Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 28.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » Яңалыклар архивы
   23 июль көнне Чуашстанның Комсомол районындагы Тукай авылында "Балаларга рухи-әхлакый һәм милләтпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә мәхәлләнең роле” дигән "түгәрәк өстәл” үткәрелде. Сөйләшүдә галимнәр, дин әһелләре һәм Тукай авылының иҗтимагый киңәшмә-мәхәллә әгъзалары катнашты.

   Бераз гына тарих
   Мәхәлләнең үткәне һәм бүгенгесе турында җитди сөйләшү булды ул. Төрки халыкларның бөек мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы мәхәлләне минидәүләт дип атаган. Икенче төрле әйткәндә, дәүләтен оештыра алмаган яки җуйган халыкларның дәүләте дип аңларга кирәк моны. Аны үтә гадиләштереп үзидарә дип аңлатучылар да бар. Сөйләшүдә актив катнашкан Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, мә­хәллә ул үзидарә генә түгел, үзеңнең кечкенә бер коллектив кешесе икәнеңне тану; бер җәмгыятьтә, ... Укырга »
Карап чыгулар: 594 | Дата: 03.08.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (1)


    23 июль көнне Чувашстан республикасының Тукай авылы халкы мәчет ачылуның 20 еллыгын билгеләп үтте. Авыл бик тә динле булуы белән аерылып тора, күпчелек халык биш вакыт намазның барысын да вакытында укып барырга тырыша.
 
   Күптән түгел мәчет каршында мәдрәсә эшли башлаган. Анда теләге булган һәркем диннең төп нигезләре буенча дәресләр ала алган. Кызганычка каршы, авылда балалар бакчасы юк. Шуңа күрә, авыл халкы уйлашкан-уйлашкан да, мәчет каршындагы мәдәрәсәне балалар бакчасы итәргә булган. Ә авыл халкы өчен Тукайда яңа мәдрәсә төзеләчәк. Шушы бәйрәм көнендә аның нигезенә беренче таш салу тантанасы да узды.

   Бәйрәм ... Укырга »
Карап чыгулар: 586 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Чичкан авылы халкы бүген Татарстаннан һәм Чувашстанның төрле районнарыннан килгән кардәш-милләттәшләрне, дусларны, кунакларны кабул итте. Авылның яңа мәчетенә 20 ел. Дөрес, авылда 150 ел өлек үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китүе белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса , икенчесе Чичкан авылында салына. Бу эшнең башында Рахимулла абзый була. Авыл картлары һәм җәмәгатьчелек белән Чичкан авылының иске зыярат җирендә кыска вакытта ике этажлы мәчет эшләнеп куела. Бүген, бу мәчет, авыл мәхәлләсе булып формалашып, җирле мөселманнарга хезмәт итә. Мәчет тирәсендә мәдрәсә оешып балаларны һәм олыларны укыта башлыйлар. Авылның имамы, Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте ... Укырга »
Карап чыгулар: 776 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Тукай авылы мәчетенең 20 еллык бәйрәме белән мәдрәсә нигезенә таш салу чарасы гомум татар тантанасына әйләнде. Мәхәллә булып яшәп яткан Чуашстанның Тукай авылына ни өчен зур өметләр баглана? Тукай авылының татарның милли яшәешенең беренче ныклы күзәнәге булуның сәбәбе нидә? 23 июльдә Чуашстанның Тукай авылы (Токаево) мәчете ачылуның 20 еллыгы һәм авылда яңа мәдрәсә нигезенә беренче таш салу уңаеннан, зур бәйрәм чаралары уздырылды.
 
   Тукайга Үзәк Диния нәзарәтенең төбәкләрдәге мөфтиятләрдән вәкилләр, динчеләр, Казаннан олы кунаклар килде. Шул ук көнне Чуашстанның Батыр районындагы Кыр Бишкеге авылында яңа мәчет ачылды. Халык мәчетне ике а ... Укырга »
Карап чыгулар: 587 | Дата: 26.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

    
   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Ринат Закиров Чувашиянең Тукай авылыннан килгән делегацияне кабул итте. Делегация дә авылның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов, Тукай мәхәлләсенең Иҗтимагый киңәшмә рәисе Минназыйм Гәйнетдинов, Комсомол районы җыелышы депутаты Әгъзам хаҗи Шакиров бар иде. 
  
   Кунаклар Тукай авылындагы бүгенге вәзгыять турында сөйләделәр. Биредә елына 30–40 бала дөньяга килә. Ягъни, табыйгый үсеш ел саен 17–18 кешегә артып бара. 500 хуҗалыклы авылда балалар саны – 500. Шуларның 207се - мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Авылда мәктәп, мәдрәсә, Иҗтимагый киңәшмә эшли. Яңа мәдрәсә т ... Укырга »
Карап чыгулар: 498 | Дата: 14.07.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   15 мартта Татарстанга рәсми сәфәр белән Чуашстан республикасы президенты Михаил Игнатьев килде. Ике республика башлыгының Казан Кирмәнендә узган очрашуында дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.
   Чуашстан президенты Михаил Игнатьевның Казан сәфәре ярты еллык президентлык чоры өчен икенче рәсми сәфәр үзенчәлеген йөртә. Моңа кадәр ул күршеләре белән танышуын Ульян өлкәсеннән башлаган иде.
   Игнатьевның Татарстан белән элемтәләре моңарчы бер дә юк иде дип әйтеп булмый. Чуашстан хөкүмәтендә хәзерге көндә Татарстаннан килгән ике түрә эшли.
   Аларның беренчесе – мәдәният, милли мәсьәләләр, мәгълүмат ... Укырга »
Карап чыгулар: 518 | Дата: 15.03.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

 Яраткан әниебез, әбиебез Шарафутдинова Сәкинә Камалдин кызы! Котлыйбыз сине 70 яшлек юбилеең белән һәм дөньядагы иң матур, иң изге теләкләрне телибез! Аллаh Тәгалә сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп итсен. Әтиебез, бабабыз белән пар канатлы булып озын, матур, тыныч гомер кичерегез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 

Белдерәбез туган көнеңдә.

... Укырга »

Карап чыгулар: 559 | Дата: 08.03.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 1 апрельга кадәр заявкалар һәм гаризалар кабул итә. Ике теллелек нигезендә белгечләр әзерләү буенча куелган бурычны үтәү йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы быел югары уку йортларына максатчан кабул итүгә абитуриентлар исемлеге төзелә башланганлыгын игълан итте.
   Югары уку йортларына укырга БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре һәм кайберләрендә белгечлек үзенчәлеге таләп иткән өстәмә сынаулар буенча кабул итү каралган. БТК БК матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, исемлек төзегәндә этномәдәни юнәлешле белгечлекләргә игътибар биреләчәк. 2010/2011 уку елында Казан дәүләт медицина университетына, Казан дәүләт финанс-икътисад институтына һәм Казан (Идел буе) ... Укырга »
Карап чыгулар: 535 | Дата: 02.03.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Чуашстанда инде 24-нче мәртәбә "Урмай моңы” Халыкара татар эстрадасы бәйгесе узды. Оештыручылар төрле сәбәпләр аркасында быелгы "Урмай моңы” зурдан кубып оештырылмаячак дип белдергән булсалар да, бәйге башка еллардан ким булмады. Хәтта күпмедер кимәлдә уздырып та җибәрде.
   "Урмай моңы” халыкара татар эстрадасы фестивале узган гасырның 80нче еллар уртасында Чуашстанның Комсомол районындагы Урмай авылында оештырыла башлады. Шуннан бирле ул туктаусыз һәр елны оештырыла. Бүгенге көндә өзлексез үтүе белән "Урмай моңы” татар дөньясында иң озын гомерле бәйге санала. Фестивальнең төп оештыручысы һәм алыштырмас әйдаманы булып, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең шура рәисе Фәрит Гыйбатдинов тора.
Карап чыгулар: 2425 | Дата: 02.03.2011 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (1)

   Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русиядә "гомумсәяси милләт” ("политическая нация”) булдыру һәм милли республикаларны бетерү идеяләре белән килешмәвен белдерде. Ул илдәге катлаулы милли мәсьәләләрне чишүдә Федерация Шурасы активрак катнашырга тиеш дип тә уйлый.
  
   "Чыгышы белән татар булган русияле” кебек сәер сүзтезмәләр уйлап табу, татарларга астыртын гына аны тагарга маташу - бернинди шулпага бутап та кабул ителмәслек әйбер. Безнең язмышка шундый зур йогынты ясый алырлык уй-фикерләр һәм тәкъдимнәр бары тик Русия конституциясе нигезләреннән генә чыгарга тиеш. Ә анда "бар суверенлыкның һәм Русиядәге хакимиятнең чыгана ... Укырга »
Карап чыгулар: 524 | Дата: 24.02.2011 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz