Тормыш-көнкүрештә янгыннан да куркынычрак бәла-каза юктыр
ул. Аны булдырмый калу күбесенчә кешеләрнең
үзләреннән тора. Элек колхоз булган
чакта тиешле кешеләр ишек алларындагы су бочкалары тутырылганны, мунчага
хәтле кереп янгын куркынычсызлыгын
тикшереп йөриләр иде. Йорт янына якын урнашкан мунчаларны кадаклап киткән
очраклары да бар иде дип искә төшерә олы яшьтәге авылдашлар. Хәзер авылда
колхоз бетерелү белән бергә янгын деполары да юкка чыкты. Бәхетсезлек чыгу
очрагында, район үзәгендә, күрше колхозларда калган янгын сүндерү машиналары
авылга шактый ук соңарып килергә мәҗбүр. Шуны истә тотып, былтыр декабрь аенда
Урмай авылы җирлегендә янгыннан саклану бүлекчәсе ачылды. Тик янгынны сүндерүгә
караганда, булдырмавың яхшы. Янгын сүлпәнлекне
дә, оешмаганлыкны да кичерми. Шунлыктан кеше тормышы өчен куркыныч тудыручы
гадәттән тыш хәлләрне, аларга очраганда үз-үзеңне саклау юлларын белү бик
әһәмиятле. Моңа бигрәк тә балаларны кече яшьтән үк өйрәтергә кирәктер. Аларга
ут, шырпы белән шаярырга ярамаганлыгын, янгын чыгуның коточкыч фаҗигаләргә
китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк.
Республикабызда
урнашкан аномаль эссе һава торышы янгын чыгу куркынычы тудыра. Барыбыз да янгын
куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тырышыйк. Һәрбер йортта сусаклагыч
савытларда су торсын, мунчаны да иртән ягырга карыйк. Барыбыз да бик сак булыйк!
Сакланганны, һичшиксез, Аллаһ саклар. Исән-имин яшик.
|