайларны-бабайларның исемнәрен искә алырга авырсынам. Шулай да бу өлкәдә күп көч куеп эшләүче берәүне искә алып, яшь буынга әйтми китсәк без гөнаһлы булыр идек. Бу кеше безнең дәү әтиебез Гаязтдин Җамалетдин улы Җамалетдинов. Ул 1938 елда элеккеге ... Укырга »
Карап чыгулар: 603 | Дата: 20.02.2011 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (3)

   25 декабердә яраткан әбиебез Шагиева Рәмзия Гилач кызының 55 яшьлек олы юбилее.
   Кадерле әбиебез!!! Сине шушы туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Сиңа гомернең иң озынын, кояш нурларының иң җылысын, яктысын, сәламәтлекнең иң ныгын, күңел тынычлыгы, бәхетнең иң олысын, җан тынычлыгы, мул тормыш. Кайгы хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, шатлыклы гомер кичерүеңне телибез.
 
  Назлап, әби, баш иябез
Чын күңелдән сөеп, хөрмәтләп
Юл күрсәтеп, бәхет биргән өчен.
Рәхмәт, әби, сиңа мең рәхмәт!!!
Изге теләк, назлы сүздән башка,
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик ... Укырга »
Карап чыгулар: 1138 | Дата: 25.12.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

  "Шәһруллаһил Мөхәррәм” буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае” дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр.
Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Гашура Мөхәррәм аеның 10 көне. Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
Һиҗри елның тәүге ае булган Мөхәррәмнең 10 көне Гашура көне дип атала.
Гашура көненең Аллаһ хозурындагы бөеклеген Фәҗр сүрәсенең икенче аяте булган "Ун төн белән ант итәм” сүзләреннән үк сиземләргә була. Кайбер тәфсирләрдә ошбу ун ки ... Укырга »
Карап чыгулар: 577 | Дата: 15.12.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче Бөтенрусия татар авыллары оешмасы Советы киңәйтелгән утырышы узды. Анда Русиянең 22 төбәгеннән татар авыллары башлыклары, кайбер район җитәкчеләре һәм милли мәдәни автономия вәкилләре катнашты. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды. Ул җыелышка килгән кунакларны сәламләп бүгенге татар авылларының Русиядә мөһим роль тотулары, милли мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән даими шөгылләнүләре, эшмәкәрлекне үстерү һәм аннан табыш алулары хакында әйтеп узды. "Татар кешесе җирле, милекле булырга тиеш. Шулай булганда гына ул үз-үзен, гаиләсен тота ала, замана белән бергә атлый”, - диде.
   Бөтенрусия татар авылллары оешмасын агымдагы елның маеннан бирле җитәкләүче Рәшит С ... Укырга »
Карап чыгулар: 541 | Дата: 06.12.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

                                    Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим!
     Мөхтәрәм имам-хатыйблар, мөтәвәллият әгъзаләре, газиз мөселманнар!
                          Әссәләмүгалейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!
 
Карап чыгулар: 700 | Дата: 15.11.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Россия Премьер-министры Владимир Путинны Чуашстандагы берәр чуаш авылына алып бармакчы булганнар. Вертолет белән республика авыллары өстеннән гизеп йөргәндә, хөкүмәт җитәкчесенең игътибары түбәләре әллә кайдан ялтырап торган Шыгырданга юнәлә. "Нинди авыл бу?" – дип кызыксынгач, аңа: "Татар авылы ул, анда барысы да пенсионер, эшләүчеләр юк", – дип җавап кайтаралар.
   Тарихны бергәләп торгызсак кына...
   Бу – мәзәк түгел, ә булган хәл. Чыннан да, 6 мең халык яшәгән Шыгырданда рәсми рәвештә эшләүче юк икән. Гомер-гомердән сәүдә белән шөгыльләнүче авыл халкы бүген дә традицияләренә тугры калган. Шәһәр халкын ит белән тәэмин итә. Тирә-юньгә даны таралган Шыгырдан көннән-көн матурая, з ... Укырга »
Карап чыгулар: 664 | Дата: 13.11.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

                               Җирсез кеше – илсез кеше
 
   Дөньядагы сугышлар, орышлар, кан коешлар җир өчен барган. Моны тарихның һәр сәхифәсе раслап тора. Юкка гынамы, элек ата-бабаларыбыз, малын таратканда да, җирен таратмаган. Татар дәүләтчелеге тарихында моңа мисаллар шактый. Татарда бит, җирсез кеше – илсез кеше дигән әйтем бар. Гомумән, җир, туган туфрак, кендек каны тамган урын турында бетмәс-төкәнмәс мәкаль-әйтемнәр шактый. 
Карап чыгулар: 613 | Дата: 06.11.2010 | Абруй: 5.0/5 | Аңлатма (0)

    21нче октябрь. Иртәнге сәгать алты. Тукай мәдрәсәсендә бер төркем хатын-кыз шәкертләр, тәсбих тартып, изге теләкләр теләп, дога кылып утыра. Авыл өстенә иртәнге азан җәелә. Шәкертләр, бергәләп, намаз укыйлар да хәерле сәфәргә кузгалалар. Автобус мәркәзебез Казан шәһәренә юл ала.
   Салонга аһәң< ... Укырга »
Карап чыгулар: 570 | Дата: 23.10.2010 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

  Хәзерге чорда  балаларның сәламәтлеген кайгырту мәктәп һәм гаиләнең төп проблемасы булып тора. Сәламәтлек - ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? ... Укырга »

Карап чыгулар: 1120 | Дата: 22.10.2010 | Абруй: 5.0/4 | Аңлатма (7)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz