Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Август » 1 » 01-08-10 Җәйнең соңгы ае башланды
01-08-10 Җәйнең соңгы ае башланды
22:14

Җәйнең соңгы ае — августка да аяк бастык. Хәер, җәй инде ахырына таба бара дип әйтмәссең, урамда 40 градуска якын эсселек дәвам итә. Август башы да июльнең соңгы көннәреннән әллә ни аерылмаячак, дип хәбәр итә синоптиклар. Бу көннәрдә  һаман кызу, көндезен +36-+38, төннәрен +23-+25 градус булыр, дип фаразлый метеорологлар. Атна башында көннәр исә аяз, яңгырсыз була.

Россия быелгы кебек эсселекне 130 ел күргәне юк иде. Быел кырларында уңыш җыю вакыты җитүен сөенеч белән түгел, көенеп каршы ала. Әледән-әле янгыннар чыгу турында җанөшеткеч хәбәрләрне телевизор кабызган саен ишетәсең. Кеше сәламәтлегенә тудырган куркыныч белән бергә бу эсселек  авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә шактый зыян салды. Быел соңгы еллар белән чагыштырганда илебездә иң начар уңыш җыелып алыначак.

Авылларда сулар бетте. Иртән күп дигәндә 5-10 чиләк җыела, ә аннары су бетә, дип зарлана авылдашлар. Күп җирләрдә хәтта гомер буе аккан чишмәләр кипте. Шөкер, безнең кизләүебездә чиста, саф су ага. Күп кенә авылдашлар тирән коелар казытты. Тик яңгырсыз, су сибеп кенә, бакчада да яхшы уңыш алып булмый шул.

Табигатьтә баручы бу күренешләргә без үзебез гаепле. Аллаһ кушканча яшәмибез, Ул кушканча киенмибез, Ул тыйганнан тыелмыйбыз. Туры юлдан барасы урынга, иң җиңел юл - шайтан юлын сайлыйбыз. Күрә белеп, уйлый һәм фикер йөртә белүчеләр моның җавабын инде күптәннән әйттеләр. Нәфесебезгә ияреп, ишетәсебез генә килми. Коръәндә «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмичә торып, Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен үзгәртми» (13:11) дип язылган. Үзебездән гаеп эзлисе урынга, каяндыр читтән гаеп эзлибез, һаман кемдер гаеплибез.  Бу - туры юлга басар өчен Аллаһның ачык кисәтүедер. "Әгәр җирдә яшәүчеләр иман китереп тәкъва булсалар иде, без аларга күктән дә, җирдән дә бәрәкәтләр яудырыр идек.” Тәкъвалыкның кыскача мәгънәсе - Аллаһ Тәгалә тыйган эшләрне эшләүдән, кушканнарын калдырудан курку, аның ачуын чыгарудан саклану, буйсынуың сәбәпле Аллаһ Тәгәләнең газабы белән үз араңа пәрдә кору. "Тәкъва булган бәндәсен авыр хәлдән чыгарыр, уйламаган җирдән ризыкландырыр ", - дип вәгъдә итә Аллаһ Тәгалә. Өметебезне югалтмыйк, Аллаһының хикмәте зур, рәхмәте чиксез, аның көченең кырые юк.

Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Чөнки кеше башка беркемгә дә өметләнмәгәндә Аллаһыга дога кылып Аңа мөрәҗәгать итә. Аллаһыга карата эчкерсезлекнең хакыйкый асылы шуннан гыйбарәт тә инде. 

Карап чыгулар: 517 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz