Авылдашлар ике көн
янгынга каршы көрәшә. Аллага шөкер, янгын авылда түгел, ә элекке терлек зираты (мур
базы дип атыйбыз) һәм хәзерге свалкада. Шулай булса да авылдашлар бу эссе
көннәрдә ут нинди бәлагә китерергә
мөмкин икәнен яхшы аңлап бу эштә бик актив катнаштылар. 1нче август көнне көндезге
4 тән соң каенлык юлындагы элекке терлек зираты янындагы үләннәр гөрләп яна
башлады. Авылдашлар Гинатуллин Рафаил, Шакиров Хасиятулла, Ямалетдинов Имам
шәхси су сурдыргыч машиналарын ни булмаска дип янгын сүндерерлек итеп ясаганнар
иде. Алар бик вакытлы килеп җиттеләр, ә алар артыннан ук Багаутдинов Илгизәр
һәм Гайнетдинов Миназимның су бочкалары элгән тракторлары килделәр. Урмай авылы белән Комсомол авылында
урнашкан янгын сүндерү участоклары машиналары да килделәр. Янгынны сундерү өчен
авылдашлар кул көче белән дә бик ярдәм
иттеләр. Уртак көч белән янгынны сүндерделәр.
2 августта
башлап свалкада янгын чыкты, ә кич җиткәч, үләксә базы янында яңадан
гөрләп ут китте. Монда да авылдашларның
техникалары зур ярдәм күрсәттеләр һәм аларның шоферлары бик зур көч
куйдылар. Урмай постының янгын сүндерү
машинасы да бик ярдәм итте. Шулай ук авыл поселениясенең тракторы белән Биалов
Минзәкрәм тырышып эшләде. Бу юлы да
авылдашларның битараф булмаганлыгы һәм тырышлыгы, Аллаһның ярдәме белән,
зур бәладән саклап калдылар. Янгынны сүндерүгә булышлык итүчеләргә һәм сүндерүчеләргә барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Былтыр Урмай
авылына янгыннан саклану бүлекчәсе ачканда, безнең авылның иҗтимагый киңәшмәсе
дә авылыбызда янгыннан саклану посты булдыру турында район башлыгы һәм
чабаксарлар түрәләре белән сөйләшенгән иде. Тик бу сөйләшү кемгәдер ошап
җитмәде булса кирәк һәм, кызганычка каршы, эш ахырына җитәлми калды. Нинди яхшы
булган булыр иде, авылда янгыннан саклану посты ачылган булса.
|