Билгеле булганча, гыйбадәт кылган кеше аны бөтен кешегә күрсәтеп эшләми. Бу эш һәр инсанның шәхси эше. Дөрес, шулайдыр. Шулай да гыйбадәтне яшермичә башкару да гаеп эш түгел бит. Гыйбадәттән кешегә зыян-зәүрәт килми. Киресенчә, гыйбадәт кылган кешегә башкалары карап, аларда да гыйбадәт кылу теләге уяныр, вөҗданнары хәрәкәткә килер, коллык вазифаларын үти башларлар дигән өмет бар. Бу аеруча уразага кагыла.
Ураза тотмау исә гаеп эштер. Һәм яныңдагы ураза тотучыга да, һәм җәмгыятькә дә, һәм Раббыбызга карата гаеп. Ураза тотмауның ике төре бар. Мәсәлән, мөселман кешесе, ураза тотмаса да, кеше күрмәгәндә генә ашап эчә. Бу бары тик аның шәхси мәсьәләсе, Аллаһ каршында шәхси җаваплылыгы. Ләкин ил-көнгә күрсәтеп ашаучылар да бар. Бол
... Укырга »